Логотип
Архив Материалов

Уралдым толымнарыңа

Әйбәт әсәрләргә сусагангадыр, мөгаен, әлеге спектакльләрне мин кат-кат карадым. Ирек уйнавында «Әни килде» спектаклендәге (Шәриф Хөсәенов әсәре) Ананың Инсаф исемле улы да, Әлдермештән Әлмәндәр»д...

Әйбәт әсәрләргә сусагангадыр, мөгаен, әлеге спектакльләрне мин кат-кат карадым. Ирек уйнавында «Әни килде» спектаклендәге (Шәриф Хөсәенов әсәре) Ананың Инсаф исемле улы да, Әлдермештән Әлмәндәр»дәге (Туфан Миңнуллин әсәре) Атаның Искәндәр атлы улы да минем күңелемдә тормышның чын образы булып урын алды.

Моңа хәтле дә мин Ирек белән «Хуш, Назлыгөл!» спектакле аша таныш идем. Ул анда да Газиз исемле үлем хөкемендәге авыру егетне уйнады. Инде менә – тагын авырулар, тагын образлар, һәм ниндиләре генә әле!..

Шуннан соң Ирекне мин сәхнәдә бик еш күрә башладым. «Зәңгәр шәл»дә Ишан образында да, «Казан сөлгесе»ндә Мөәзин образында да, «Беренче театр»да Хәмзә образында да, «Хуҗа Насретдин»да Ахун образынында да... Баксаң, артистның «сәламәт» рольләре дә күп икән!

Шулай да, никтер күңелдә һаман-һаман әнә шул авыру образлары яңара. Горур, акыллы, чиренә бирешмәскә тырышучы Инсафы да, сызланып-сызланып гомерен уздыручы Искәндәре дә күз алдына килә дә Ирек әфәнденең үз тормышын, үз язмышын искәртеп куя.

Язмыш дигәннән, авыру образлар белән сәхнәдә генә күрешергә язмаган икән шул аңа, язмаган!.. Хәер, шул ук язмышы аңа бик матур мизгелләр белән тулы тату гаилә тормышы бүләк иткән түгелме?!

1960 елның июль киче. Әлмәтнең парк-бакчасында яшьләр вальс әйләнә. Ә бер кырыйдагы ялгыз егет эч пошканнан гына биючеләргә күз ташлап алгалый. «Картаеп беткән» башы белән бу бала-чага арасында биеп йөрмәс бит инде!.. Һәм шунда ул Аны күрә. Күрә дә кызның озын толымнарыннан күзен алалмый. Кыз да, әнә, сүлпән генә биючеләрне күзли. Үзе бармагына толым очын урый. Урый да сүтә, урый да сүтә. Һәм бу назлы хәрәкәт, илаһи сын, серле кара күзләр – әйтерсең лә, егет өчен генә: аны дәшә, чакыра, иркәли сыман. Әнә шул мизгелдән егет өчен бакча да, биючеләр дә юкка чыга. Кызны ничек итеп биергә чакыруын да, ничек озатуын да анык хәтерләми инде ул. Әмма шырпы кабындагы телефон номеры хәтер түреннән урын ала...

Икенче тапкыр алар инде Казанда, җәйге каникулыннан Ирек янә Качалов театры студиясендә укуын дәвам итәргә килгәч очрашалар. Бер-берсен күрмичә бер көн дә тора алмаячакларына төшенгән гашыйклар, бу юлы тәүге очрашуларын медицина институты студенты Рәшидә туташның практикасы Әлмәткә туры килүен бәхеткә юрый-юрый урам әйләнә...

Дөнья нурга чума. Тик бер мәлне генә әнә шул нурны күләгә каплый яза.

Әлмәттән килеп төшкән әнисе һәм Казанда яшәүче апасы белән бергәләп, Ирек Рәшидәләрнең ишекләрен шакый. Әмма... урамга чыккач кына аңына килә. Ишек артында әйтелгән катгый карар хөкем булып чигәне кага: артист кебек зимагурга бирер өчен кыз үстерәләрме!?! Ярый әле дөньяның ак әбекәйләре бар. Бу юлы да Рәшидәнең дәү әбисе, изге яучы карчыктай, егетнең эш эшләп үсү, диңгез флоты хезмәтен үтәү, тормышны алып барырдай һөнәр үзләштерү, акыл утырган яшьтә булу кебек бик күп «уңай якларына» ишарә ясап, тел-теш тидермәслек нәсел-нәсәбен дә телгә алып, яшьләрнең мәхәббәте арасына кереп гөнаһлы булырга ярамауны искәртә – бөтен ыруны җайга сала.

Май аенда туй була.

Бәхетлеләр сәгатьне белми диюләре дөрестер, ахры. Ирек белән Рәшидә өчен дә вакыт сизелмичә үтә; бары тик көмеш сулы елгаларны хәрәкәткә китерүче язга алмашка чәчәкле җәй килә, алмалы көзне ап-ак карлы кыш алыштыра; гөрләшеп яшәгән гаиләнең назына уралып, дигәндәй, бер ул белән бер кызлары да буй җитә.

Һәм менә шундый көннәрең берсендә ишекне фаҗига кага...

Ирекнең сөекле Рәшидәсенә операция ясаласы көн туа. Әнә Мәскәүнең баш миенә ясый торган Бурденко исемендәге нейрохирургия институтының иң атаклы врачлары әзер күренә... Рәшидәсе дә тыныч шикелле. Врач буларак, операция кирәклеген, котылгысызлыгын белә булыр: югыйсә, ирен тынычландырырлык, юатырлык сүзләрне каян табар иде ул?!

Бер иркенләп еласын иде, ичмаса! Һәм Ирек хатынының кара чәчләренә яшеренеп үксергә тели. Әмма, шул ук мизгелдә, корт чаккандай, шәп-шәрә башны яшергән ак яулыктан кулларын ала...

Менә бүген, инде дистә ел вакыт узса да, бу вакыйганы Ирек әфәнде бик тетрәнеп искә төшерде.

– Рәшидәгә 50 яше тулган көнендә ясадылар операцияне, – диде дә ул тынып калды. Аннары, бугазына тыгыгылган төерен көчкә йотып, дәвам итте: – Баш миенә бит... Чәчтараш чәчен алганда, толымнарын тотып торырга сорады. Булдыра алмадым...

Таныш институт, таныш коридорларны күзаллап, мин үзем дә тетрәнеп тыңладым; Ирек әфәнденең халәтен кичергәндәй, больницаның таш диварына башын куеп тын гына елаучы ир кешене дә күргәндәй булдым. Шөкер, Ирек әфәндегә Рәшидәнең Мәскәүдән исән килеш алып кайту язган икән.

– Операциядән соң сукыраеп кайтса да, ул бит исән, без – икәү, балалар белән бергә олы бер гаилә, – диде язмышына шөкерана итеп Ирек әфәнде үзе дә...

2004 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк