Логотип
Хәбәрләр

Яңа сезон - яңа урында! Хәрәкәттә-бәрәкәт проекты 6 нчы тапкыр үткәрелә!

Кай арада 1 ел узып киткән? Инде 6 нчы тапкыр Хәрәкәттә-бәрәкәтне ачар вакыт җиткән! Казан Мэриясе тарафыннан оештырылган бу матур проект 2023 нче елдан бирле Татарстан 1 адресы буенча урнашкан театр бинасы янында, Кабан күле яр буенда халыкны биетте, таныштырды, дуслаштырды. Быел бу зур, көчле төркем башка урынга күченде. Быелгы локация - Камал театрының яңа бинасы (Һади Такташ 74) янында Кабан күле яры. Анда артистлар өчен зур гына мәйданчык һәм тамашачылар өчен уңайлы скәмияләр урнашкан.

Беренче дәрестә яңа сезонга Казан шәһәре Мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова фатыйхасын бирде. 

Гүзәл Сәгыйтова: 

"Хәрәкәттә-бәрәкәтнең 6 нчы сезонын башлыйбыз! Бик зур рәхмәт сезгә килгәнегез өчен. Без урынны алмаштырдык, бу күченү хәерлегә булсын. Бер-берегезгә, дусларыгызга, туганнарыгызга әйтегез. Икенче атна кич, ягъни пәнҗешәмбе кеше тагын да күбрәк булсын. Без сезне балалар белән, туганнарыгыз белән көтәбез. Хәзер инде бергәләп бии башлыйбыз. Менә Алсу Мәгъсүмҗанова, ул проектның кураторы, аның җаны, йөрәге. Алсу һәм безнең музыкантларыбыз, команда сезне һәр пәнҗешәмбе шушы вакытта, шушы урында көтәчәк. Хәерле сәгатьтә!"

Мәйдан уртасына чыккач, Гүзәл Рәмзилевнаны биетмичә җибәрмәделәр. Ә беренче дәреснең махсус кунагы, Татарстанның атказанган артисты Сәидә Мөхәммәтҗанова халык җырлары җырлап кунакларны мәйданга чакырды. Башта бераз оялып, тамашачы булып кына утырган кунаклар да бик тиздән мәйдан уртасында бии иде. 

Хәрәкәттә-бәрәкәтнең кураторы, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты Алсу Мәгъсүмҗанова быелгы сезон турында фикерләре белән уртаклашты, проектка уңышлар теләде:

"Татар биюе популярлашсын, кызыксыну уянсын, рәхәтләнеп биесеннәр, балалар күрсеннәр! Урынны үзгәртүнең сәбәбе - элеккеге урында ремонт булачак. Шуңа безне яңа урынга җибәрделәр. Чынлыкта, берсе дә килмәс, дип без бик курыккан идек. Кешеләрне күргәч шатландык. Таныш йөзләр, шул ук кешеләр килде. Мин аларны күргәч шундый сөендем. Арада яшьләр генә түгел, олылар да бар бит. Менә шуларның берсе "Ике сәгать килдем монда", - ди. Авылдашлар җыелган шикелле булды, авыл җыены кебек.

Монда нәрсәсе рәхәт: кешегә утырырга урын бар. Чөнки барысы да биергә теләми, ә менә утырып рәхәтләнеп карыйлар. Кыен ягы: монда махсус килергә кирәк. Теге мәйданчыкта туристлар да күп иде. Үтеп барышлый да кешеләр туктап, карап кала иде. Шуның белән кешене җыя идек без. Ә монда инде кеше махсус килергә тиеш. Шунысы җайсыз. Ә болай мәйданчык безне җылы кабул итте.

Быелгы сезоннан ниләр көтәргә? Яхшы кәеф, дәрт! Һәр айда без төрле биюләр өчрәнәчәкбез. Быел Халыклар бердәмлеге елы. Шуның белән бәйле, без бу айда Идел буе халыклары биюләрен өйрәнербез, бер дәрес шуңа багышланачак. Икенче юлы башка халыклар биюләре өйрәнербез. 

Шулай ук бию көрәше булачак. Ләкин аның шартлары әлегә билгеле түгел, шуңа әле әйтә алмыйбыз", - диде Алсу. 

Бу кичне кунаклар гадәттәгечә рәхәтләнеп биеде, уйнады, танышты. Монда килгән халык бер атналык көч җыеп кайтып киткәндер. Ә киләсе атнаның пәнҗешәмбесе алар кабат шушы урында җыелачак, бер шигем дә юк!

Бердәмлек символына әйләнгән бу проект озын гомерле булсын! Биеп яшик!

Фото - Таңсылу Мостафина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021