«Нәүрүз» фестивале белемнәрне арттыра

Мастер-классларны театр сәнгате осталары Юрий Альшиц (Германия), Нина Кирай (Венгрия), Геннадий Дадамян (Россия), Рифкать Исрафилов (Россия), Анна Степанова (Россия), Павел Руднев (Россия) үткәрәчәк.

Беренче форумда 5 секция буенча гына дәресләр бирелсә, быел тематика күпкә киңрәк. Катнашучылар  8 юнәлеш буенча белемнәрен арттыра алачак:

  • Режиссерлык осталыгы (педагоглар: Эймунтас Някрошюс, Рифкать Исрафилов, Анна Степанова);
  • Сәхнә бизәлеше (Сергей Скоморохов);
  • Актерлык осталыгы (Юрий Альшиц, Ибен Расмуссен, Дмитрий Кошмин);
  • Төрки халыкларның традицион театраль-музыкаль формалары (катнашучылар: Монгуш Лазо Давоевич,  Борисова Степанида Ильинична);
  • Театр өлкәсендә PR эшчәнлеге (педагог: Игорь Овчинников);
  • Театр тәнкыйте (педагог: Павел Руднев);
  • Театр менеджменты (Геннадий Дадамян);
  • Видеолекторий (педагог: Нина Кирай).

Әлеге форумда, дәрес һәм мастер-класслардан тыш, спектакльләр, концертлар, танылган режиссер һәм музыкантларның перфоманслары тәкъдим ителәчәк.

II театраль белем бирү форумы Г.Камал театрында, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында һәм Казан Идел буе университетында узачак. Форумның төп урнашу урыны Актерлар йорты булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1859
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Ике йөрәк – бер сукмак
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
22 март 2023 - 15:43
226
0
0
Җәббаров премияле булды!
17 март 2023 - 09:26
616
0
0
Хаҗга юллама бүләк ителә!
16 март 2023 - 13:36
633
0
0
"Апуш"ка кастинг!
14 март 2023 - 13:42
605
0
0
Кем бу?
9 март 2023 - 11:49
1101
0
0
"Апуш"та туган көн!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы