Чаллы татар дәүләт драма театрының «Ай тотылган төндә» спектакле

Сәхнә тормышым Чаллы театрында башланып китте. Еллар үтте, мин инде Зөбәрҗәтне уйнау яшеннән уздым. Баш режиссерыбыз Фаил абый, Мостай Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәрен сәхнәләштерәчәк икәнен әйтте һәм миңа Тәңкәбикә ролен тәкъдим итте. Студент чагымда уйнарга хыялланган Зөбәрҗәтем миңа тагын да тирәнрәк, саллырак Тәңкәбикә образы аша әйләнеп кайтты. Образны иҗат итү бик күп газаплы мизгелләр аша барды. Эшли башлаган көннәрдә Тәңкәбикә белән холыкларыбыз бик охшаш кебек тоела иде. Ләкин тирәнрәк кергән саен, холкыбыз бөтенләй охшамаганын тойдым. Режиссер бу спектакль аша кешенең эчке бәйсезлеге, аның һәрчак шәхес булып калу мөмкинлеге барлыгы турында искәртергә телидер кебек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1220
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
ЯҢАЛЫКЛАР
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы