Логотип
Хәбәрләр

«Җырлы сишәмбе»нең өченче чарасы узды!

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе янында, Казансу яр буенда урнашкан амфитеатрда Казан мэриясе тарафыннан оештырылган «Җырлы сишәмбе» проекты өченче тапкыр үтте. Бу проектның әһәмиятен һәр үткәрелгән чара саен күбрәк кеше җыелудан аңларга була.

Популярлаша барган проектта төрле музыкантлар, җырчылар катнаша. Бу атнада халыкны музыкант, блогер Булат Шәйми һәм Эльмира Шәрипова җырлатты. Гитара һәм укулеледа уйнауга кушылып татар халык җырлары да, бүген эстрадада популяр җырлар да җырланды. «Җырлы сишәмбе» ике атнага бер үткәрелә, киләсе чара 4 августта булыр дип көтелә. 

Фото – Таңсылу Мостафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021