Марат Яруллин югалган
Мәскәү җырчысы Марат Яруллинны да тамашачылары Инстаграмда югалтканнар. Бүген исә артист ниһаять элемтәгә чыгып, югалып торуының сәбәбен аңлатты...
Бүгенге көндә тамашачылар артистларның шәхси тормышын Инстаграмда күзәтеп барырга күнеккән. Шуңа күрә берничә көн Интернет челтәреннән юкка чыккан артист игътибарлы күзәтүчеләрне куркуга сала.
Мәскәү җырчысы Марат Яруллинны да тамашачылары Инстаграмда югалтканнар. Бүген исә артист ниһаять элемтәгә чыгып, югалып торуының сәбәбен аңлатты:
«Соңгы арада бик күпләр мине югалтты. Авырып китү сәбәпле күпмедер вакыт элемтәгә чыга алмадым. Миндә ике яклы үпкә ялкынсынуы таптылар. Иң беренче COVID түгелме икән дигән шик булды, шуңа күрә өйдә изоляцияләндем. Бер атна дәвамында температура 38-38,5 дән төшмәгәч, мине хастаханәгә алып киттеләр. COVID тестының тискәре нәтиҗәләре килгәч, мине хастаханәдән өйгә кайтардылар. Бүгенге көндә мин авылда хәл җыям, әкренләп рәткә килә башладым, шулай да әлегә хәлсезлек хис итәм. Тиз арада савыгырмын дип өметләнәм», – дип хәбәр итә Марат Инстаграм челтәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
-
«Кеше китә - җыры кала»
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының 5 нче сезонына старт бирелде!
-
«Хәрәкәттә-бәрәкәт! Кил – бездә бик рәхәт!»
-
«Алмаш» гаилә җыены тәүге тапкыр оештырылды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы узды
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
Комментарий юк