Логотип
Архив Материалов

Тагын югалту...

«Исемнәре исемдә» сәхифәсен Туфан абый Шәүкәт абыйдан, аның белән бәйле истәлекләрдән башларга тиеш иде. Тик нигәдер бу язма гел артка күчә килде. Туфан абый бакыйлыкка күчкән артистлар, режиссер...

«Исемнәре исемдә» сәхифәсен Туфан абый Шәүкәт абыйдан, аның белән бәйле истәлекләрдән башларга тиеш иде. Тик нигәдер бу язма гел артка күчә килде. Туфан абый бакыйлыкка күчкән артистлар, режиссерлар хакында тугыз язма алып килде. Шәүкәт абый хакында язып өлгермәде...Вафатыннан соң: «Димәк күңеле белән бакыйлыкка күчкәннәрне терелтергә теләгән, исәннәргә кагылмаган», – дип сөйләштек. Инде менә Шәүкәт абый да юк. «Сәхнә» журналы төпләнмәсендә тулаем Шәүкәт абыйга багышланган сан бар. 2006 елда чыккан ул журналга Туфан абый язган сүзләр дә кергән.

«Миңа Әлмәндәр бабайның рәсемен бүләк иттеләр. Рәсемдәге Әлмәндәрне күргәннән соң, аны үзем уйлап чыгарганыма шикләнә башладым. Ул чыннан да тормышта булгандыр, минем белән янәшәдә озак еллар яшәгәндер сыман тоелды.

Югыйсә, беләм: рәсемдә Шәүкәт Биктимеров «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән Әлмәндәр ролендә. Сәхнәдә караганда да кайвакыт Әлмәндәрнең артист Шәүкәт абый икәнлеген онытып, тормышта аның реаль кеше булуына ышанып киткәлим. Драматург өчен бу зур бәхет. Ул бәхетне бүләк иткәне өчен Шәүкәт Биктимеровка чиксез рәхмәтлемен.

Әлмәндәр рәсеме бүлмәдә эленеп тора... Элекке заманда ислам дине кешеләрнең сурәтен ясарга рөхсәт итмәгән. Имештер, ясалган сурәт теге дөньяда кешенең җанын таләп итә икән. Бүтән рәсемнәрдә ничектер, белмим, әмма бу рәсемдә Шәүкәт Биктимеровның җаны, әлбәттә, бар. Артистның гомерендә күпме образлар аңардан җан сораган. Артист, үз-үзен кызганмыйча, аларның һәрберсенә җан өргән. Үз халкына хезмәт итү юлында артист ничә дистә ел җанын биреп иҗат итә. Бу – гаҗәеп авыр, газаплы һәм җаваплы хезмәт. Без аны аңларга һәм бәяли белергә тиешбез».

Өч ел элек Шәүкәт абый авырып хастаханәгә ятты. Авыруы җитди иде, үзе дә бик борчыла диделәр. Ләкин хәлен белергә беркемне дә кертми иде шикелле, ә Туфан абыйны үзе чакырды. Театр директоры Шамил Зиннурович белән Туфан абый аның янына бергәләп бардылар. Шәүкәт абый яныннан Туфан абый: «Нинди сырхау булып уйнап яту ул, синең уйнар рольләрең болай да күп. Тиз генә дәвалан да чык», – дидем үзенә. Күңеле бераз күтәрелде. Алайса бөтенләй пошаманга төшкән», – дип кайтты.

Инде икесе дә фанилыктан бакыйлыкка күчтеләр... Олы бер дәвер артыннан ишек ябыла бара кебек... Шулай, беркем дә мәңгелек түгел, тик шулай да бөекләрнең күпләп китүе шомландыра....

Урының җәннәттә, җаның рәхәттә булсын, Шәүкәт абый. Рәнҗеп кенә китмә берүк...

 

Шәүкәт абый истәлегенә дип журналыбызның 2006 елның май-июнь саннарыннан язмалар тәкъдим итәбез

«Без ускәндә Әлмәндәр һәр авылда бар иде»

Шәүкәт абый белән өч очрашу

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк