Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
Традиция буенча, Камал театрында һәр театраль сезон үлмәс «Зәңгәр шәл» спектакле белән ачыла һәм ябыла.
Быел да нәкъ шулай ук... дияр идек, әмма театрның иске бинасында әле спектакльләр уйналачак икән һәм 6 нчы июль "Гөргөри кияүләре" спектакле белән бу театр сезоны тәгаен ябыла, дисәк тә буладыр. Бу хакта "Зәңгәр шәл" башланганчы сәхнә алдына чыгып Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша хәбәр итте. Шулай ук, быел Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлаган 14 студент театр труппасына алынуны да әйтте. Киләсе театраль сезон юбилей сезоны була - Татар театры тууга 120 ел тула. Шуңа өстәп, Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев иҗат иткән музыкаль драма "Зәңгәр шәл"нең дә 100 еллыгы билгеләп үтеләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк