Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
26 июнь Камал театрының яңа бинасында «Алтын битлек» Россия милли театр премиясен тапшыру тантанасы узды. Илнең төп театр премиясе лауреатларын бүләкләүнең 31 нче тантанасы беренче тапкыр Казанда үтте.
«Алтын битлек» тантанасында «Иң яхшы спектакль» төп номинациясендә - 6, шәхси категорияләрдә – 25, жюри әгъзаларының 5 махсус бүләге һәм ике яңа бүләк – «Алтын битлек» Президенты һәм Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисенең махсус бүләкләре – барлыгы 38 бүләк тапшырылды.
Кичәнең алып баручылары – Московский театр Олега Табакова артистлары Владислав Миллер, Севастьян Смышников һәм Артур Касимов иде.
Бәйрәмне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Хәерле кич, дуслар! Чын күңелдән сезне менә бу матур театр бинасында сәламлим һәм зур уңышлар телим. Безнең өчен бу зур мәртәбә. Ышанычыгыз өчен зур рәхмәт! Хуш килдегез! Рәхмәт!» сүзләре белән ачып җибәрде.
"Алтын битлек" - профессионалларны профессионаллар дип тану символы. Һәм монда, номинантлар арасында җиңелүчеләр булмаячак – сез барыгыз да безнең күпмилләтле Россия театры тарихында инде", - диде тантананы ачуда «Алтын битлек» премиясе һәм фестивале Президенты Владимир Машков. Ул премияне Казанга алып килергә ярдәм итүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерде.
Чараның беренче бүлегендә Опера, Оперетта/Мюзикл, Балет, Музыкаль театр, Эксперимент номинацияләрендә җиңүчеләр игълан ителде.
Опера
- «Иң яхшы ир-ат роле» Василий Ефимов – «В ночь лунного затмения», Башкортстан опера һәм балет театры (Уфа)
- «Иң яхшы хатын-кыз роле» Любовь Буторина – «В ночь лунного затмения», Башкортстан опера һәм балет театры (Уфа)
- «Иң яхшы режиссёр» Евгений Писарев – К.С. Станиславский һәм Вл.И. Немирович-Данченко исемендәге музыка театрының «Не только любовь» операсы (Мәскәү)
- «Иң яхшы дирижёр» Валерий Платонов – «В ночь лунного затмения», Башкортстан опера һәм балет театры (Уфа)
- «Иң яхшы спектакль» – «Не только любовь», К.С. Станиславский һәм Вл.И. Немирович-Данченко исемендәге музыка театры (Мәскәү)
Оперетта/Мюзикл
- «Икенче пландагы иң яхшы роль» – Евдокия Малевская – мюзикл «Айсвилль», Театр на Садовой (Санкт-Петербург)
- «Иң яхшы хатын-кыз роле» Анастасия Балака – мюзикл «Айсвилль», Театр на Садовой (Санкт-Петербург)
- «Иң яхшы режиссёр» Джемма Аветисян – «Восемь женщин», Красноярск музыка театры (Красноярск)
- «Иң яхшы спектакль» – мюзикл «Айсвилль», Театр на Садовой (Санкт-Петербург)
Балет
- «Иң яхшы ир-ат роле» Сергей Бикбулатов – «Рахманинов. Симфония длиною в жизнь», Башкортстан опера һәм балет театры (Уфа)
- «Иң яхшы хатын-кыз роле» Мария Кузьмина – «Сияющий камень», Саха Опера Балет (Якутск)
- «Иң яхшы куючы (балетмейстер-хормейстер)» Вячеслав Самодуров – «598 тактов», Леонид Якобсон исемендәге Санкт-Петербург балет театры (Санкт-Петербург)
- «Иң яхшы спектакль. Заманча бию» – премия бирелмәде
- «Иң яхшы спектакль» – «Сияющий камень», Саха Опера Балет (Якутск)
Музыкаль театр
- «Яктылык буенча иң яхшы рәссам» Иван Шандровский – «Сияющий камень», Саха Опера Балет (Якутск)
- «Костюмнар буенча иң яхшы рәссам» Екатерина Малинина – «В ночь лунного затмения», Башкортстан опера һәм балет театры (Уфа)
- «Иң яхшы куючы рәссам» Екатерина Малинина – «В ночь лунного затмения», Башкортстан опера һәм балет театры (Уфа)
- «Иң яхшы композитор» Юрий Красавин «Пиковая дама. Балет» – А.С.Пушкин исемендәге Түбән Новгород опера һәм балет театры (Түбән Новгород)
Эксперимент – премия бирелмәде
Чараның икенче бүлегендә Курчак театры, Драма театры номинацияләрендә бүләкләр тапшырылды. Шулай ук жюри әгъзаларының махсус бүләге, «Маэстро» бүләге, ике яңа бүләк – «Алтын битлек» Президенты һәм Россия Федерациясе Театр эшлеклеләре берлеге рәисенең махсус бүләкләре тапшырылды.
Курчак театры
- «Иң яхшы актёр» Владислав Костин – Курчак партияләре «Чёрная речка, Кукольная дуэль», «Петрушкина Слобода» Курчак театры, Мәскәү өлкәсе (Мәскәү)
- «Иң яхшы рәссам» Марина Завьялова – «Журавль и цапля» Санкт-Петербургның Зур курчак театры (Санкт-Петербург)
- «Иң яхшы режиссёр» Лариса Балеевская, Анатолий Архипов – «Чёрная речка, Кукольная дуэль», «Петрушкина Слобода» Курчак театры, Мәскәү өлкәсе (Мәскәү)
- «Иң яхшы спектакль» – «Журавль и цапля» Санкт-Петербургның Зур курчак театры (Санкт-Петербург)
Драма театры
- «Иң яхшы драматург» Сергей Коробков – «Сильва. Дойти до премьеры», Б.А.Мордвинов исемендәге Воркута дарам театры (Воркута)
- «Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле» Марк Бурлай – «Соборяне», Рус Концерт Агентлыгы (Мәскәү)
- «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» Наталья Егорова – «Соборяне», Рус Концерт Агентлыгы (Мәскәү)
- «Иң яхшы ир-ат роле» Юрия Малашин – «Папа», Удмуртия Рус драма театры (Ижау)
- «Иң яхшы хатын-кыз роле» Ольга Телякова – «Петербургские повести», Чиләбе драма Яшьләр театры (Чиләбе)
- «Яктылык буенча иң яхшы рәссам» Тарас Михалевский – «Любой ценой», Свердловск драма театры (Екатеринбург)
- «Костюмнар буенча иң яхшы рәссам» – премия бирелмәде
- «Иң яхшы куючы рәссам» Мария Митрофанова – «Соборяне», Рус Концерт Агентлыгы (Мәскәү)
- «Иң яхшы режиссёр» Владимир Кузнецов – «Чёрные доски», Владимир өлкә драма театры (Владимир)
- «Кече формадагы иң яхшы спектакль» – «Любой ценой», Свердловск драма театры (Екатеринбург)
- «Зур формадагы иң яхшы спектакль» – «Чёрные доски», Владимир өлкә драма театры (Владимир)
Махсус премияләр
«Маэстро» махсус премиясенә Самарадан «Шостакович Опера Балет» театрының «Мастер и Маргарита» куелышы лаек булды. Владимир Машков «Алтын битлек» премиясе һәм фестивале Президентының «Батырлык һәм һөнәргә тугрылык өчен» бүләген Хабаровск өлкә академия музыка театры коллективына тапшырды.
«Иҗади дуэт өчен» махсус премиясе Свердловск музыкаль комедия театрының (Екатеринбург) «Баядер» спектаклендә уйнаучы Анастасия Ермолаева һәм Евгений Толстовка бирелде. «Опера сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен» махсус премиясен «Геликон-опера» музыкаль театрының сәнгать җитәкчесе Дмитрий Бертман алды.
«Галерка» Омск драма театрының «Деньги для Марии» спектаклендә Степанида ролен якты башкарган өчен Валентина Лебедева бүләкләнде. В.И.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театрының «Гамлет» спектаклендә Клавдий роле өчен Илья Славутский, ә Рая Раднаева Хоца Намсараев исемендәге Бурят драма театрының (Улан-Удэ) «Халкин Гол. Тангариг» спектаклендә «Мунхцэцэг ролен яхшы башкару өчен» махсус премиягә лаек булды.
Фото – Таңсылу Мостафина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк