«Сәхнә», 2023, №4 (апрель)
2 бит
30 ҺӘМ 5 ЯКИ 35 ТӘН 5
Нияз Игламов
Кариев театрының 35 еллык юбилее уңае белән аның үткән юлына һәм бүгенгесенә күзәтү ясау ‒ миңа, аның белән уртак проектлары һәм ачышлары, табышлары, эзләнүләре булган кешегә, аеруча зур җаваплылык. Шулай да, әйдәгез, тәвәккәлләп карыйк.
8 бит
ТАМАШАЧЫНЫ ГАШЫЙК ИТӘБЕЗ
Айгөл Абдрахманова
Кариев театры соңгы елларда телдән төшми: «тагын яңа премьера чыгарганнар», «фестивальдә урын алып кайтканнар», «самокатларда театраль сәяхәт оештырганнар», «Шекспирны куялар!», «Кариевлылар ясаган яңа мерчны күрдегезме әле, шундый текә!» һ.б. һ.б. Театрның уңышлары, борчулары, ачышлары, табышлары, киләчәккә планнары турында аның директоры, үзе дә иҗади шәхес ‒ шагыйрь, драматург, әдәбият белгече, һәрчак яңа идеяләр һәм максатлар белән янып йөрүче Луиза Шарова (Янсуар) белән әңгәмә кордык.
10 бит
ЙӨРӘК ҖЫЛЫСЫН КУШЫП
Әлфәт Закирҗанов
Г. Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрына 35 ел тулу уңаеннан редакция кунагы ‒ Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты, Д. Сираҗиев һәм Ф. Кәрим исемендәге премияләр лауреаты, төрле театр фестивальләрендә Гран-при, «Фестивальнең иң яхшы спектакле», махсус диплом һ.б. лаек булган Ренат Әюпов. Түбәндә тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов белән театрның баш режиссёры Ренат Әюпов әңгәмәсен тәкъдим итәбез.
13 бит
СССР (СӘХНӘДӘ СӘНГАТЬ СӘХИФӘСЕ РӘСЕМНӘРЕ)
18 бит
ИҖАТТАШ ДУСЛАРЫБЫЗ
Илүсә Зәйнетдинова
22 бит
КАЙТАВАЗ
Наилә Агдеева
Г. Кариев исемендәге Казан Яшь тамашачы театры турында тәнкыйтьчеләр һәм журналистлар фикерләре.
26 бит
ОСТАЛЫК БЕЛӘН ЯШЬЛЕКНЕҢ БЕР НОКТАДА ОЧРАШУЫ
Рауза Солтанова
27 бит
СӘХНӘ ҺӘМ ТОРМЫШ КАҺАРМАННАРЫ
Юныс Сафиуллин
30 бит
МЕҢНӘР ЯКИ ГҮЗӘЛ КЫЗ ХӘДИЧӘ
Эльмира Сираҗи
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры иҗат сезонын октябрь аенда З. Бигиевнең «Өлүф, яки гүзәл кыз Хәдичә» романы буенча куелган спектакль белән ачып җибәргән иде. Шуннан бирле күңелдә бу спектакльне карау теләге яшәде. Чөнки режиссёр Ренат Әюповның бу театр белән хезмәттәшлеге күптәннән дәвам итә, бу аның әлеге театрда куйган 8 нче спектакле икән. Арада «Сөннәтче бабай», «Иблис» кебек хәтергә уелып калганнары да бар, шуңа да күңел премьераны көтеп алды. Ниһаять, март кичләренең берсендә бу бәхеткә дә ирештек: Минзәлә театры «Меңнәр яки гүзәл кыз Хәдичә» спектаклен Кариев театры бинасында Казан тамашачысына тәкъдим итте.
33 бит
ТАТАР АРТИСТЫНЫҢ ЯЗМЫШЫ
Әзһәр Шакиров
Ринат Таҗетдинов дигәнне ишетүгә, күз алдыма берсеннән-берсе гүзәл, катлаулы, фаҗигале образлар килеп баса. Аллаһы Тәгалә аңа сәхнә өчен кирәк булган бөтен мөмкинлекләрне дә шундый |мул итеп биргән, «менә бу егет, чыннан да, театр өчен туган» дип уйлыйсың.
36 бит
САВАП ӨЧЕН
Нурсибә Адиева
С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында гадәти булмаган премьера ‒ өченче дәрәҗәдә чикләнгән инвалид балалар өчен өй шартларында күрсәтелә торган Р. Киплинг әсәре буенча «Шаян фил малае» («Любопытный слонёнок») әкияте чыкты. Режиссёры ‒ Дамир Сәмерханов. Спектакль «Чикләрсез театр» проекты кысаларында, «Лотос» АКБО белән берлектә һәм «Президент грантлары фонды» матди ярдәме белән тормышка ашырылды.
38 бит
ЙӨЗ МӘККӘ
Юныс Сафиуллин
Тукайның «Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә» дигән шигъри юлының соңгы сүзен икегә бүлсәң, ул ике яңа сүз хасил итеп мәкаләбез ат алган «Йөз Мәккә»гә әверелә. Йөз Мәккә дигән мәгънәне без Буа театрының «Дәрвиш» спектаклен карап бик тә тәэсирләнгән хәлдә Камал театрының унай бер бүлмәсенә җыелып фикер алыша башлагач ишеттек. Буа театрын юктан бар иткән кыю җитәкче, «Дәрвиш» пьесасы авторы, үзе үк шуны сәхнәләштерүче һәм моноспектакльдәге бердәнбер рольне сәгать ярым буена тирләп-пешеп уйнаучы Раил Садриев әле мәктәп елларында ук укытучысына Тукайның: «Әйдә, халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә» дигән шигъри юлының асыл мәгънәсен аңлатуны сорый...
42 бит
КАЗАННЫҢ ӨМЕТЛЕ «АПУШ»Ы
Рәфидә Галимҗанова
Быел март аенда «Апуш» татар балалар театр студиясенә бер яшь тулды! Бу гади генә студия түгел, ә укучыларда татар теленә кызыксыну уяту, яшьләрнең иҗади сәләтләрен ачу һәм мәдәниятне үстерүне максат итеп куйган театр студиясе. Ул үзенең эшчәнлеген Казан Мэры патронажы астында башлап җибәрде һәм бүгенге көндә Казанның өч мәдәни үзәгендә иҗади укучылар белән эшли. Студия ни өчен «Апуш» дип атала? Биредә кемнәр шөгыльләнә? Укучыларны нинди остазлар әзерли? «Апуш»ның эшчәнлеге турында студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова таныштырды...
46 бит
АВЫЛ ОФЫКЛАРЫ
48 бит
СКАНВОРД