Логотип
Хәбәрләр

Маэстрога – 75! Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Марат Яхъяев юбилеена багышланган әңгәмә

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, остаз, югары осталыкка ия чып-чын профессионал, сүзнең, телнең кадерен белүче, һәр җырның тирәнлеген аңлап, шуны шәкертләренә дә өйрәтүче, үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә карата таләпчән шәхес Марат Гомәр улы Яхьяев июль аенда матур юбилеен билгеләп үтә – маэстрога 75 яшь! Марат Гомәр улы белән аның балачагыннан бүгенгәчә тормышын барладык, җыр-моңның кыйммәте хакында да сөйләштек. Марат абыйның профессиональ карашы, аның ярдәме кирәк булмаган мәдәният һәм сәнгать оешмасы сирәк бугай. Татар театр артистларын җырларга өйрәткән, Мәдәният һәм сәнгать институтында 25 ел дәвамында татар хорын гөрләткән, Мехчылар мәдәният сараенда “Иделкәем” ансамбле белән илнең бик күп төбәкләрендә татар моңын яңгыраткан, хәтта башлангыч сыйныф балаларында музыкага, җырга карата мәхәббәт һәм җитди караш уята алган кеше бит ул! Бүген ул театр артистлары белән генә эшләп калмыйча, Казанның Ф. Шаляпин исемендәге балалар музыка мәктәбендә «Бәллүр» татар балалар ансамбленә йөрүче шәкертләрен дә кечкенәдән җырга, моңга карата ярату һәм хөрмәт хисен тоеп үсәргә ярдәм итә.

“Халык җырчы белән үсәргә тиеш!”

«Чын җырчыда иң беренче чиратта талант, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән тавыш булырга тиеш. Музыкаль талантың булмаса, матур тавыш белән генә кешеләрне сокландыра алмыйсың. Минем практикада андый җырчылар очрады... Башта тавышына шаккатып тыңлыйсың, ләкин аннары аңлашыла – моның эчендә бушлык бит, аңлап җырламый. Биргән белемне дә кабул итми. Үзебезнең җыр өлкәсен алсак, иң бөек җырчыларыбыз – Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Рәшит Ваһапов, Фәхри Насретдинов – алар тирән белем алган кешеләр, консерватория тәмамлаганнар. Бигичев дөньякүләм билгеле опералардан гаять авыр партияләрне менә дигән итеп җырлый. Ә аннары “Керим әле урманнарга”ны җырлап моңлана. Хәзер башкача. Күпләрнең атказанган исемнәре дә бар, ләкин алар үзләренең шул кечкенә генә диапазоннары белән җырлана торган тар юнәлештә башкарудан ары китә алмый. Мин алардан хәтта Менә шушы арияне җырлап кара” дип сорап та тормас идем... Бездә халык аларны кабул итә. Имеш, халыкча җырлый, имеш, халыкка якын. Халык җырчы белән үсәргә тиеш! Шулай итеп халкының зәвыгы арта. Шырдый-бырдый җырлап кына халыкны үстереп булмый».

Халыкка зәвыклы көйләр тыңлату кыен

«Хәзер халыкка зәвыклы көйләр тыңлату кыен. Чөнки бөтен җирдә попса. Формат менә шундый җиңел булса, халык аны тиз йота шул. Нәрсә тыңлый, шуны кабул итә. Бөтен радио, телевидениене менә шундый форматка күчерделәр. Совет чорында кухняда утырган чакларны сагынып искә төшерәм. Матур тавышлы диктор сөйли: “Хәзер Мөнирә Булатова җырлый” яки “Фәхри Насретдинов язмасын тыңлагыз”. Үзешчәннәргә аерым вакыт бүленеп бирелеп, алар да бик матур җырлар җырлый иде. 3 тиенлек җырлар худсовет аша үтә алмады. Чөнки ул худсоветта Рөстәм Яхин, Рафаэль Ильясов һәм башка олпат шәхесләр, чын профессионаллар. Үз тормышымда ул худсовет аша бик күп үтәргә туры килде. Үзешчән коллектив, “Иделкәем” халык ансамбле белән башта программа яздырам, аннан соң ничәсе үтте икән дип борчылып көтәбез инде. Соңрак Мәдәният институтында татар хорын оештырып, шуннан күпме язмаларны худсовет аша үткәрдек... Текстларны шагыйрәбез Шәмсия Җиһангирова тикшерә иде. Җыр яздырасың, бер экземплярны аңа китерәсең. Елмаеп-кочаклап каршы ала, аннары “Марат, мин яхшылап карарга тиешмен”, – дип кала. Чөнки аның эше шул. Бернинди ялгышлыклар үтми иде худсовет аша. Шуннан соң гына җыр радиога чыга. Ротация өчен күпмедер акча түләп түгел...»

“Аллага шөкер, бүген безнең өметле яшьләр бар әле”

«Бүген дә шундый худсовет кирәк. Ул худсовет узган гасырның 90 нчы елларында бетте, чөнки анда акча хакимлек итә башлады. Һәрбер җитди артист, музыкант, шагыйрь худсовет булырга тиеш дигән фикердә. Бу темага сөйләшүләр егерме елдан артык бара инде...

Аллага шөкер, бүген безнең өметле яшьләр бар әле. Мәсәлән, алтын тавышлы Филүс Каһиров. Ул классик операларда партияләр җырлый, халык җырларын да рәхәтләнеп башкара. Аның белеме бар. Интеллект дигән нәрсәне беркем дә алып ташлый алмый, башлы егет ул. Илгиз Мөхетдинов та бик булдыра! Элеккеләрдән Рафаэль Ильясов, Таһир Якуповны бик хөрмәт итә идем. Рафаэль ага халык җырларында бормаларны чамалап-чамалап кына, бик деликат рәвештә җырлады. Арттырмый да, киметми дә, урынлы гына итеп, бизәкләрне җырны бозмыйча куллана белде. Менә шундый башкару булганда гына җырның матурлыгына, эчтәлегенә соклана. Илһам абый да тәмен белеп кенә бормалый иде. Элеккеге җырчылар көйне бозмыйча бормалар кертә белде. Шул ук вакытта, Заһид Хәбибуллин, Мансур Мозаффаров, Александр Ключаревларның инде ноталарында ук бормалары языла иде».

“Эшләп торганда гына кеше шәхес була ала”

«Минем тормыш кыйммәтләре бик гади. Кеше эшләп үсә, бала таба, үстерә, тәрбияли. Аңа бит үрнәк булырга кирәк: хезмәттә, эштә, гаиләңдә үзара мөнәсәбәтләрдә. Шулай ук, кеше үз алдына дөрес максатлар куя белергә тиеш. Русча әйткәндә, порядочность булырга тиеш. Ялган булырга тиеш түгел. Ихлас булу мөһим. Эшкә алынасың икән, аны җиренә җиткереп эшләргә кирәк. Эшләп торганда гына кеше шәхес була ала. Сине беркем үстерә алмый, син үзеңне-үзең үстерәсең. Белем, интеллект дигән әйбер беренче урында. Татарда яхшы, саллы сүз бар – наданлык. Менә надан булмас өчен үзеңне тәрбияләргә кирәк тә инде. Наданлыкка капма-каршы әйберләр: синең намусың, тәрбияң, кешеләргә карата мөнәсәбәтең. Бер өлкәдә белемле булсаң, икенче өлкәгә карата да карашың башка була, матурлыкны күрә башлыйсың. Шул ук вакытта, дилетантлык минем өчен түгел. Башка юнәлештәге иҗатчыларга сокланып карыйм мин, әмма мин ул сәнгатьне эчтән аңламаячакмын. Мәсәлән, чәчмә әсәрләрне мин ярты төн укый алам, ә шигърият белән ботка пешми. Ләкин шигърияткә мин җыр аша киләм. Һәр сүзне, образны күзаллап, җырда ничек яңгырарга тиешлеген уйлап аңлыйм мин шигъриятне».

«Музыкага мәхәббәт – бала чактан...»

«Музыкага карата булган мәхәббәт орлыгы балачакта салынган. Мин сугыштан соң, 1951 нче елда туган бала. Тормышлар авыр, аякка баса башларга азапланган вакыт. Өйдә бернәрсә юк – музыка да, китаплар да. Әти 4 ел сугышта булган. Ә аңа кадәр алар әни белән бергә колхозны күтәргән кешеләр. 30-40 нчы елларда коллективизация нәрсә икәнне чамалыйбыз инде... Шуңа безгә андый матур китаплар, матур әйберләр эләкмәде шул. 60 нчы елларда бераз тормышлар үзгәрә башлады. Хрущев вакытында бер гаиләгә 7 генә сутый җир бүленеп бирелә, шуңа бик авыр яшәлде. Күп нәрсәдән мәхрүм идек. Ә Брежнев килгәч халыкка җир өләшә башлады. Менә шунда халык җиңел сулап куйды. Өйләргә радио, китаплар кире кайта башлады. Әлегәчә хәтерлим: безнең өйдә “Балтика” дигән радиоалгыч барлыкка килде. Әти эштән кайта да, шуны тыңлап утыра. Яңалыклар, концертлар тыңлый. Әкрен генә, “чыш-пыш” килгән тавышлар аркылы Казанны таба иде. Шуннан мин кайбер җырчыларны, көйләрне таный башладым. Татар җырларын да, рус җырларын да, симфоник концертларны радио аша тыңлый идек. Татарстан радиосының “Казан сөйли” дигәне истә.

Бервакыт безнең авылга ике рус гаиләсе күчеп килде. Шул гаилә балалары белән дуслашып киттек. Миннән олырак кыз пианинода уйный, ә аның ике туган энесе баянда. Минем өчен гаҗәп дөнья булып тоелды инде бу. “Кара нәрсәләр бар икән дөньяда! Алар шундый кызык әйбердә уйныйлар, минем дә уйныйсым килә!”, – дип шаккатып, әтигә кайтып әйттем. Шуннан әти миңа Әстерханнан гармун алып кайтты. Хромка сыман бер уен коралы иде инде ул. “Мә, улым, уйнап кара әле”, – ди. Мин кулыма алдым да, шалт-шолт бер көй чыгардым, әти шаккатты. Шуннан әти җырлый башлады, мин аның артыннан хромкада уйныйм. Бу уен коралында күпмедер вакыт уйнагач, миңа андагы сәдәфләр җитми башлады. Тагын әтигә әйттем инде. Әти икенчесен алып кайтты. Ә әни шунда “Акча туздырасыз!” – дип ачулана. Чөнки аның максаты өйне күтәрү, яхшырту иде. Ике малай үсәбез бит.

Шулай итеп мин һәр көнне радио тыңлап, шундагы көйләрне отып алып уйный башладым. Берьюлы Огинский Полонезын уйнаталар, мин оркестр астыннан кабатлап карыйм. Уйныйм-уйныйм – килеп чыкмый, килеп чыкмаганга мин елыйм. Шуннан әти баян кирәклекне аңлады. “Ярар, улым, бераз түз инде”, – дип мине тынычландырды. Әтинең бик яхшы музыкаль слух булган икән. Ул аны бәлки үстерә дә алган булыр иде, ләкин алар – 3 бала кечкенәдән ятим калалар, бик авыр тормыш кичерәләр. Юньләп белем алырга вакытлары булмый. Әти үзлегеннән укырга-язарга өйрәнгән кеше. Шуңа әти минем омтылышларны аңлады. Бервакыт ул: “Иртәгә шәһәргә барабыз”, – диде. Нәрсәгә икәнен әйтми. Әстерханның үзәк урамына килдек, әти һаман бер сүз дәшми. Үзәктә Киров урамы бар иде, шуның буенча атлыйбыз. Минем йөрәк еш-еш тибә башлады. Чөнки уңга борылсак, бер квартал аша гына музыкаль кибет бар. Нүжәли шунда алып бара? Шул кибеткә килеп җиттек бит, эчкә кердек. “Улым, минем шул хәтле акчам бар. Менә шул суммага ала алам”, – ди. Минем сөенүне күрсәң!.. Миңа кайсы да ярый инде, 3 рәтле генә булсын. Сары баянны сайладым, киштәдән алып бирделәр. Уйныйм, бервакыт көй килеп чыга башлады. Кибетчеләр моңа шаккатып карап тора. Әти түләде дә, шул баянны алып кайттык».

“Әни. Бу мин, Марат!”

«Әти эштән кайта да, мин баянда уйнаганга җырлый. Әни башта акча туздырасыз дип ачуланса да, уйнавымны, сәләтемне күреп, инде башкача карый башлады. Авылча “Әйдә урамга чыгып эскәмиядә уйна. Халык тыңласын”, – ди. Минем белән горурлана иде. Шулай уйный торгач, авылда концертларга чакыра башладылар. Шушы юнәлештә кая укып булуны белешергә булдык. Музыка мәктәбе өчен яшем зуррак... Ә бит мин музыкадан кала әле тарих белән дә бик кызыксына идем. Шуңа 10 нчы сыйныфны тәмамлагач, документларны Саратовка тарихи факультетка җибәрдем. Ләкин әти авырып китте, абыйны да армиягә алдылар, мин Саратовка бара алмыйча, әни белән авылда калдым. Музыкаль училищега да барып булмый – анда башлангыч музыка белеме кирәк. Шуннан мин Әстерханда Культпросвет училище дигән урын таптым. Шунда укырга кердем, ноталар өйрәндем. 3 ел укырга кирәк иде. Беренче курсны тәмамлагач мине кисәк кенә армиягә алдылар. Шуннан соң ике ел Германиядә хезмәт иттем. Радиотелеграфист белеме алдым мин анда. Шунда ук мине полковой оркестрда уйнарга чакырдылар. Берничә айдан концерт әзерләргә дигән бирем дә бирделәр. 7 ноябрь бәйрәм бит, шунда зур кунаклар килергә тиеш икән. Шулай рядовой Яхьяев концерт әзерли башлады. Мине 20 көнгә строевой хезмәттән азат иттеләр, клубка “яптылар”. Анда пианино, баян бар иде. Солдатлар хоры кирәк диделәр. Әхә, мин әйтәм, димәк, солдатларны тыңларга кирәк. 50-ләп солдатны клубка китерделәр, үзенә күрә прослушивание оештырдык. Һәрберсен чыгарам да, җырлатып карыйм. Яхшы җырлаучыларны шулай сайлап алдым. Хәзер бу хорга музыкаль сопровождение кирәк инде. Кисәк искә төште: минем бит үзем уйнаган оркестр бар! Шуларны уйнатырга кирәк монда. Шулай итеп хор 3 җырны безнең оркестрга кушылып җырлады. Берзаман шушы концертка әзерлек вакытында клубка чибәр генә 3 хатын-кыз килеп керде, алар да җырларга теләк белдерде. Баксаң, болар офицерларның хатыннары икән. Бу ханымнарга да 3 җыр өйрәттем. Солистлар да матур-матур җырлар башкарды, инструменталь номерлар да булды. Алманнардан торган тулы бер делегация өчен куелды бу концерт. Ахырда кул чабалар да, кул чабалар. Концерттан соң сәхнәдә тезелеп бастык, җитәкчеләр һәрберебезнең кулын кысып үтә. Штаб начальнигы кулымны кысканда мине ниндидер исемлеккә кертергә кушты. Башта аңламый тордым, ә ул отпуск бирелүчеләр исемлеге булган икән. Әле ярты ел гына хезмәт иткән килеш отпуск гаҗәп хәл бит. Икенче көнне штабка йөгереп кердем. Ник дигәндә, хәзер 2 атнага отпускка кайтсам, аннары 1 ел ярым чит илдә буласы бит. Сагынудан нишләрмен? Отсрочка ясарга сорадым. Штабта минем якташ утыра иде, ул минем хәлне аңлады. Февральгә кадәр шулай тыныч яшәдем. Февраль ахырында кичекмәстән отпуск алырга диделәр, югыйсә ул башка бирелмәскә мөмкин иде. Күндем, нишләтәсең?.. Хәзер җыена башладым. Әти, әни, абыйга күчтәнәчләр дә алып кайтасы килә. Ул арада 23 февраль дә килеп җитте. Бер көнне казармага 3 хатын-кыз килеп керде. Болар концертта җырлаган хатыннар, миңа бәйрәм бүләкләре күтәреп килгәннәр. Карасам, яхшы күн перчатки, яулык, подтяжки. Яулык әнигә, перчатки абыйга, подтяжки әтигә. Туган якка күчтәнәч җыелды бит! Шулай итеп 8 март көнне сәгать бишләр тирәсендә кайтып җиттем. Минем кайтасымны белмиләр, сюрприз ясыйм, имеш. Өй ишеген шакыйм. Өйдә әни генә икән. Әни “Кем бу?” ди. “Бу мин, Марат!”, – дим. Берничә секундтан әни тагын “Кем бу?” дип сорый. “Әни. Бу мин, Марат!”, – дим. Әни ишекне ачты да, минем куенга егылды... (Бу мизгелдә икебезнең дә күңел тулды. Әңгәмәне туктатып, хушка килер өчен бераз тынлыкта утырдык. Аннан Марат абый сөйләвен дәвам итте). Дурак, мин әйтәм, нишләдем? Шунда “кайтам” дип ичмасам телеграм суккан булсам, болай ук йөрәк сызламас иде... Шулай итеп, 8 март көнне үзем бүләк булып кайтып кердем мин. Әти, әни, абый сөенделәр инде. Ничә мең километрдан Марат кайткан бит! Менә шул хатирә баштан китми...»

“Син җырларга тиеш!”

«Армиядә 2 ел хезмәт куйганнан соң, училищеда укуны дәвам иттем. Баянда, халык уен коралларында уйный идем. 3 курста укыганда дуслар үзләрен тыңлатырга теләп вокал буенча дәрескә алып керделәр. Икесе бергә җырлыйлар, чиста килеп чыкмый гына бит. Үзем дә сизмәстән, мин аларны төзәтеп көйләп утырам икән. Шунда укытучы миңа аерым җырларга кушты. Мине тыңлады да, икенче көнне үзе янына чакырды. “Син җырларга тиеш!”, – диде. Шуннан мин вокал дәресләре ала башладым. Коридорда очраганда минем башка эш белән мәшгуль булмавымны күрсә, кабинетка чакырып ала да, җырлата. Минем тавышым үсеп китте. Чөнки педагоглар бик яхшы иде. Шуннан миңа опералардан арияләр бирә башладылар. 3 нче курсны тәмамлыйм дигәндә мин баянчы булып түгел, ә инде вокал юнәлеше буенча ныгып укуны тәмамладым. Укытучым хезмәттәшеннән мине дирижерлыкка да өйрәтергә сорады, чөнки Казанга китеп укуымны теләде. Шулай итеп ярты ел эчендә минем язмышымның асты-өскә килде. Училище директоры миңа Куйбышевка (хәзерге Самара – авт.) направление бирде, мәдәният институтына алачаклар, ди. Мин бит анда теләмим, мин Казанга җыенам. Ә анда инде направление бирә алмыйлар, чөнки ул башка зона булып исәпләнә икән. Директор “Ленинградка шалтыратып, шунда җибәрә алам”, – ди. Мин тагын ризалашмыйм. “Алайса 2 ел диплом отрабатывать итәргә авылга эшкә кайтасың!”, – дип кырт кисте. Шуннан соң үз авылым Җәмәлегә кайтып, иске клубта 1 ел эшләдем. Коллективлар оештырып, конкурсларга чыгып, гөрләп яшәдек. Июль аенда мин отпускка чыктым. Әти-әнигә генә әйтеп самолетка билеп алдым да, Казанга очтым һәм бер баруда Мәдәният институтына укырга кердем».

“Ни булыр?..”

«Кабул итү комиссиясендә “Должно быть открепление от работы, не можем вас принять”, – диләр. Нишләргә белми торам. Авылга кире кайта алмыйм бит инде. “Керә алмаган!” диячәкләр. Кафедраны Җәвид Котдусов җитәкли иде. Мин аның янына кердем дә, үзем белән таныштырдым. Әстерхан кешесе булуымны, училищены кызыл дипломга тәмамлап, хәзер Казанда, бары шушы институтта гына укырга теләвемне әйттем. Тавышым бик шәп, абсолютный слух, дип тә өстәдем. Ва-банк бару инде бу. Карап торды да, бүлмәдән чыгып китте. Ярты сәгатьтән ректор Шәмсетдинова Рәхилә Абдулловна бүлмәсенә алып кереп китте бит бу мине. Җәвид абый шунда мине мактый башлады. Ә бит ул минем ничек җырлаганны ишеткән кеше түгел! Шулай минем сүземә ышанып кына мактый. Шуннан мине искәрмә рәвешендә кабул иттеләр! Икенче көнне бер имтихан тапшырдым да, кире авылга кайтып киттем. Әни укырга керә алуыма башта ышанмады. Икенче көнне Сельсовет рәисенә бардым. Минем дус малайның әнисе иде ул. Казанга укырга керүемне сөйләдем, ул шаккатып калды инде. “Үзешчәннәр нишләр? Син җыйган коллектив белән ни булыр?” – дип башта борчылса да, аннары фатыйхасын бирде. Менә шулай итеп мин Казанда 4 ел Хор дирижерлыгы бүлегендә укыдым. Староста булдым, бик актив идем. 2 курста чакта Төзелеш институтында декан киңәше белән хор оештырдым. Аннан практикага Мехчылар мәдәният сараена җибәрделәр. Монда да үземне яхшы яктан күрсәттем һәм миңа шушы мәдәният сараендагы хор студиясенә җитәкче булырга тәкъдим иттеләр. Әле 3 курста гына укысам да, мине рәсми рәвештә эшкә алдылар, русча хор алып бара башладым. Шул ук чорда өйләндем. 1979- нче елда шушы мәдәният сараенда “Иделкәем” ансамбле мине шунда сәнгать җитәкчесе итеп билгеләделәр. 1 ел эчендә зур программа әзерләп, “Халык ансамбле” дәрәҗәсенә күтәрелдек. Шул коллективта җырлаган иң билгеле шәхесләр Зөфәр Билалов белән Зәйнәб Фәрхетдинова булды. Аларның гаилә тарихы да шушы ансамбльдә башланды. “Иделкәем” ансамблендә эшләгән 1978-1991 нче елларны җылылык белән, яратып искә алам.

Ансамбльдә эшләгән чорда мин Казан дәүләт консерваториясен тәмамладым һәм Мәдәният институтына хор-дирижерлык кафедрасына эшкә чакырылдым, монысы инде 1983 нче ел иде. Кыскасы, Мәдәният сараенда да, Мәдәният институтында да параллель рәвештә эшләдем. Шулай итеп институтта Татар хоры барлыкка килде.

“Иделкәем”нән 1991 нче елда китәргә булдым, чөнки мәдәният сараенда директор алмашынды. Кызганыч, аның белән уртак тел таба алмадык... 1990 елда институт ректоры Рәис Кыям улы Беляев фатихасы белән татар хор бүлеге ачылды. Мин шул коллективның җитәкчесе булып билгеләндем. Нәкъ шул вакытта композитор Луиза Батыркаева (Батыр-Болгари) яңа ачыласы театрда “Уеннан-уймак” дип аталган музыкаль спектакль куелачагын һәм театрның сәнгать җитәкчесе Фәрит Хәбибуллин артистларны җырларга өйрәтүче югары дәрәҗәдәге профессионал эзләвен әйтте. Шуннан мин яшьләр театрында эшли башладым. Бу хәзерге Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачы театры. Бу театрда берничә ел эшләгәч Камал театрның шул чактагы директоры Шамил Зиннур улы Закиров мине үзләренә эшкә чакырды. Искиткеч тавышлы, моңлы артист Наил Әюповның компакт-дискын чыгаруны йөкләде. Мин бик теләп ризалаштым. Шул чорда театрның баш режиссеры, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗанов Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен яңартып куйды. Мин бу спектакльгә хормейстер булып билгеләндем. Шуннан соң берничә музыкаль спектакльләр постановкаларында хормейстер-вокал репетиторы булдым. Күпмедер вакыттан Габдулла Тукай исемендәге Филармониядә фольклор ансамбльнең сәнгать җитәкчесе дә булып эшләдем. Шул рәвешле, 90 нчы еллардан башлап Мәдәният институтында Татар хорын җитәкләгән килеш, миңа Казанның берничә мәдәният һәм сәнгать учагында эшләү бәхете тәтеде. Ә Татар хоры гөрләп эшләвен дәвам итте. Ни кызганыч, 2016 нчы елда, хорның 25 еллык туган көнен үткәреп бер ел узгач хор ябылды. Шуннан миңа да институттан китәргә туры килде».

 

Бүген Марат Гомәр улы Федор Шаляпин исемендәге Балалар музыка мәктәбендә “Бәллүр” ансамблен җитәкли. “Улым – Азат Яхьяев сәламәтлек саклау министрлыгында пресс-секретарь. 3 оныгым бар. Үземнең оныклар аша шушы ансамбль белән эшләргә өйрәндем”, – ди ул. Әлеге ансамбльнең чыгышларын зур кызыксыну белән күзәткәнем бар. Бу балаларның күңелендә татар җыры, татар моңына карата хөрмәт, ярату хисләре уяту өчен никадәр көч һәм вакыт таләп ителгәнне Марат абый үзе генә беләдер... Бүген шушы ансамбльгә йөрүчеләр чын-чынлап кызыксынып татар музыка сәнгатен өйрәнә һәм хәтта башка милләт балалары да рәхәтләнеп татарча җырлый! Эшенең шундый нәтиҗәсен күрү остаз өчен зур кыйммәткә ия. “Театр мине җибәрми”, – ди ул көлеп. Чыннан да, бу сүзләр дөреслеккә туры килә. Чөнки бүген Марат Гомәр улы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләвен дә дәвам итә. Музыкаль спектакльләр аның таләпчән күзлеге аша үтеп, артистлар тамашачыларны матур башкару белән сөендерә, шөкер. Ә әңгәмәбезне үтә дә матур нотада – дәвамчылары, кадерле оныклары турында сөйләшеп тәмамладык.

«Оныкларым – 9 яшьлек игезәк кызлар һәм 12 яшьлек малай. Кызлар музыка мәктәбендә шөгыльләнә. Кем белә, бәлки алар да тормышларын музыка сәнгате белән бәйләр? Ә оныгым әлегә музыкага битараф сыман, күбрәк башка юнәлешләргә өстенлек бирә. Китап укырга бик ярата. Шунысына аеруча сөенәм. Хәзер китапны яратып, теләп укучы балалар да сирәк бит. Мин оныгым белән озак кына сөйләшеп утырырга, төрле темаларга фикерләр белән уртаклашырга яратам. Шөкер, оныкларым белән чын мәгънәсендә бер телдә аралашабыз. Алар минем куанычым!»

Үзеңнең кирәклегеңне белү; һөнәри осталыгыңны башкаларга җиткерү, сеңдерү мөмкинлеге булу; дистәләгән, ә бәлки хәтта йөзләгән шәкертләрнең рәхмәт сүзләрен ишетү һәм алар белән күрешкән саен алар тарафыннан хөрмәт һәм ярату тою – шул да түгелмени бәхет? Марат Гомәр улы Яхьяевка алга таба да рухи һәм физик яктан нык булу, иҗат итү, үз юлына тугры калуын телим. Юбилеегыз котлы булсын, маэстро! 

Фото – артистның шәхси архивы

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021