Гөлназ Биктимерова: "Нурлы бәхетем!"
1. Гөлназ, театр дөньясына ничек килеп эләктегез? Әти-әнием мине Октябрьский шәһәренең музыка колледжына укырга бирде. Безне Октябрьский халык театры җитәкчесе Илдар Әзһам улы Хаҗиев укытты. «Гөлн...
1. Гөлназ, театр дөньясына ничек килеп эләктегез?
Әти-әнием мине Октябрьский шәһәренең музыка колледжына укырга бирде. Безне Октябрьский халык театры җитәкчесе Илдар Әзһам улы Хаҗиев укытты. «Гөлназ, синең актерлык сәләтең бар», – дип, 4нче курстан соң Илдар абый мине Уфага З.Исмәгыйлев исемендәге сәнгать академиясенә алып барды, ләкин без килгәндә группа тулган, урыннар беткән иде. Диплом алгач, Чакмагаш районының Мәдәният сараенда эшли башладым. Шунда мине «Нур» театры вакилләре Гөлнур Усманова белән режиссер Искәндәр Әхмәтвәлиев «эзләп тапты». «Нур» өчень махсус курс жыялар икән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында Фәрит Бикчәнтәев курсын тәмамлап, «Нурга» кайттым.
2. Шул дәвердә ничә роль башкарырга өлгердегез?
12 ел театр сәхнәсендә иҗат итү дәверендә 25 роль башкарылган, күбесе төп рольләр!
3. Ни өчен әлеге профессия?
Беренчедән, язмышым! Икенчедән, тамашачыны яратканга, сәхнәнең аңлатып бирәлмәслек илаһилыгыннан башка яши алмаганга.
4. Артист һөнәренең авыр яклары?
Эшеңне яратсан, аның авыр яклары күренми. Ансыз булмый, әлбәттә, тик мин аны иҗатымның аерылгысыз бер өлеше итеп кабул итәм.
5. Сезнең өчен театр ул?
Театр ул – нурлы бәхетем! Театр ул – мин үзем!
6. Сәхнәгә беренче тапкыр нинди образда чыктыгыз?
Беренче профессиональ чыгышым – Камал театрында булды! Икенче курста укыганда Кырым татарлары авторының пьесасы буенча куелган спектакльдә Арзы кыз образын башкардым. Бу рольгә мине курс җитәкчебез Фәрит Бикчәнтәев тәкъдим итте.
7. Сезнең кумирыгыз?
Газиз кешеләрем – әнием белән әтиемне кумирларым дип әйтә алам. Алар кебек бәхетле, мәхәббәтле, изге, олы йөрәкле буласым килә. Алар кебек үк матур тормыш корыр идем.
8. Балачак хыялыгыз.
Диңгез буенда яшәү.
9. Киләчәктә уйнарга теләгән ролегез бармы?
Иң зур теләгем: мине аңлаган, күрә белгән режиссер белән эшләргә язсын!
Дәвамы “Сәхнә” журналының апрель санында
Фотолар гаилә архивыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк