Мода һәм матурлык бәйрәме

Модельерлар Әстерхан, Самара, Киров, Түбән Новгород өлкәләреннән, Чувашия, Удмуртия, Мордовия, Башкортстан, Марий Эл республикаларыннан килер дип көтелә.

Идел буенда яшәүче яшь модельерларның «ЭтноДар» төбәкара конкурсында быел 13 төбәктән 65 яшь дизайнер катнашырга теләк белдерде. Кием коллекцияләре 6 номинация буенча кабул ителде: «Балалар костюмы», «Спорт һәм ял өчен костюм», «Хыял костюмы», «Көндәлек костюм», «Бәйрәм костюмы» һәм «Заманча татар костюмы». Шушы арада конкурсның жюри әгъзалары, гаризаларны карап, финалга чыгучыларны билгеләделәр. Катнашучылар арасында  «Көндәлек костюм» номинациясе аеруча популяр булган, дип билгеләп үтте алар. Әлеге номинациягә үз коллекциясен 20 дизайнер тәкъдим иткән. Шулай ук «Заманча татар костюмы»на да уннан артык модельер үз эшен тәкъдим иткән. Калган номинацияләргә исә унлап коллекция килгән.

«Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы рәисе Изольда Сахарова җитәкчелегендәге жюри финалда катнашу өчен 33 коллекция сайлап алды. Аларны 20 апрельдә Казанның К.Тинчурин исемендәге театрында (Казан, Горький урамы, 13 йорт) үтәчәк финал чарасында күреп булачак.

Исегезгә төшерәбез, 20 апрельдә Казанда Идел буе осталарының «ЭтноДар» этник фестивале үтәчәк. Аның кысаларында Идел буенда яшәүче яшь модельерларның төбәкара конкурсы, кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе, мастер-класслар һәм Гала концерт оештырылачак. Чарага керү – бушлай.

Идел буенда яшәүче яшь модельерларның төбәкара конкурсында катнашучы коллекцияләрне беренчел карап чыгу 19 апрельдә « Гранд Отель Казань» кунакханәсендә (Казан, Петербург урамы, 1) булачак.

Модельерлар конкурсының финалы, кул эшләре күргәзмә-ярминкәсе, мастер-класслар һәм Гала концерт 20 апрельдә Тинчурин театрында (Казан, Горький урамы, 13) үтәчәк.

Журналистларны аккредитацияләү (843) 292-22-93, 292-18-68, 89272436680 телефоннары буенча.

 

Өстәмә мәгълүмат:

Идел буе осталарының «ЭтноДар» этник фестивале Казанда икенче тапкыр үткәрелә.

Оештыручылар: Татар федераль милли-мәдәни автономиясе,  Гражданлык җәмгыяте проблемалары институты (Мәскәү), ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт         һәм туризм министрлыгы, ТР Президенты карамагындагы Мәдәниятне үстерү фонды, «Мисс Татарстан» иҗтимагый оешмасы.

Фестивальнең максаты: Идел буенда яшәүче халыкларының тарихи һәм мәдәни мирасын барлау, саклау, яшьләрнең милли мәдәнияткә кызыксынуын арттыру.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1716
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Югары Ослан районы мәдәнияте көннәре
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
867
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1317
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1083
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
841
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1241
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
890
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы