Әлмәт театры Бурятиядән җиңү белән кайтты

Әлмәт театры 26 сентябрь – 1 октябрьдә Бурятия башкаласы Улан-Удэ шәһәрендә узган «Алтын Сәргә» халыкара милли театрлар фестивалендә катнашты. Өч елга бер тапкыр уздырыла торган фестивальдә әлмәтлеләр «Гашыйк Кәриб» (Михаил Лермонтов әсәрләре буенча, режиссер Искәндәр Сакаев) спектаклен тәкъдим итте. Жюри "Иң яхшы сәхнә бизәлеше" номинациясендә янәдән рәссам Димитрий Хильченко хезмәтен иң яхшысы, дип бәяләде.

Яңа сезонны театр 7 октябрьдә Кәрим Тинчурин әсәре буенча режиссер Ильяс Гәрәев куелышында «Назлы кияү» комедиясе белән башлап җибәрде. Рәссам – Димитрий Хильченко, музыкаль бизәлеш – Нәзирә Яппарова, балетмейстер – Наталья Соколова.

Ачылу тантанасында театрның "Ел актеры" премиясе Гөлнара Вәлиева, Эльмира Яһудина һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймовага тапшырылды. Зөлфия Газизова, Римма Гайсина һәм Гөлнара Вәлиев сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен грамоталар белән бүләкләнде. Шулай ук тамашачыларга быел театр труппасына килеп кушылган яшьләр –  Резеда Сафина, Илшат Агиев, Айрат Мифтахов, Раушан Мөхәммәтҗанов, Динар Хөснетдинов һәм Ирек Шәрәфетдинов белән Илсур Хәйретдинов тәкъдим ителде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1947
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
ТР Мәдәният министрлыгы өч фильм төшерү буенча конкурс үткәрә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
866
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1316
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1083
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
841
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1241
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
890
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы