«Сәхнә», 2012, №6 (июнь)
Бу безнең июнь саны. Табигатьнең гүзәллектән, хуш-истән тәмам исергән мәле. Сабантуйлар, очрашулар, күрешүләр ае. Ә без Туфан Миңнуллин истәлегенә, аның ядкаренә багышланган санны әзерлибез.Хәтирәләр, әйтелмәгән сүзләр бер санга гына сыеп бетә торган түгел. Якты хәтирәләр (ә алар фәкать якты гына була ала) һәркемнең йөрәгендә йомарланып ята булыр. Журнал битләрендә Туфан Миңнуллинны янә бер терелтеп, аның тирәсенә җыелып алу сагынуга дәва, якты рухына бер дога булсын. Аны чын күңелдән яратканнарның, оныта алмый йөдәгәннәрнең догасы.
Туфан Миңнуллин
Исемнәре исемдә: СССРның халык артисты Марcель Сәлимҗанов
Туфан Миңнуллин
«Кеше белән язылмаган законнар идарә итәргә тиеш, аның эчке дөньясы, аның рухы...»
Фәндәс Сафиуллин белән Асия Юнысова әңгәмәсе