Г.Камал театры яңа пьесалар сәхнәләштерә

Режиссер Лилия Әхмәтова Зур сәхнәдә Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә» әсәрен сәхнәләштерә. Бу – «Яңа татар пьесасы – 2009» конкурсында җиңгән пьеса. Рольләрдә – Ришат Әхмәдуллин, Нәфисә Хәйруллина, Рузия Мотыйгуллина, Илдус Әхмәтҗанов, Илдар Хәйруллин, Наилә Ибраһимова, Айгөл Миңнуллина. Норвегия драматургы Йон Фоссе әсәре буенча куелучы «Җәйнең бер көнендә» спектакленең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Спектакль Кече сәхнәдә барачак. Рольләрдә – Люция Хәмит, Ләйсән Фәйзуллина, Алсу Каюмова, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Алмаз Гәрәев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
4 октябрь 2023 - 16:03
-
3 октябрь 2023 - 09:23
-
2 октябрь 2023 - 11:15
-
1 октябрь 2023 - 11:46
-
30 сентябрь 2023 - 11:49
-
29 сентябрь 2023 - 16:27
-
28 сентябрь 2023 - 13:35
-
27 сентябрь 2023 - 13:37
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте