Җәлил опера театрында
1935 елның кышы. Мәскәү. Петр Ильич Чайковский исемендәге Дәүләт консерваториясе янында оештырылган Татар опера студиясендә дәртләнеп укып йөргәндә, мин шагыйребез Муса Җәлил белән таныштым. У...
1935 елның кышы. Мәскәү. Петр Ильич Чайковский исемендәге Дәүләт консерваториясе янында оештырылган Татар опера студиясендә дәртләнеп укып йөргәндә, мин шагыйребез Муса Җәлил белән таныштым.
Ул болай булды. Беркөнне мин консерватория классында бөтен күңелемне биреп ноталар өйрәнә идем, ишекне акрын гына ачып, кемдер килеп керде.
Мин күзләремне ноталардан алып күтәрелеп карасам, ишек янында бер кеше басып тора. Буйга озын түгел. Кояшта янган бите фонында күзләре ут кебек яна (ул күзләрне мин әле дә оныта алмыйм).
— Гафу итәсез, Галия ханым! Тавышыгызны ишетү белән сезне танып кердем, бер генә минутка мөмкинме? — диде ул.
— Исәнмесез! Сез кем буласыз? — дип сорадым мин һәм кул бирдем.
— Мин — Муса Җәлил. Хәмит Камилович мине студиягә эшләргә чакырды һәм әдәбият эшләренә җитәкчелек итүне миңа тапшырды, — диде ул, үзен танытып.
Мин аның белән танышуыма һәм аның шулай җитез кереп килүенә куанганымны белдергәч, ул бик шатланды, йөзе ачылып, чын күңеленнән елмаеп көлеп куйды. Мин дә көлеп җибәрдем.
Бер минут эчендә безнең арада һичбер тартынусыз, күптәнге танышлар арасында гына була торган фикер алышу башланды.
— «Свадьба Фигаро» операсында сез бит Сюзанна ролен уйныйсыз? Мин ул операны татарчага тәрҗемә итә башладым. Мөмкин булса, сезнең арияне җырлап, тикшереп карыйк әле, — диде ул.Җырның татарчасы башкару өчен җиңел иде. Ария татар телендә безнең күңелгә тагын да ягымлы булып ишетелде. Моңа бик шатландык.Рус классик һәм Көнбатыш Европа классик операларын тәрҗемә итү җиңел эш түгел. Шуны искә алып, бүгенге тәрҗемәне җырлаганда, мин Муса Җәлилнең һичшиксез зур талант, сәнгать нечкәлекләрен, аның үзенчәлеген тирән тоючы кеше икәнен аңладым.
Татарчага тәрҗемә ителгән классик әсәрне мин дә беренче мәртәбә башкара идем, сөенечемнән Муса Җәлилнең кулын бик каты кысып алдым да тәбрикләп аны мактый башладым. Ул миңа елмаеп карады да:
— Ярамый, ярамый, шагыйрьләрне мактарга ярамый, — диде. — Бу беренче эшем әле, сезгә тагы тәрҗемә итәрмен, — дип, үзенең бу яңа эштә беренче тәҗрибәсе икәнлеген аңлатып куйды. Үзе тыйнак кына сөйләшсә дә, күзләре шатлык белән тулган һәм бу шатлык аның һәрбер хәрәкәтендә күренеп тора иде.
— Зинһар, алайса, менә шушы арияне дә тәрҗемә итеп бирегезче! Бик матур әйбер, итальян музыкасы. Композитор Гретри операсыннан Леонора ариясе. Мин аны экзаменга хәзерли идем, — дип, пианино алдындагы ноталарны алып бирдем.
Муса Җәлил минем бу соравымны кире какмады. Ул тиз генә кул сәгатенә күзен төшереп алды да, үземне җырлата-җырлата, арияне русчадан татарчага тәрҗемә итеп тә бирде. Моны ул бик тиз эшләде.Икенче вакыт, Дзержинский исемендәге мәйданны аркылы чыгып барганда, каршыма көләч йөзле Муса Җәлил очрады.
— Әй! Әнә машина таптый күрмәсен үзегезне, — дип шаяртып куркытып алды да: — Галия ханым, кичә мин Большой театр филиалында «Севильский цирюльник» операсын тыңладым. Хәзер менә консерватория китапханәсендә аны тәрҗемә итеп утырдым, сезне эзләп килә идем. Җырларсызмы? Мин сезнең өчен тәрҗемә иттем бит, — диде һәм ашыга- ашыга портфеленнән ноталарын ала башлады.Мусаның йөзендә балкыган нур, күтәренке рухы, җитез хәрәкәте аның музыкага булган кайнар мәхәббәтен күрсәтеп тора иде. Шуның белән ул үзенең үтенеченә каршы килергә һичбер урын калдырмады.
Розина ариясенең тәрҗемәсе бигрәк тә яхшы, җырларга җиңел итеп эшләнгән иде. Татар теленең үзенчәлекләрен саклап, Муса колоратура өчен кирәкле ачык авазларны бик уңай, бик кирәкле урыннарда кулланган. Шул ук вакытта ариянең эчтәлеге тулы килеш сакланган.
Муса Җәлилнең ялкынлы хезмәтен мин бик күп күрдем, дисәм, ялгыш булмас. Студиядә уку чорында булсын, Казанда эшләгән чакта булсын, ул миңа чын дусларча кулыннан килгән ярдәмен кызганмады.Муса шулкадәр намуслы, яхшы гадәтле кеше иде! Ул әйткән сүзендә тугрылыклы, биргән вәгъдәсендә нык булды. Романс, арияләрне һәм башка әйберләр булсын — тәрҗемә итәргә кирәк икән, ул һичбер вакытта да минем вакытым юк әле дип, икенче көнгә сузып йөрмәде. Шул көнне үк йә булмаса үз янында ук тәрҗемә итеп бирә иде. Ә җырчылар өчен нинди кыйммәтле эш бит ул. Татар телендә музыкаль яңгыраулары нәтиҗәсендә Муса тәрҗемәләре сәхнәдә икешәр тапкыр кабатланалар иде. «Севильский цирюльник» операсыннан Розина ариясе, «Ревнивый любовник» операсыннан Леонора ариясе Муса Җәлил тәрҗемәсендә күп вакытта Казан сәхнәсендә дә икешәр мәртәбә җырланды. Муса Җәлил нәрсә тәрҗемә итәргә белә һәм тәрҗемәсе халыкка аңлаешлы була иде.
Муса Җәлил татар композиторлары белән уртак тел таба белә иде. Аның лирик җырлары композиторларга романс тудыруга бик күп булышлык итте. Билгеле булганча, «Алтынчәч» операсының либреттосы Муса Җәлил тарафыннан, музыкасы композитор Нәҗип Җиһанов тарафыннан язылды. Бу опера беренче тапкыр Казанда 1941 елны сәхнәгә куелды. Операны куярга дип хәзерлек алып барганда, опера театрының бөтен коллективы чын иҗат уты белән янып эшләде. Партия оешмалары һәм театр җитәкчеләре бу эшкә зур игътибар бирделәр, коллективның эшенә күп ярдәм иттеләр. Шуның өчен дә театр, операны бик тиз вакыт эчендә әзерләп бетереп, зур иҗади уңышларга иреште.
Бу эшләргә инде егерме елдан артык вакыт үтүгә карамастан, Муса Җәлилнең ул көннәрдә янып йөрүе, бу операның һәрьяктан яхшы хәзерләнүе өчен барлык эштә һәм бөтен кешегә ярдәм итәргә хәзер булып йөрүе әле дә минем күз алдымда.
Опера коллективының сызганып эшкә керешүе композитор Нәҗип Җиһановның операны язып бетереп театрга тапшырган көннән башланган булса, авторлары Җиһанов белән Муса Җәлил өчен бу эш, әлбәттә, күптән башланган иде инде. 40 нчы елларда булачак операның һәрбер ариясен артистларга биреп, алардан җырлатып караулары, уңышлы чыккан саен Муса Җәлилнең чын күңелдән шатлануы әле дә исемдә. Хәтта без, артистлар, партияләребез өстендә эшли башлагач та, Муса Җәлил безнең концертмейстер белән эшләгәнне күзәтеп, яныбызга кереп һаман тыңлый һәм шундук теге яки бу кытыршы җирләрен төзәтеп тә куя иде.
1941 елның май ахырларында безнең хәзерлегебез яхшы гына иде инде. Булачак спектакльнең төп элементлары оешып килә иде. Хәтта аерым сценалар, декорация һәм костюмнар да була башлады. Бу көннәрдә Муса Җәлил чиксез шат, аның күңеле әллә нинди күтәренке романтик хисләр белән тулган, ул һәрбер артистны рухландыра, шатландыра белә иде.
Премьера көннәрендә спектакльнең уңышлы чыгуына Муса Җәлил һич тә шикләнмәде. Чыннан да, спектакль уңышлы үтте. Халык тарафыннан туктаусыз яудырылган алкышлар раслады моны.
1941 елда Мәскәүдә булачак Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасына «Алтынчәч» операсын алып баруга нык хәзерлек бара иде. Көтелмәгәндә илебезгә ерткыч фашистлар басып керделәр. Тынычлык бетте. Ватан сугышы башланды. Декаданы үткәрергә туры килмәде. Бөтен ил халкы дошманга каршы күтәрелде. Сөекле шагыйребезнең дә йөрәге өзгәләнде, ул фронтка китәргә ашкынды.
Якты талантын, бөтен тормышын халыкка багышлаган, халык эше өчен янган Муса Җәлил сугышка киткән вакытта да күтәренке рух белән җиңүгә нык ышанып китте.
Аның эшләрен халык мәңге онытмас. Ә без, җырчылар, сәнгать эшчеләре, мең-мең рәхмәтләребезне әйтеп, аның кадерле образын үзебезнең күңелләребездә саклыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк