Күңелеңдә калдым...
Өстәп җибәр бер ягымлы караш. Керфекләрең назлы ачылсын. Сайлап-сайлап кына шаяру куш. Матур сүзнең өстә кайсысын... Шуклык кирәк тагы, әзрәк мутлык, Күзне күзгә текәп моңаю... Авыр сулап юри г...
Өстәп җибәр бер ягымлы караш.
Керфекләрең назлы ачылсын.
Сайлап-сайлап кына шаяру куш.
Матур сүзнең өстә кайсысын...
Шуклык кирәк тагы, әзрәк мутлык,
Күзне күзгә текәп моңаю...
Авыр сулап юри генә шунда,
Юатырдай җылы сүз табу...
Танымассың нәни очкыныңны.
Учак дөрләп китәр күңлеңдә.
Кыраулы яз - синең өчен түгел.
Кояшлы җәй килсен күгеңә!
Янсын учак, зур бер йолдыз кебек,
Яктысыннан җөйләр төзәлер.
Ә бу вакыт
Июнь урманында
Сак-сок кебек ялгыз бер нәни кош
Таң атканчы сайрап өзелер...
Соңгы сандугачы ул урманның.
Җүләр хиснең соңгы ташкыны...
Җәйләр үтәр. Учак сүнгән чакта
Алып кал син нәни очкынын...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Казан тавышлары» быел бишенче тапкыр үткәреләчәк!
-
Камал театрында «Сеңелкәш» спектакле премьерасы үтте
-
Азат Абитов: «Бүтән тема эзлибез дә, һаман шул мәхәббәткә килеп төртеләбез»
-
«Безгә килгән тамашачы - матур тамашачы». Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе 89 нчы сезонын ача
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
Комментарий юк