Логотип
Блоги

Трагедиягә ничә билет кирәк?

Айдар Хафизов белән сиксәненче елларда «Татарстан» радиосында эшләгәндә үк танышкан идек. Затлы тавыш, шәп кыяфәт һәм һәр фикереннән гыйлемлелеге чагылып торган бу актер Мохтар Мутин кебек көчле трагик актер булырга охшап тора.

Айдар Хафизов белән сиксәненче елларда «Татарстан» радиосында эшләгәндә үк танышкан идек. Затлы тавыш, шәп кыяфәт һәм һәр фикереннән гыйлемлелеге чагылып торган бу актер Мохтар Мутин кебек көчле трагик актер булырга охшап тора. Гомер буе актерлар арасында кайнаган, үзе дә Камалда Хәким Сәлимҗановлар, Рифкать Бикчәнтәйләр белән янәшә уйнаган режиссер Госман Әхмәтҗанов шулай ди.

Һәрхәлдә, аның моңа бар мөмкинлелеге бар иде. Ул аңа нәкъ менә «Хафизов» буларак иреште дә. Чагыштырмача күптән түгел Аккош күлендә күрешеп сөйләшеп утырганда мин аңа Госман абыйның әлеге сүзләрен искә төшердем. Әйдә, шул турыда языйк, иҗатыңа тагын бер мәртәбә тирән анализ ясап алыйк дигән идем, уйларбыз диде. Кайберәүләр, бигрәк тә өлкән яшьтәге кеше булса, авыз суларын корытып үзенең искиткеч таланты хакында сөйли башлар иде. Айдар абый көлеп куйды.

Әңгәмә өчен сораулар да әзерләп куйган идек. Хәзер шул сорауларны барлап утырам. Кызганыч, аның ни дип җавап бирәсен белми калдым, белми калдык…

Мәгәр яшәүне символик рәвештә олпат адымнар белән үлчәп булса, Мохтар Мутин бөеклегенә күтәрелеп җитәргә сиңа ничәләп адым калды икән?

Бу калган артистларны гаепләүдән түгел, сүз уңаеннан һәм факт буларак: «Син бик гыйлемле шәхес. Күп укыйсыңмы, йә бу синең геннар буенча килгән «тарихи байлыгыңмы?»

Безне һаман «татар-монгол» дип әвәрә килгән хәсрәт галимнәр сине күргәч, кайсы милләттән дип уйларлар дип фаразлыйсың?

Минем яшь чак. Көн саен бер хикәя язам да, Мөдәрис Әгъләмнең килгәнен көтеп ятсын дип, аны тартмага салып куям. Берсен Айдар абый да укыды. «Эһе, эһе дип, үзалдына тамак кыргалап утырды да башын күтәреп: «Мә тыңлале», – диде. Көр тавышы белән әлеге хикәяне укырга кереште. Без Рөстәм Акъегет белән тын да алмый тыңлыйбыз – тавыш җанны рәхәтләндерә торган! Шул рәвешле бер өлешен укыды һәм, тагын миңа карап: «Нәрсә, хикәяңне яңадан карап чыгу теләгең тумадымы?» – ди. Мин телсез калган идем, ризалашкандай, баш какканым исемдә. Рөстәм практик кеше иде: «Айдар абый, хәзер мин магнитафон алып керәм, тагын бер кат укы әле. Жәл… яздырып булмады ди». Мин Рөстәмне куәтлим, «башка килмәде мондый фикер алдан ук!» – дим. Айдар Хафизов тагын көлә: «Соңга калу…татарның гадәте инде бу», – дип куйды. Ләкин шуннан соң мин әлеге әсәрне яңадан карап чыктым һәм башка исем куйдым: «Трагедиягә ике билет».

Без кайчак аның «төркемендә» көннәр буе Кабан күле буенда йөри идек. Сөйли, бик белемле, рухы сәламәт, күңел дөньясы искиткеч бай шәхес иде.

Мин бүген Айдар Хафизовка дип әзерләп куйган сорауларга үзем үк җавап эзлим… Бәлки, бергәләшеп эзләрбез… Бу сорауларга таба алмаган, йә тапкан җавапларыбыз әлеге актер рухына бер дога булып барыр…   

Чыганак: Интертат

Бу хакта тулырак «Сәхнә» журналының гыйнвар санында укый аласыз.

Комментарий юк