Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Болгар шәһәре турындагы риваятькә нигезләнеп эшләнгән «Изге бакча» хореографик спектаклен тәкъдим итте
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Спектакльне Радик Сәлимов музыкасына Россиянең танылган хореографы Георгий Ковтун куйган. Костюмнар буенча рәссам – Бакый Урманче премиясе лауреаты Әсәл Исмәгыйлева. Радик үзе сәхнәгә дәрвиш ролендә...
Спектакльне Радик Сәлимов музыкасына Россиянең танылган хореографы Георгий Ковтун куйган. Костюмнар буенча рәссам – Бакый Урманче премиясе лауреаты Әсәл Исмәгыйлева. Радик үзе сәхнәгә дәрвиш ролендә чыкты.
Сюжет нигезендә Болгарны әйләндереп алган алма бакчалары турында риваять ята. Бакчалар да шәһәр белән бергә юк ителә. Ханның ятим калган кызы Зөбәрҗәтнең сөйгәне Тайфур Акыл иясенең күрәзәсе буенча Ефәк юлы буйлап сәфәргә кузгала – алмагач үсентеләрен эзли. Бакча терелсә, шәһәр дә тереләчәк! Тереклек кенә тереклекне терелтә ала. Юлында аңа төрлесе очрый – баш югалтыр мизгелләрдә азан тавышы коткара...
Дошман җиңелә, бакча яңадан чәчәккә күмелә, шәһәр яңартыла. Сәхнәдә – җыр-бию – әмма Җыр һәм бию ансамбленең традицион репертуарындагы милли җырлар һәм биюләр башка юнәлешләр белән “коктейльләшкән” иде. Куючы режиссер Акыл иясен әйләнүче суфи – Мәүләна тәрикате тарафдары итеп күзаллаган. Сәхнәдә һинд, кытай стильләре дә күз алдыннан үтте. Спектакль үзе дә, костюмнар да билгеле бер вакыт аралыгы белән чикләнмәгән. Сюжет корылган тарихи чорны билгеләү авыр. Болгарны яндырган дошманнар тарихи образлар түгел, программада күрсәтелгәнчә, Шайтан һәм аның ялчылары иде.
Империя рус балеты җитәкчесе Гедиминас Таранда коллегаларын котларга сәхнәгә чыккач: “Бүген Дәүләт җыр һәм бию ансамбле халык коллективы барырга тиешле юлны күрсәтте, монда халык фольклоры, монда нинди халык уен кораллары, монда нинди тавышлар! – дип сокланды. - Биючеләр фантастик эш башкардылар - бүген биш спектакльлек биеделәр бит! Берничә ай элек килгән идем – кечкенә генә залда йөзләп кеше репетиция ясый иде. Бу халык коллективы чын сәнгать әсәре тудырган. Бөтен башка коллективлар аларга тигезләшергә омтылачак”.
Спектакльне куючы режиссер, Г,Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Георгий Ковтунга чигешле татар читекләре бүләк иттеләр.
Залда танылган җырчы Динә Гарипова да бар иде: “Без Радик Сәлимов белән дуслар. Бүген аны уңышы белән котларга килдем”, диде ул.
Мәгълүмат өчен: Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда еш чыгыш ясамый. Ул нигездә татар милли сәнгатен илләрдән илләргә йөртә торган коллектив. Ансамбльнең декабрь концертлары тамашачының көтеп алган тамашасы һәм ул аншлаг белән үтә. Моннан ике ел элек ансамбль “Ак морзалар” хореографик композициясен чыгарса, алдагы елларда “Җиде энҗе бөртеге” проектын тәкъдим иткән иде.
Премьерадан фоторепортажны биредә карый аласыз: http://sahne.ru/all-media/foto/item/1334-tatarstan-respublikasy-d-l-t-yr-m-biyu-ansamble-bolgar-sh-re-turyndagy-rivayatk-nigezl-nep-eshl-ng-n-izge-bakcha-khoreografik-spektaklen-t-k-dim-itte
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
14 апреля 2025 - 16:07
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
13 апреля 2025 - 09:50
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
10 апреля 2025 - 15:07
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
8 апреля 2025 - 22:26
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
Комментарий юк