Мин яшәмим кеше гомерләрен...
Ялгышсам да,болар-минем ялгыш, Кеше хөкеменә тапшырмыйм. Икейөзле булып,чын булмышым Матур битлекләргә качырмыйм. Мин нинди бар,шундый булып калам, Үзгәрергә килми көчемнән. Уйлаганым йөзгә...
Ялгышсам да,болар-минем ялгыш,
Кеше хөкеменә тапшырмыйм.
Икейөзле булып,чын булмышым
Матур битлекләргә качырмыйм.
Мин нинди бар,шундый булып калам,
Үзгәрергә килми көчемнән.
Уйлаганым йөзгә бәреп әйтсәм,
Кичерегез,гафу үтенәм.
Егылганда күрми үткәннәргә
Үпкәләмим-торып басармын.
Көчлелегем исбат итәр өчен
Ныклы адымнарым ясармын.
Ап-ак биткә язам үз язмышым,
Сызам,бозам,кабат төзәтәм.
Кешеләргә ярыйм диеп түгел,
Үзем теләгәнчә үзгәртәм.
Горурланып йөрмим,бер гөнаһсыз
Фәрештәгә тиңләп үземне.
Саксыз кылган хата-ялгышларым
Бу дөньяга ачты күземне.
Атлап барам гомер юлы буйлап,
Кирәксенмим юлдаш,дусларны.
Бер Ходайдан сорыйм-хәерледән
Кылсын диеп барыр юлларны.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
“Күңелемдә берничә Лилия...” Лилия Кадыйрова белән әңгәмә
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
Комментарий юк