СЕЗ ЯРАТКАН ҖЫРЛАР - Саубуллашу вальсы

Аерылыр чак җитә, дусларым,
сизелмәде ун ел узганы.
Хуш, мәктәп, үз күрдең,
яшәргә көч бирдең,
канат куеп, безне үстердең.
Алда юллар, кайсын сайларга,
юллар чакыра әллә кайларга:
океаннар айкарга,
очарга айларга,
тормыш дәрьясында кайнарга...
Алъяпкычың, дустым, ак икән,
ак булса да, салыр чак җиткән.
Хыяллар ак җилкән,
кузгалырбыз иртән,
ерак юлга чыгар чак җиткән.
Саҗидә Сөләйманова сүзләре, Мәсгут Имашев көе
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
31 май 2023 - 15:04
-
30 май 2023 - 12:35
-
29 май 2023 - 16:01
-
28 май 2023 - 12:03
-
27 май 2023 - 11:58
-
26 май 2023 - 15:39
-
26 май 2023 - 11:57
-
25 май 2023 - 11:55
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте