Логотип
Хәбәрләр

«Яшьлек мизгелләре» Римма Ибраһимова белән әңгәмә

Кайбер шәхесләр белән озаклап аралашырга, ә кайбер шәхесләр белән бер-ике сәгать, хәтта ун-унбиш минут чамасы гына да очрашып сөйләшергә туры килгәне бар миңа. Очрашкан саен очрашасы, күрешкән саен күрешәсе килгән кешеләр була. Шәхесләр турында истәлекләр китабым, төрле елларда язылып, озакка сузылу сәбәпле, вакыт аларның кайберләрен зур дәрәҗәле-абруйлы кешеләр итеп үстерергә дә өлгерде. Укыган вакытта шул чордагы хәләтен күз алдында тотып укырсыз дип тә беләм.

Миңа

Римма Ибраһимова белән бераз кызыклырак хәлдә, безнең авыл клубы сәхнәсендә очрашырга туры килде. Миңа егерме, егерме ике яшьләр тирәсе булгандыр. Римма Ибраһимова, ире һәм берничә җырчы егет-кыз белән, авылга концерт куярга килделәр. 1976-1978 еллар, яз фасылы. Бу чорда авылларда тездән пычрак вакыт булса да, Казан артистлары безнең якларга да килеп чыгарга булганнар.

Озын кара чәчле, шомыртлардан да кара күзле артистка белән күзгә-күз карап сөйләшү теләгем бик зур иде. Бу көнне гомерем буе көттем, дисәм дә арттыру булмас.

Концерт башланырга бер сәгать чамасы вакыт бар.

Үсәли урамында урнашкан элекке клуб янганнан соң, иске авыл советы бинасы клуб вазыйфасын үти. Ул бинада кинолар, концертлар барганда, утыз-утыз биш минутлардан соң кеше сулышыннан, нәкъ мунчадагы кебек эссе була башлагач, бер-ике тәрәзәне салдырып алалар иде. Соңыннан бар халык үзен киң болында, иректәге кебек хис итеп, рәхәтләнеп киносын, концертын, спектаклен карый ала иде.

Клуб эчтән бикле. Артистлар, киенеп-ясанып, грим салып, концерт куярга әзерләнә. Миңа, җырчы Римма Ибраһимованы күрү теләге чиктән ашкан яшь егеткә, күреп-белеп йөргән тәрәзәләрнең берсен тышкы яктан салдырып алу берни дә тормый. Киенү-ясану бүлмәсенә аз гына читтәрәк булганын сайладым да, тиз генә дүрт кадагын турайтып, бер тәрәзәне салдырып та алдым. Авыл кешеләре, клуб мөдире күрмәсен дип, тиз генә тәрәзә бушлыгыннан эчкә шуыштым. Их, шушы клуб ишегенең ул көнне эчтән бикле булуы...

Гримлау эшенә чумган артистлар, бигрәк тә Римма Ибраһимова, үз бүлмәләрендә кинәт чит кеше пәйда булуын күреп шомланып калдылар. Әйе, көтмәгәндә килеп кер дә, тыныч кына сине кабул да итсеннәр ди! Тик шулай да бу гамәлем өчен үкенмәдем. Аның чем кара күзләренә якыннан тутырып карау теләгем шул кадәр көчле булгандыр, күрәсең...

Гашыйк булу кайчагында күп кенә каршылыклар, борчулар барлыкка китерсә дә, кеше үз-үзенә каршы тора алмый. Гашыйк булырга, яратырга, ярата белергә кирәк. Юлдагы барлык киртәләрне җимереп, тәрәзәләрдән сикереп керергә...

Яраткан кеше – гомер буена көткән кеше. Ул һәрчак синең җаныңда, йөрәк түреңдә яши. Аны оныту мөмкин түгел.

Авыл маҗараларыннан соң, Римма Ибраһимова белән Чаллыда, «Россия» кинотеатрын ачкан чорда (1980 елның май ае иде булса кирәк), янә дә шулай ук кызыклы хәлдә очрашырга туры килде. Авылда Рафаэль Шәйдуллин исемле якын дустым бар иде (хәзер бакыйлыкта инде, яткан туфрагы җиңел булсын). Кинотеатр ачылу тантанасына шуның белән бергә килдек. Бәйрәм концертын Илһам Шакиров ачып җибәрде. Соңыннан Римма Ибраһимова җырлады.

Рафаэль дустым кызык, җор телле кеше иде. Римма Ибраһимова җырлаганда минем аңа нинди күзләр белән карап утырганны сизгәндер күрәсең, тәнәфес вакытында күзләремә туп-туры карап, әйтеп куйды:

– Син Римма Ибраһимованы чакырып чыгарып, аның белән сөйләшә алмыйсың!

Аның бу сүзләре хәзер сабыйларча гади яңгыраса да, мин аны бөтенләй башкача, үзенчә мине бәяләмәве, дип аңладым. Шуңа да якын дустымның төртмәле сүзләреннән соң озак уйлап тормадым, Римма Ибраһимованың грим бүлмәсен сорап, сәхнәгә үк менеп киттем. Эчкә үк кереп китмәсен дип, мине җитез администратор туктатты:

– Яшь кеше, сезгә кем кирәк, кая барасыз?

– Миңа Римма Ибраһимованы күрергә кирәк, чакыра алмассызмы?

– Хәзер, бер генә минут, – диде администратор һәм бүлмәләрнең берсенә кереп китте.

Җырларга әзерләнгән сандугачны яшь, әле очарга гына өйрәнеп килүче «бөркет» көткәнен ул әле белми иде. Берничә минуттан икеләнгән, бераз борчылган кыяфәттә, минем яраткан сандугачым пәйда булды. Мин Римма Ибраһимованы Рафаэль безне күрерлек урынга чакырып чыгардым. Ул «болар очрашырлармы, сөйләшерләрме икән?» дип өтәләнеп, кинотеатрның бер почмагында яшеренеп көтеп тора иде.

Җырчы, бу вакытта нәкъ яклаучысыз калган кош баласыдай, моңсу гына, мине ник чакырдылар икән дигән кыяфәт белән, кинотеатрның тышкы ягына чыгып басты. Мин, билгеле, асыл кошларның да асылының бу халәтенә бик борчылсам да, аның ул халәтенә артык игътибар итмәскә тырыштым. Бәхәс – бәхәс бит инде, ничек тә үтәргә кирәк.

Мин Рафаэль ягына күз ташлауга, бу хәлдән оялыпмы, ник әйткәненә үкенепме, җиңелүен сизепме, ул карашын читкә алды. Ә Римма Ибраһимова миңа төбәлгән дә тик тора. Әйтергә бер сүз дә табып булмый. Ни әйтер өчен чакырганымны да аңламый бит инде. Бу мизгелдә җырчының минем турыда нәрсә уйлавын Аллаһ үзе генә белгәндер. Кичер инде, Римма ханым...

Кайчакларда үзем авылдашым Рафаэльнең кызыклы, ләкин авыр «йөкләмәсен» үтәгән вакытларны юксынып, уйланып йөрим. Кая китте бу чорлар – яшьлекнең юләр дә, гүзәл дә булган алтын мизгелләре!

 

2011 ел

Равил Мостафин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021