Логотип
Архив Материалов

Соңгы рәхмәт сүзләре

Аның хезмәт биографиясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары вазыйфасында 27 еллык актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек зур урын алып тора. Партиянең Сарман райкомы секретаре булып эшләгән...

Аның хезмәт биографиясендә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары вазыйфасында 27 еллык актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек зур урын алып тора. Партиянең Сарман райкомы секретаре булып эшләгән чакта туплаган бөтен уңай тәҗрибәне ул республика масштабында тормышка ашыра. Авылча көнне иртә таңнан башлау тәҗрибәсе Мөҗип Низамиевка яңа эш урынында да ярдәм итә. Ул һәр иртә министрлыкка иң беренче булып килә, район җитәкчеләрен үз урыннарында тотарга, алар белән авыл мәдәнияте проблемаларын хәл итәргә өлгерә. Ә чишәсе мәсьәләләр бихисап!

XX гасырның 70-80нче елларында аеруча ярдәмкә мохтаҗ авыл мәдәнияте мәсьәләләре белән шөгыльләнә ул. Бу чын мәгънәсендә авыл мәдәнияте төзелеше еллары була. Татарстан Республикасы клублар, китапханәләр, музейлар торгызу буенча СССРда лаеклы рәвештә беренче һәм икенче урыннар яулап килә, күп тапкыр РФ мәдәният министрлыгының Күчмә байракларын ала. Ел саен Татарстанда 45-50 яңа мәдәният йортлары ачылып тора. Мондый күрсәткечләр бер генә төбәктә дә булмый. Һәм бу эш белән Мөҗип Низамиев идарә итә.

Республика мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре аны, үз итеп шаяртып, Музей Төзиевич, дип йөртә иде. Чөнки ул елларда клублар, китапханәләр белән беррәттән республикада музей эше дә үсеш ала. Шул чорда йөзләп музей ачыла!

Мөҗип Таҗиевич халык сәнгатен үстерүгә дә зур өлеш кертә. Татарстан ул елларда фестивальләре, конкурслары белән бөтен илгә яңгырый, Бөтенроссия һәм Халыкара фестивальләрдә катнашып тора, призлы урыннар яулап килә. Республиканың үзендә мәдәни-спорт комплекслары төзелә, урам, авыл, шәһәр бәйрәмнәре, районнарның һәм шәһәрләрнең иҗат хисаплары оештырыла. Ел саен 10-12 район иң сәләтле вәкилләре белән Казанда чыгыш ясый.

Мәдәният төзелеше, халык ялын оештыру һәм үзешчән сәнгать өлкәсендә иң яхшы районнарның тәҗрибәсе клуб эшлеклеләренең зона семинарларында һәрдаим өйрәнелә, мәдәният хезмәткәрләренең район җитәкчеләре катнашында семинарлары оештырылып тора. Алдынгы районның уңай тәҗрибәсе республиканың бөтен мәдәният учреждениеләрендә кулланыла башлый.

Вакыт алга чаба һәм нәкъ Мөҗип Низамиев вакытында республикада үзешчән сәнгать өлкәсендә яңарыш башлана. Татарстан халыкларының традицион бәйрәмнәре, фестивальләре янәдән торгызыла. Бүген бу бәйрәмнәрне үткәрү традициягә әйләнде, аларның даими катнашучылары, үз тамашачысы бар. Ә ул елларда бар нәрсә диярлек яңадан башлана. Кешеләрнең үзаңын уяту, Татарстанда яшәүче халыкларның традицион мәдәниятен торгызу, шул ук вакытта толерантлык, дуслык һәм бердәмлек тәрбияләү кирәк була. Мөҗип Таҗиевичның, халык мәдәниятенең шулкадәр зур катламын күтәрергә алынып, аның үсеш перспективасында ялгышмавын вакыт күрсәтте.

Мөҗип Низамиев 80нче елларда күтәреп чыккан иң уңышлы проектларның берсе, һичшиксез, Республиканың халык иҗаты һәм мәдәни-агарту эше фәнни-методик үзәге башлангычында оештырылган «Уйнагыз, гармуннар!» республика халык иҗаты бәйрәме була. Ул һәр бәйрәмдә булды, сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады, катнашучыларны илһамландырып торды. Лаеклы ялга киткәч тә ул бер концерт программасын калдырмады, үзешчән сәнгать ветераннары, яшьләр белән очрашып торды. «Уйнагыз, гармуннар!» бәйрәме 2012 елда 27нче тапкыр уздырылды һәм Мөҗип Таҗиевичның якты истәлегенә багышланды.

Дәүләт хезмәтеннән киткәннән соң Мөҗип Низамиев берничә ел Габдулла Тукай музеен җитәкләде. Анда ул үзенең оештыру сәләтен тагын бер кат күрсәтә алды. Музей чын мәгънәсендә милли мәдәният, сәнгать, күргәзмә эшчәнлегенең үзәгенә әйләнде.

Пенсиядә булып та, Мөҗип Таҗиевич мәдәни вакыйгаларның үзәгендә кайный – бәйрәмнәрне һәм фестивальләрне калдырмый, матбугат битләрендә истәлекләр, республикада мәдәният үсеше турында мәкаләләр бастыра иде. Болар барысы да киләчәктә аннан соң рухи башлангычларны, халык мәдәниятен күтәрү, үстерү белән шөгыльләнәчәк кешеләргә кирәк булачагына инанып эшләде ул.

Мөҗип Низамиев – Татарстан мәдәнияте үсешендә үзе бер чор. Ул бу мактаулы эшкә үзен тулысынча багышлады. Ул моны башкара ала иде, чөнки алдан күрүчән сәләтле җитәкче булуы белән беррәттән, аның тылы да нык иде. Тормыш иптәше Асия ханым, балалары Ләйсән һәм Кадрия. Моның өчен рәхмәт аларга.

Татарстан мәдәнияте үсешендә Мөҗип Низамиев, һишиксез, иң лаеклы урыннарның берсен алып тора. Аның казанышларын, эшчәнлеген киләчәк буыннар лаеклы бәяләячәк әле. Ул тәрбияләгән мәдәният хезмәткәрләре республиканың төрле почмакларында хезмәт куя. Алар Остазларын мәңге онытмас.

 

«Сәхнә», 2013, №3 (март)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк