Логотип
Тарих тәгәрмәче

«Татар театры 25 ел эчендә» Нәкый Исәнбәт хезмәтләрен барлау. Башы

Без, татарлар, тагын бер елдан татар һөнәри театрына 120 ел була дип, чиләк төпләре кагачакбыз! Нәкъ шуның алдыннан Нәкый Исәнбәтнең театр тарихы хакында моңарчы беркемгә билгеле булмаган документаль язмасы табылды! Түбәндә әлеге язмадан өзек тәкъдим итәбез. 120 ел гына түгел (Гәрчә сүз профессиональ театр турында бара дип мескенләнеп акланырга уйласак та!), аның тарихы бик борынгыдан башланган! Төрки-татарның театрлары хакында ташъязмаларда рәсем итеп уелган курчак сурәтләре раслый. Борынгы бабаларыбызның Хун империясе вакытында Хан сарайларында Күләгә театрлары булган! Бу ошбу гасырга кадәр 200 еллар элек түгелме соң?! Төрки-татарда беренче мәдрәсә-мәктәпләр кайчан барлыкка килгән? 19 гасырдамы? Әби патша рөхсәт биргәчме? Болгар ханлыгы чорында ук мәчетләр булганлыгы мәгълүм, мәчет янында мәдрәсә-мәктәп булганлыгы да аксиома. Димәк!.. Димәк, шул! Редакциядән.

Быел татар театрының барлыкка килүенә 40 ел, аның Coветлар Татарстанында үсешенә 25 ел тула. Шушы уңай белән татар театрының бу 25 ел эчендәге үсешенә бер күз салудан элек, бу кыска мәкаләбездә аның Октябрьгәчә булган туу һәм үсү юлы турында да берничә сүз әйтеп үтми һич туры килми. Чөнки, татар театры, дигәч тә, иң элек шундый сораулар туа башлый: бу «театр» дигән нәрсә безгә читтән ясалма рәвештә гәнә эшләп кертелгән бер сәнгать түгелме? Татар театры барлыкка килү өчен татар халкында тарихи җирлек бар идеме, булса ничек иде, һәм ул ничек барлыкка килде дә Бөек Октябрь революциясенәчә ни рәвешле театр булып үсеп килде?... Бу сорауларга бөтен яклап тулы жавап бирү – анысы, әлбәттә, махсус театр тарихы язучылар эше. Шулай булса да, болар турында бернәрсә дә белмәстән, татар театрының бүгенге үсеше һәм казанышлары турында сөйләү һәм ул хакта бер фикер хасил итү мөмкин түгел инде. Шуңа күрә без бу урында татар театрының үткәне турында кайбер фикерләребезне, кыскалык белән генә булса да, укучыларыбыз белән бүлешергә булдык.

 

Халык театрчылыгы

Театр дигән нәрсә дөньяда үзе иң башлап борынгы Грециядә моннан ике мең ярым еллар элек грек халкының язгы-көзгә иген-жимеш бәйрәмнәре вакытында башкарыла торган халык уеннары, дини йолалар һәм Олимпия уеннары җирлегендә үзенә аерым бер сәнгать итеп үстерелгән булуы – билгеле нәрсә. Нәкъ шул заманнарда хәзер Иран дип аталган җирдәге борынгы фарсиларның Грециягә һөҗүм итеп, җирләренә басып кереп, шәһәрләрен талап яндырырга тотынганда, андагы Бөек Ватан сугышы көннәрендә, шунда катнашып сугышкан Эсхил тарафыннан беренче трагедиянең язылган булуын да  хәтердә тоттыйк. Гомумән, халыктагы бу ватанчылык рухының Грециядә поэзия һәм башка төр сәнгатьнең бөек әсәрләрен барлыкка китерүче зур талантларны үз эченнән калкытып чыгаруы билгеле. Боларга атап тукталып тормыйк. Шуннан алып театр, үзенә бер аерым сәнгать булаpaк, соңыннан бөтен Европага һәм ХVII йөздә Россиядә башлап күренде. Аңа чаклы рус халкының hәp төрле патриархаль гореф-гадәт йолаларында, уен-көлке үтәлешләрендә, ярминкә тамашаларында халык театрчылыгы булган кебек, чиркәү йолаларында да театрчылык бар иде. Инде һинд, кытай, япон шикелле халыкларга килсәк, аларда халык театрчылыгыннан үсеп чыккан, үзлегеннән булган театрлар бар иде.

Ни өчен соң безгә театр сәнгате бу чаклы кичегеп килде? Әллә татар халкында театрчылык һәм тамаша сөючәнлек рухы бөтенләй дә юк идеме? Яки безнең гадәт-йола, халык бәйрәмнәребез уен-тамашалардан тыш була идеме? Юк, әлбәттә. Һәрбер халыкта театрга җирлек булып хезмәт иткән халык милли бәйрәмнәре, уен, тамашалар бездә дә бар иде һәм бик бар иде. Борынгы Болгар заманнарында ук халкыбызда язгы чәчү белән бәйләнгән һәм чын хезмәт – игенчелек бәйрәме булган сабан туе үзенең тамашалары, ярышлы уеннары, чуар костюмнары, бай репертуары белән борынгы олимпия уеннарын хәтерләтә иде. Шулай ук борынгы Болгар – Казан ярминкәләре вакытында үткәрелә торган зур халык җыеннарындагы очрашу, күңел ачып калу күренеше булган җыен бәйрәмнәре дә бик борынгы халык бәйрәме булып тора. Бy җыенның тарихы, бәлки, тагын да борынгырак – аксакаллар җыенына барып тоташа торгандыр... Болардан тыш, туй йолалары да борынгы шаманизм йолаларыннан калган «кыз елату», «ишек бавы» тоттыру җырлары, кызларның һәм егетләрнең уенга чыгулары, «хан капкасы», «ак тирәк», «шау камыш» шикелле диалог формасындагы бик күп җырлы уеннар (кар. «Татар халкының балалар фольклоры» / җыючысы һәм төзүчесе Н. Исәнбәт. Казан: Татгосиздат,1941, 108-117б.), аулак өй, нардуган кичәләре, өмә уеннары, халык мәзәкчеләре булган шамакайлар, мәзәкчеләр, аю биетүче мишәрләр репертуарлары һәм Татарстанның аерым районнарында сакланып калган уенлы кайбер бәйрәмнәр һәм башкалар – болар барысы да динчеләрнең эзәрлекләп торуына карамастан, татар халкында тамаша сөю рухы бервакытта да сүнмәгәнлеген, милли уеннарга һәм театрчылыкка халыкта кызыксынуның һәрвакытта да зур булуын күрсәтәләр. Болар бездә әлегәчә яхшы тикшерелмәгән булып, бу кыска мәкаләбездә бу хакта хәзергә шуннан арыга җәелә алмыйбыз.

Икенчедән, театрчылыкның халыкка иң якын учагы булып мәдрәсә тора. Татар мәдрәсәсенең тарихы бик борынгы заманнарга кайтып калганлыктан, аның уен һәм фольклоры үзенә нык игътибар сорый. Борынгы Болгар календаре буенча, ел башы булган Нәүрүз бәйрәме, аның урамнарда йөреп һәм йортларга кереп әйтелә торган бәетләре һәм йолалары шәкертләр тарафыннан төзелә һәм башкарыла иде. Шуның өстенә халыкны бәетчелек белән сугаручы бер учак булып та мәдрәсә торды. Бигрәк тә мәдрәсәнең атнакич уеннары борыннан ук театраль репертуарга бай иде. Мәсәлән «армай» дигән уенны алып карасак, иң элек аерым-аерым кәгазьләргә «угры», «тугры», «казый», «чан», «шаһит» дигән сүзләр язып бүреккә салына да, уенга катнашучылар кул тыгып алып, шул кәгазьләрдә чыккан исемнәр буенча роль бүлешеп алалар, аннан, шул әйтелгән кешеләр булып, диалог һәм вакыйгалардан торган уенны башкарып чыгалар иде. Рольләреннән үк күренеп торуынча, бу уен татар феодализмы дәверләреннән калган хөкем процессларын театрлаштыруга корылган борынгы репертуар икәнен күрсәтә. Болардан башка тагын шәкертләрнең хозурга чыгу уеннары, яңа килгән шәкертне өркетү өчен ясала торган «жәдид өркетү» дигән «айгыр концертлары» һәм башка шундыйлар бик күп. XIХ йөзнең соңына табан иң беренче чаршау арты театры булган спектакльләрнең дә мәдрәсәдә башланып китүенә болар җирлек булдылар. 

Инде ислам дине һәм феодалчылык белән бәйләнешле булган йолаларга килсәк, манараларда ут яндырып «әлвәдаг» әйтүләр, Мөхәммәдиячелек, муллаларның дини йолаларны үтәгәндә чуар костюмнарда төрле мәкам белән укулары, дини феодаль булган ишаннарның үз гыйбадәтләренә гармун һәм курайлар кертүләре (мәсәлән, гармунлы Җәгафәр ишан). Һәм хыйлкаләрендә һәр төрле суфилык нәгърәләре, җенләнү күренешләренә килсәк, болар инде борынгы шаманизм йолалары белән ислам диненең бергә килештерелгән формалары булып торалар, һәм алар үзләре дә театрчылыктан буш түгелләр иде.

Инде Азия белән Россия арасында элек-электән сәүдә итеп өйрәнгән, айлар буе ярминкәләрдән ярминкәләргә йөреп шомарып беткән татар сәүдә капиталистлары булган буржуазия сыйнфына килсәк, бу сыйныфның нигезендә тамашага һәм күңел ачуга дәртле булуы бик билгеле. Ләкин ул бу дәртен аулак урыннарга, «кафи шантаннарга» йөреп «әйттерү-типтерү» белән читтә басарга ярата, әмма товар алучылар алдында «тәкъва» кыланучан, риякарь, хәйләкәр эксплуататор сыйныф иде.

 

Уяну дәвере һәм татар театрының башлангыч күренешләре

 

Инде ХIХ йөзнең икенче яртысында Россиядә промышленность капитализмы бик каты үсеш алып, үзенең җитештереп чыгаруда яңа уңышларга ирешүе белән авыл һәм шәһәрдә сыйнфый мөнәсәбәтләрне нык үзгәртеп, яңа иҗтимагый фикерләр дулкыны күтәргәндә, Россиянең уртасында Идел өстендә утырып та, Казан татарларының бу йогынтылардан читтә бер утрау булып утырып калулары мөмкин нәрсә идеме? Юк, әлбәттә, татар арасында Көнчыгыш Бохара кадимчелегеннән йөзне Көнбатышка табан дүндерү, ХIХ йөзнең башларында ук алдынгы фикер ияләре тарафыннан кузгатылып, Хәлфиннар, соңыннан Фәйзхановлар, Мәрҗани, Насыйрилар үзләре рус гыйлеменнән файдаланулары өстенә, безне дә «кияфер»дән курыкмаска, рустан гыйлем алырга өйрәтеп, гомумән рус цивилизациясе йогынтысы астында үз милли культурабызны, әдәбият һәм сәнгатебезне бар итүгә юллар ачтылар. XIX йөзнең икенче яртысында Казанда алдынгы татар гаиләләре, укымышлы яшьләр һәм фикерлерәк буржуа вәкилләренең, укымышлы яшьләрнең рус театрларына йөрүләре шактый көчәйгән иде. Пәрдәле татар хатын-кызларын да тарту өчен, соңга табан хәтта ябык ложалар да ясалды, һәм татар тамашачысын җәлеп итү өчен, Сөембикә турында русча берничә пьесалар язылды. «Мөхәммәт» пәйгамбәр турында бер пьеса барганда, күп кенә татар тамашачылары куркуга төшеп, тәкбир әйтеп театрдан качу кебек хәлләр дә булгалады.

Менә бу хәлләр XIX йөзнең икенче яртысында татар халкында милли театр тудыруга тарихи җирлекнең әзер булуын күрсәтеп кенә калмыйча, күпме-азмы аның тамашачылары да булуын күрсәттеләр. Үз телеңдә милли театр торгызуга моннан бер адым гына атлыйсы бар иде. Бу беренче адым үзен мәдрәсәдә чаршау арты театрларында һәм йорт театрларында күрсәтә башлады. Боларның басма репертуарлары була башлаган кебек, үз кулъязма репертуарлары да була башлады ХIХ йөз ахырында инде без Ханкирмәндә, ХХ йөз башлангач Казанда гаилә театрлары уйнау таралганын күрәбез. Вакытлы матбугатта күрелгәнчә, болар инде җәмәгатьчелекне тарта башлаганнар иде.

Бу урында тагын билгеләп үтәргә тиешле әһәмиятле шул нәрсә бар: бездә татар әдәбияты тарихында яңа әдәбиятның башлангычы итеп гадәттә Муса Акъегетзадәнең «Хисаметдин менла»се йөртелә. Үзенең кузгаткан идеяләре һәм кайбер образлары белән бу роман беренче булса булыр, әмма ләкин теле белән ул яңа татар әдәбиятына юл ачкан әсәр түгел. Хәтта ки безнең тарихи әдәби телебез булган Казан төркисе телендә язылмыйча, бөтенләй итеп госманлы төрекләре телендә язылган. Безнеңчә, яңа татар әдәбиятын Акъегетзадә түгел, бәлки беренче сәхнә әсәре язган Габдерахман Ильяси ачты. Дөрес, аның язган «Бичара кыз»ы «Хисаметдин менла»дан бер ел соң, 1887 елда басылып чыкты. Ләкин аның алдан ук чаршау арты театрларында уйналып йөрүе турында хәбәрләр бар. Моның артыннан ук Халидинең «Рәдде бичара кыз» драмасы (1890), аннан Екатерина II нең «О время» дигән әсәре, татар тормышына салып үзгәртеп язылган «Комедия Чистайда»[1] (1894) (кар. Исәнбәт Н. Беренче татар комедиясе кайдан алынган («Чистай комедиясе») // Яңалиф. 1930. №10), һәм аннан соң 1898дә Галиәсгар Камал үзенең беренче әсәрен – «Бәхетсез егет»енең беренче төрен язып ташлый. Менә ул яңа татар әләбиятының беренче ярып барган буразнасы шул.

Безнең әйтергә теләгән фикеребез шул: яңа татар әдәбиятын гыйльми яктан нигезләүче Каюм Насыйри булса, аны әдәбиятта башлап ачып җибәрүче Ильяси һәм соңыннан Камаллар булды. Моның шулай булуы табигый дә иде: беренчедән, драма бездә шигырь һәм хикәячелек жанрлары кебек, борыннан килгән традицияләргә ия булган бер жанр түгел, бәлки әдәбиятка моңача күренмәгән яңа бер жанр буларак, яңа телне дә ул әйтергә тиеш булды, икенчедән, театр турыдан-туры тамаша залы белән эш итеп, аның үз телендә үз тормышын уйнап күрсәтүне һәм тамашачыга тоткарсыз тәэсир итүне өстенә алганлыктан, сәхнә әсәрен татарга борынгы төрки телендә уйнап булмаган кебек, диңгез арты төрек телендә уйнап булуының ихтималы да юк иде. Шуңа күрә ул вакытта «урам теле» дип йөртелгән киң татар халык теленең әдәби тел буларак гражданлык казануы драма белән башланды. Г. Камалның «Бәхетсез егет»енең ахырында язылган аңлатмасында, шул 1898 елда ук бу нәрсә бик ачык әйтелгән: «Бәгъзе кешеләр, бу китапны бигрәк тә урам телендә чыгарган, дип көлерләр, бәлкем. Ни зыян. Көлсеннәр, дәхи дә шундый бар кеше дә аңларлык, урам телендә булган китаплар булучылыгы насыйп булсын. Ярый ла бар кеше дә галим булып бетсә? Ул чагында фарсыча һәм гарәпчә чыгарсак та зыян юк», – ди ул.

«Урам теле» дип кимсетелгән киң халык теленең әдәби тел булуын, аның гражданлык казануы өчен, татар театр драмасы иң зур ижтимагый фактор булганны шул юллар күрсәтеп торалар. Менә шул тел тиз арада чәчмә әдәбиятта (проза), Акъегетзадә кебек төркемчеләрне һәм Заһир Бигиев кебек ярым төрекчеләрне бер якка кагып ташлап, элекке Казан төркисен дә кысрыклап, яңа татар әдәби хикәя телен дә үз артыннан татарчылыкка сөйрәп алып китте.

Бу йогынтыга иң соң һәм иң авыр бирелгән жанр, табигый, татар тезмә шигыре булды. Чөнки бу тезмәчелек бездә күп еллар буе, болгар заманнарыннан бирле үсеп килеп, үзенең тарихи алымнарына һәм йолаларына ия булганлыктан, һәм, икенчедән, гомумән дә әдәбият һәм фольклордагы тезмә шигырь бик үзлеген сакларга ярата торган консерватив жанр булганга, анда да «урам теле»н гражданлык казандырып жибәрү өчен, Гафурилар энергиясе белән Тукайлар даһилыгы кирәк булды.

Татар милли культурасы һәм яңа әдәбиятының үсешендә татар театрының нинди зур иҗтимагый фактор булуы әлегәчә бу яктан җитәрлек ачыкланмаган булганлыктан, моны аз булса да күрсәтеп үтми мөмкин булмады. Кайбер иптәшләр бу беренче «драма» булган «Бичара кыз»ны кулларына алгач, аның дүрт пәрдәле булып та, кечкенә, 24 биттән генә торган, шулай ук тел һәм образлары ягыннан хәзерге драмалар белән чагыштырмаслык дәрәҗәдә җитешсез булганлыгын күреп, татарда беренче яңа әдәбият әсәренең шуннан башлануына, бәлки, уңайсызланырлар, ләкин бу унайсызлану дөрес түгел. Беренчедән, ул әсәр яңа тел, яңа образлар алып килгән кебек, анда бик һәйбәт драма конфликты да бар, икенчедән, ул үзе бала, үз дәвере өчен иң алдынгы яңа прогрессив идеяләрне күтәреп чыга алган. Өченчедән, ул әсәргә һич хәзерге пьесаларга булган таләп белән килергә ярамый, чөнки ул без уйлаган, без хәзер белгән сәхнә өчен түгел, бәлки нәкъ үз заманының «чаршау арты театры» өчен язылган булып, аның кечкенәлеге һәм конфликт үсешендә безгә күренгәнчә кайбер схематизм күренешләре ул театрның үз мөмкинчелекләре белән бәйләнгән. Шулай итеп, бу драма идеологиядә иске кадимчелек, наданлыкка каршы һәм тормышка кара фикерле байларга каршы көрәш образларын башлап ачып жибәргән кебек, әдәби телдә дә, бер яктан иске төркилек, икенче яктан госманлы төркечелегенә каршы куелган һәм шуның белән ул Насыйрилар эзеннән яңа татар әдәби теленә башлангыч юл ачып жибәргән һәм билгеләнүе буенча «чаршау арты репертуары» булган тарихи кыйммәтле бер әсәр булып тора.

 

Филология фәннәре кандидаты

Миләүшә Хәбетдинова әзерләде.

Дәвамы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021