«Ягымлы яз - 2012»
«Ягымлы яз» ачык Казан милли иҗат фестивале 1992 елдан алып үткәрелеп килә. Фестивальнең төп максаты – студентлар арасында җыр һәм моң аша татар милли мәдәниятын үстерү, халкыбызның гореф-гадәтлә...
«Ягымлы яз» ачык Казан милли иҗат фестивале 1992 елдан алып үткәрелеп килә. Фестивальнең төп максаты – студентлар арасында җыр һәм моң аша татар милли мәдәниятын үстерү, халкыбызның гореф-гадәтләрен онытмыйча, киләчәк буын яшьләргә тапшыру, төбәгара багланышлар һәм төрле өлкәләр арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдыру.
Фестивальнең оештыручылары: Казан Мэриясе, Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты, Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге, «Идел» яшьләр үзәге дәүләт учреждениесе, «Бөтендөнья татар конгрессы».
Сайлап алу турлары 2012 елның 9-10 апрелендә А.Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгендә узачак.
Студентларның «Ягымлы яз-2012» ачык Казан милли иҗат фестивалендә катнашу өчен тутырылган һәм уку йорты җитәкчесе тарафыннан расланган гариза 2012 елның 5 апреленә кадәр Казан шәһәре, Петербург урамы, 70 нче йорт адресы буенча Казан шәһәре Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына җибәрелергә тиеш. Оештыру комитеты телефоны: (843) 237-59-89, факс: 237-50-90, e-mail: jagemle.jaz-2012@mail.ru.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Габдулла - яктылык! Татар театрының атасы Габдулла Кариевның туган авылына сәяхәт
-
Мәдәни күпер салучы. Каюм Насыйри тууга 200 ел!
-
Казан Яшь тамашачылар театры 92нче театраль сезонын тәмамлады
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
Комментарий юк