Логотип
Хәбәрләр

“Монда Тукай рухы яши!”. Габдулла Тукай әдәби музеена 40 ел

1986 елның 11 июнендә бөегебез Габдулла Тукай тууга 100 ел тулу уңаеннан халыкта Шамил йорты буларак билгеле тарихи бинада Тукай музее ачыла. Рәсми ачылыш көнендә җыелган халык бинага сыймый һәм мондый хәлнең гаять табигый булуы көн кебек ачык – бу мөһим вакыйганы үз күзләре белән күреп калырга теләүчеләр бихисап була. Шунысы куанычлы, музей ачылганнан бирле 4 дистә ел узса да, Тукай иҗатын, Тукай рухын саклаучы һәм халыкка шушы бай мирасны җиткерүче музей кунаклардан өзелеп тормый. 2026 нчы елның 10 июнендә дә Габдулла Тукай әдәби музее дусларын үз янына җыйды. 40 ел дәвамында һәр килгән кешене Тукай иҗатына, татар әдәбиятына гашыйк итүче музейда “Дуслар җыелган җирдә” дип аталган чара узды.

Бу көнне музейның бакчасында олылар да, кечеләр дә күңеленә хуш килерлек матур бәйрәм чарасы оештырылган иде. Төрле театр артистлары, балалар һәм олылар коллективлары җыр-бию, театраль чыгышлар белән кунакларны сөендерүдән тыш, әлеге затлы бәйрәмгә төрле елларда Тукайны гәүдәләндергән актёрлар да килгән иде. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Тукай премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗанов; Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры актёры, Татарстанның халык артисты Фәнис Калимуллин; Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры, Татарстанның атказанган артисты, Тукай премиясе лауреаты Эмиль Талипов! 1986 елда Туфан Миңнуллин әсәре буенча Марсель Сәлимҗанов куйган “Без китәбез, сез каласыз” спектаклендә Тукайны уйнаган Илдус ага Әхмәтҗановның үз хис-кичерешләре белән уртаклашуы аеруча кыйммәт. Әйтергә кирәк, нәфис сүз өлкәсендә Тукай премиясе алучылар да Татарстанда ике генә кеше: берсе РСФСРның халык артисты Айрат Арсланов булса, икенчесе Илдус Әхмәтҗанов!

Илдус Әхмәтҗанов: 

“Тукай ролен уйнау нәрсә ул?” дигән сорауга мин болай дип җавап бирер идем. Ул хәтта хыялларда да ирешә алмаслык зур бер бүләк булды. Тукай даһи бит ул! Әлбәттә, үзем батырчылык итеп ул эшкә алына алмас идем, чөнки гаҗәп авыр, хәтта бераз куркыта торган эш. Билгеле, театрда артист режиссёрга буйсына. Һәм менә Тукайның 100 еллыгына Марсель Сәлимҗанов Туфан Миңнуллинның “Без китәбез, сез каласыз” пьесасы буенча спектакль куйды, Тукай ролен миңа тапшырды. Артистка мондый роль тапшыру аның җилкәсенә күтәрә алмаслык авыр тау салган кебек. Йә син шуның авырлыгыннан баткаклыкка чумасың, йә ул сине күтәрә. Ләкин бу очракта Тукай рухы миңа мәрхәмәтле булды, мин шул тау авырлыгы астында батмадым. Ул киресенчә мине ничектер күтәрде кебек, үзенең кочагына алды. Тукай ролен уйнавым һәм уңышка ирешүем белән бик бәхетле һәм рәхмәтле. Тукай бөтен гомерем буена минем юлдашым, юл күрсәтүчем булды!” 

Бәйрәмнең икенче өлешендә музей эченә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы, Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары белән җитәкчелек итүче, Республикабыз үсешенә, алга баруына турыдан-туры йогынты ясаучы затлы кунаклар җыелган иде. Алай гына да түгел, төрле елларда шушы музей белән җитәкчелек иткән мөдирләр дә бәйрәмнең хөрмәтле кунаклары булды. Шөкер, бүген классик музей кануннарына гына буйсынып калмыйча, эшчәнлеккә заманча технологияләрне керткән, төрле яшьтәге аудиторияне дә кызыксындыра алырлык экспозицияләр белән Тукайны күрсәтә, ача алган әдәби музей гөрләп эшли. Моның өчен әйтеп бетергесез күп көч һәм вакыт таләп ителә. Инде 2013 елдан бирле Тукай әдәби музеен филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова җитәкли. Әдәби музейның бүгенге эшчәнлеге, тарихы турында Гүзәл Фәрдин кызы белән зур булмаган әңгәмә кордык. 

Тукай музее иҗади интеллигенцияне туплап, тартып тора торган үзәк. Музейның бүгенге көн-күреше турында сөйләшик, Гүзәл Фәрдиновна. 

Әлбәттә, Тукай ул татар халкын гына түгел, төрки халыкны, Казанга килгән туристларны, төрле илләрдә яшәүче галимнәрне, татар милләте тарихы, әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте белән кызыксынучыларны берләштерүче үзәк булып тора. Интеллигенция гына җыела торган урын димәс идем, чөнки музейда төрледән-төрле чаралар оештырыла. Монда кемнәр генә килми. Мәсәлән, кечкенә балалар безнең Балалар үзәгендә үрмәләп йөри, алар өчен мультфильмнар, төрле программалар әзерләнгән. Әзрәк зурраклар өчен башка заллар бар. Китап укыр өчен дә аерым залыбыз каралган. Ягъни, коры экспозиция гына түгел, ә Тукайны тагын да тирәнрәк өйрәнергә мөмкинлек бирә торган өлешләр бар безнең музейда. Чаралар да төрле яшьтәге, төрле кызыксынулары булган аудиториягә юнәлдерелгән. Шуңа мин музейны һәркемне берләштерүче үзәк дияр идем. 

Сезнең сүзләр автоматик рәвештә минем киләсе соравыма ялганып китте. Төрле аудиториягә юнәлдерелгән заллар элек булмагандыр? 

Беренче экспозиция 1986 елда төзелә һәм ул үз чоры өчен иң алдынгы экспозицияләрнең берсе булып тора. Анда зурайтып Тукай фотолары, мемориаль экспонатлар куела. Музей хезмәткәрләре, галимнәр шул экспонатларны туплау буенча шактый күп эш алып баралар. Казанда, Җаекта, Тукай белән бәйле башка урыннарга экспедицияләр оештырылып, Тукай белән аралашкан кешеләрдән материаллар туплап менә шундый кыйммәтле экспозиция төзелгән. Шул тупланган материалларны матур итеп тәкъдим итү эшендә Ленинградтан махсус чакыртылган белгечләр дә катнаша. Кыскасы, музейны булдыруда гаҗәеп зур көч куела. Соңрак, 2018 нче елда төзекләндерү эшләре булганнан соң без экспозицияне яңарттык. Чөнки заман үзгәрә, заман таләпләре арта, тамашачының кабул итү формасы үзгәрә. Балалар өчен махсус интерактив залда Тукайның геройлары яши. Дөресен әйтик, бу зал балалар өчен генә түгел, олылар өчен дә кызыклы. Ял көннәрендә гаиләләр белән килеп, алар вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп музейда үткәрәләр. 20218 елда бинада Тукай үзәге оештырылды. Монда инде Тукайның төрле телләрдә, төрле илләрдә нәшер ителгән китаплары һәм Тукай турындагы китаплар тупланды. Ул китаплар арасында күренекле артистларыбызның, тарихта эз калдырган билгеле шәхесләребезнең култамгалары бар. Менә шундый китаплардан формалашкан Тукай үзәге бүген дә китаплар туплауны дәвам итә. 

“Тукай әдәби музее башка музейлардан нәрсәсе белән аерыла?” дип уйланган бар. Татарстан Республикасы Милли музее филиалларының һәрберсенең үз юнәлеше, сукмагы, тамашачысы. Һәр филиал үзенең байлыгы белән горурлана ала. Ә Тукай музее беренче чиратта, әлбәттә, миллилек белән мактана! Безнең музейда миллилек, Тукай, Тукай теле, монда татарның җаны. Музейга Тукайны белгән кешеләр дә, белмәгән кешеләр дә килә. Махсус Тукай иҗатын тирән өйрәнер, аңлар, аның мемориаль әйберләрен күрер өчен килгәннәр дә бихисап. Узып барганда матур бина дип кергән кешеләр дә юк түгел. Кем генә килсә дә, алар биредә җылылык, милли җанны тоябыз, диләр. Тукайның иҗатында татарларның авыл тормышы да, шәһәр культурасы да, татар интеллигенциясе дә, чордашларының язмышлары да бар. Егерменче гасыр башы – ул бит татарның егетләре, кызлары оештырган ренессанс чоры. Менә шул матурлыкны да нәкъ безнең музейда күрергә мөмкин. Ә чараларга килгәндә инде без, әлбәттә, Тукай тормышы, иҗатына, шигърияткә зур басым ясыйбыз. Тукай премиясе лауреатлары белән очрашулар һәм башка күп төрле чаралар. Тагын бер мөһим юнәлеш – егерменче гасыр башы мохитен, Тукай узган юллар, сукмаклар, Казандагы Тукай белән бәйле биналарны өйрәнү. Менә безнең төп эшебез шул. Экскурсияләр, музей бәйрәмнәре ике телдә әзерләнә. Ләкин шунысы мөһим: русча әзерләнгән экскурсияләрдә дә Тукай шигырьләре татарча яңгырый. Чөнки музейга килгән һәр кешегә татар телен, татар телендә шигырьләрне ишеттерү безнең төп максат. 

Дистә еллар күп кенә гаиләләр өчен коммуналь фатир ролен үтәгән шушы бинаны 1986 елның 11 июнендә Габдулла Тукай әдәби музее буларак ачып җибәрү җиңелләрдән булмагандыр. Тукай үзе булган бина түгел бит бу. Бөегебез булган тарихи биналар да ул заманда әле сакланган бит.

Без инде бу турыда бик күп уйладык. Тукай тууга 100 ел тулганда музей ачарга дигән карар чыккач бина эзли башлыйлар һәм менә шушы Шамил йортына тукталалар. Әлбәттә, бу йортта Тукай үзе яшәмәгән, Тукайның бу бинада булу-булмавы турында төгәл мәгълүматларыбыз юк. Элегрәк кайбер галимнәр бу йортта Тукай булган дип язган, ләкин тикшерүләр уздырганнан соң моның дөрес булмавы ачыклана. Ләкин бу теманың икенче ягы да бар. Тукай кечкенә чагында асрамада яши башлагач Казанга килә, ул бу йортка үзенең үги әнисе белән кергән булырга мөмкин. Чөнки “Исемдә калганнар” автобиографик повестендә ул “Без бай йортларына йөреп, анда түбәтәйләр, калфаклар сата идек”, - дип яза. Бу бина юктан гына Тукай музее итеп оештырылмаган, чөнки 1917 елдан бирле бу урам Тукай исемен йөртә. Якында гына Тукай яшәгән кунакханәләр. Каршыда гына “Әл-Ислах” газетасы редакциясе булган. Типографияләр, Тукай хезмәттәшлек иткән редакцияләр, китап нәшриятлары эшләгән, газеталар чыгарылган. Монда аның дуслары яшәгән. Ул үзе дә шушы сукмаклардан узган. Бу район Тукай рухы белән сугарылган. Монда Тукай рухы яши!”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021