Кил инде, яз!

Агачлар да моңсуланып,
Игән горур башларын.
Кояш та көлеп карамый,
Ай җыерган кашларын.
Сыерчыклар да сайрамый,
Көй тапмыйлар җырларга.
Тургайлар да һава иңләп,
Таралмаган кырларга.
Бөреләр дә уяна алмый,
Шыта алмый чирәм дә.
Язның моңсу бер шәүләсе,
Йөри минем тирәмдә.
Табигатьнең хозурыннан,
Бу кыш кайчан китәр соң?
Өч ай гомере булган җәй,
Кемгә генә җитәр соң?
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
29 май 2023 - 16:01
-
28 май 2023 - 12:03
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте