Логотип
Сәнгать

«Мулла» фильмын карый алырбызмы?

     10 марттан исә, Татарстан киносы тарихында беренче тапкыр үзебездә төшерелгән «Семейные хлопоты» комедиясе прокатка чыгарылды. Казан режиссеры Алексей Барыкинның бу фильмы республиканың барлык...

 
   10 марттан исә, Татарстан киносы тарихында беренче тапкыр үзебездә төшерелгән «Семейные хлопоты» комедиясе прокатка чыгарылды. Казан режиссеры Алексей Барыкинның бу фильмы республиканың барлык кинотеатрларында күрсәтеләчәк. Хәтта коммерция нигезендә эшләүче мультиплекслар да читтә калмый. Танылган татар актерлары да уйнаган «Семейные хлопоты» фильмы рус телендә бара. Биредә катнаш гаиләдә килеп туган четерекле хәлләр мәзәк итеп сурәтләнә. Яңа өйләнешкән рус егете һәм татар кызы сабыйларына нинди исем бирергә белми аптырый, һәр ике якны да үпкәләтәселәре килми. Әлбәттә, сюжет тормышта булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган. Милли проблемаларны да күтәрә дип әйтергә мөмкин.
 
   Әйе, әле ел башы гына булуга карамастан, Кинемотографистлар берлеге эшчәнле күзгә күренеп артты. Кино елы нәтиҗәсеме, әллә рәис алмашынуы файдага булдымы, акрынлап булса да, боз кузгалды шикелле. Шулай да Татарстан киносы, бигрәк тә, милли кино турында сүз барганда, күбрәк туган телдә төшерелгән фильмнар турында сөйлисе килә. Ник дигәндә, сыйфатлы татар кинолары бүген бик аз. Ә киносы булса, карау-
чысы булыр иде… Татар телендә нинди генә фильм төшерелмәсен, халык аны көтеп ала, берсен дә күз уңаеннан ычкындырмый. 
 
   Туфан Миңнуллин әсәренә төшерелгән тулы метражлы «Мулла» нәфис фильмының трейлерына әдипнең 80 еллыгына багышланган кичәдә очраклы гына игътибар иттем. Фильмны төшерү эшенә продюсер һәм композитор Марат Әхмәтшин алынган. Режиссеры – Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театрының баш режиссеры Рамил Фазлыев, җайлаштырылган сценарий авторы – Илгиз Зәйниев. Марат 1992 елда Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. Башта аранжировщик буларак хезмәт куя. Танылган композитор М.Шәмсетдинова белән эшләү дәверендә, аңа көйләр сорап мөрәҗәгать итә башлыйлар. Шулай итеп, бүгенге көнгә илледән артык спектакльгә һәм җиде кинофильмга көй язылган. Кино төшерү эше белән күптәннән кызыксына. Баштарак Рамил Төхвәтуллин белән эшлиләр. «Упкын», «Зөләйха», «Дилемма» фильмнарын бергәләп чыгаралар. Хәзер исә «Мулла» фильмын киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү идеясе белән йөри. «Бу спектакльне күп театрлар куйды. Үземә аеруча Әтнәлеләрнең уены ошады. Шуңа да бу эшкә театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев белән тотындык», – ди Марат әфәнде. Әлбәттә сценарийда берникадәр үзгәрешләр бар. Мәсәлән, фильмның башында яшь хәзрәтнең тоткынлыктан азат ителү күренеше игътибарны җәлеп итә, гәрчә, әсәрдә бу турыда сүз белән генә әйтелсә дә. «Без исә, артык сөйләүдән качып, игътибарны күбрәк хәрәкәтләр аша тасвирлауга юнәлтергә булдык», – ди фильмны төшерүчеләр. Рольләрне башкаручылар хакында әлегә артык җәелеп китеп сөйләшергә теләмәде Марат әфәнде. Шунысы ачык – фильмда таныш йөзләр булмаячак. Бары Мулла ролен башкаручы режиссер Рамил Фазлыев кына халыкка азмы-күпме билгеле. Күпләр бу әсәрнең эчтәлеге белән яхшы таныш. Кешеләр арасындагы дошманлык, имансызлык, авылларның бетә баруы кебек, бүгенге көннең төп мәсьәләләре ярылып яткан сюжет сызыгы, татар халкы өчен кадерле персонаж – Мулла язмышы белән үрелеп бара. «Бер генә бәйрәм дә, туй да, бәби ашы, үлем-китемнәр дә Мулладан башка узмый. Нинди генә кеше булмасын дин тотамы ул, юкмы, татар өчен зур роль уйнаучы персонаж ул. Кешеләр үзләре дә сизмәстән аннан яктылык, күңелләрне җылытырдай яхшы гамәлләр генә көтә», – ди продюсер. Шуңа да кино төшерү эшенә тотыныр алдыннан ул Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батровка мөрәҗәгать итә. Ислам нигезләре турында тулырак мәгълүмат алу максатыннан консультацияләргә йөри. Хәзрәтнең хәер фатихасын ала. «Рөстәм хәзрәтнең бер җөмләсе аеруча хәтергә уелып калды. «Хәзерге заман кешесе динне үзенә яраклаштырырга тырыша. Үзенә кирәген генә сайлап ала. Никах – булсын, Коръән ашларын – үткәрик, Корбан чалыйк, ә биш вакыт намаз – юк, миңа туры килми, вакытым юк дип калдыра», – дигән иде ул. Бу дөньяда гөнаһсыз кеше юк, беребез дә хатадан хали түгел. Шуңа да кемне дә булса гаепләргә теләмибез. Максатыбыз – фильмны тагын да үтемлерәк итү, тирәндә яткан проблемаларны яктыртып күрсәтү иде», – ди Марат Әхмәтшин.
   Ник иде? Чөнки әлегә бу фильм төшерелмәгән, бары беренче чирканчык алып карау нияте белән кайбер кадрлар гына ясалган. Ә тулысынча эшкә тотыну өчен һаман да шул акча мәсьәләсе алга килеп баса. Әйе, татар киносы турындагы сүзнең гел акчага килеп төртелүе гаҗәп түгел – энтузиазм белән генә әллә ни ерак китеп булмый. Бүгенге көндә эш ничек бара соң? Башта Марат кино төшерүдә ярдәм күрсәтүләрен сорап, республика президенты исеменә хат юллый. Мөрәҗәгатьне Мәдәният министрлыгына күчерәләр. Бу хакта министрлыкның эксперт берлеге әгъзалары аерым утырыш җыеп фикер алыша. Шушы көннәрдә бу мәсьәлә буенча тагын бер утырыш булырга тиеш. Әлегә эшнең тиз генә кузгалып китә алмавы кызганыч, әлбәттә… Әмма, нигәдер, гаҗәп түгел. Бездә бөтенесе майлаган кебек барса, гаҗәбрәк булыр иде. «Анда бездән сценарийның русча тәрҗемәсен сорыйлар. Тик, минемчә, тәрҗемә иткәч, Туфан Миңнуллин әсәре бозылачак, үз йөзен югалтачак һәм гомумән, татар мохитен аңламаган, татарча белмәгән кешеләр бу сюжетка ничек анализ ясый алыр икән?», – дип фикер йөртә продюсер. Шулай да тәрҗемә эшләре башланган инде. Бер үк вакытта төшерүчеләр Татарстан кинемотографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәровны да үз планнары белән таныштырган. Ул эшне хуплаган. Бәлки бу кино берлек белән уртак проект булыр дигән уйда торалар. Әйе, ышаналар, өмет итәләр… Ышаныч яшәтә шул кешене… 
 
   «Кайсыдыр заманнарда архитектура, кайчандыр әдәбият, ә кайчандыр симфоник музыка җәмгыятьтә киң таралган, модада булган, – ди Марат Әхмәтшин, – Ә бүген – кино заманы. Кинофильмнарны ике юл белән төшергә мөмкин. Беренчесе – артык күп акча түкмичә, бары үзебез өчен, республика халкы карасын өчен генә. Ә инде дөньякүләм җәмәгатьчелеккә чыгарга, халыкара фестивальләрдә җиңү яуларга уйласаң, күп чыгымнар таләп ителә. Татар киносы бары шулай гына зур экраннарга чыга алачак.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк