Логотип
Театр

Хыялый директор

Гастрольләргә дә хәзер Мәскәүгә, Питерга йөриләр. Репертуары һаман яңара, зал һәрвакыт шыгрым тулы. Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара фестивален дә тамашычылар көтеп ала. Болар турында...

Гастрольләргә дә хәзер Мәскәүгә, Питерга йөриләр. Репертуары һаман яңара, зал һәрвакыт шыгрым тулы. Тинчурин исемендәге милли драматургия халыкара фестивален дә тамашычылар көтеп ала. Болар турында тулырак театрның директоры Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов белән аралаштык. Сөйләшүне үзе белән танышудан башлыйк әле.

– Фәнис әфәнде, мөгаен сезгә дә сәнгать җене кагылгандыр, юкса театрга килмәс идегез.


– Алты яшемнән бирле сәхнәдә мин. Мәктәп театрында да уйнадым. Алтынчы сыйныфта ансамбль оештырдык, күрше авылларга концертлар белән йөрдек. Бию түгәрәгеннән Казанга җибәрделәр, Флера исемле кыз белән Тинчурин сәхнәсендә биегәнебез әле кичә генә булган кебек, рәсемебезне «Татарстан хәбәрләре» газетасының беренче битендә бастырганнар иде. Педагогика университетында укый башлагач, Химиклар мәдәният сараеның халык театрында уйнадым, анда да концерт бригадасы оештырып, республикабыз районнары буенча гастрольгә йөри идек.
2001 елда Яшь тамашачылар театрына директор итеп чакырдылар. Тагын бер елдан Тинчурин театрына директор булып күчтем.


– Директор булу өчен сәнгатькә мәхәббәт кенә җитми. Мәдәният министрлыгында Кама аланлыгындагы тормышка ашмаган бер предприятиенең тиккә яткан, бер тиен тормаган вексельләрен унике машинага алмаштыру өчен осталык сорала.


– Финанс менеджменты буенча Казан Идел буе федераль университетын, Санкт-Петербург инженер-икътисади университетының икътисад факультетын юкка гына тәмамламаганмын, димәк. Эш үзе өйрәтә ул. Тинчурин театрына килгәч янгын сүндерүчеләр, техник күзәтчелек оешмалары алтмыш җитешсезлек теркәлгән өч бит кәгазьне борын төбемдә болгап, көн саен театрны ябабыз дип куркыттылар. Хәзер аларның бөтенесе дә хәл ителде. Иртән эшкә килгәч, иң беренче бөтен театрны карап чыгам, чормага менәм, идән асларына төшәм. Эштән курыкмыйм. Алтынчы сыйныфтан башлап әти белән йортлар салып, урман кисеп, фермалар төзеп, түбә ябып йөргән кеше мин. Ремонт вакытында һәр дивар саен диярлек күзәтчелек итәргә берәр кеше куйдым, төзүчеләр эшләргә иренеп зыян китерә күрмәсен дидем. Иртәнге алтыда – бер, төнге унбердә тагын бер планерка үткәрдек. Хәзер әнә күрегез безне – тирә-як асфальтланган, урам яктырткычлары эленгән, шәһәр уртасында машина кую мәйданчыгы ясадык, кафебыз бар. Артистларыбызның юбилейларын шунда үткәрәбез. Бина ялт иткән.


– Тырышкан кеше максатына ирешми калмас. Ә менә иҗаттагы кайбер гаҗәп хәлләрне ничек аңларга? Тинчурин сәхнәсендә «Кара пулат» операсы куелды. Бу бина музыкаль спектакльләрне күп хәтерли. Музыкаль комедия, драмаларга әйләнеп кайтырга уйласагыз, шатланыр гына идек, әлбәттә.


– Моннан дүрт ел элек Тинчурин театрын музыкаль-драма театрына әйләндерү турында хөкүмәт карары чыкты. Безгә алты солист, баш дирижер, музыкаль бүлек мөдире, тугыз кешелек оркестр штатлары бирделәр. Киләчәктә елга бер тапкыр музыкаль спектакль куярга ниятлибез. Татар композиторларының элек язылган музыкаль әсәрләре байтак, аларга мөрәҗәгать итәргә була. Кызганыч ки, «Кара пулат»ны еш күрсәтеп булмый, чөнки анда үзебезнең театрдан ике генә артист катнаша, калганнары читтән, барысын бер көнгә җыюы кыен. Шуңа күрә безгә үзебезнең җырчылар белән спектакльләр кую кулайрак. «Кара пулат»ка егерме көн эчендә сигез йөз билет сатылган икән, халык музыкаль спектакльләрне көтә, димәк. Әле бер көнне юри генә санап караган идек – Казан буенча бер көндә генә ундүрт мәдәният чарасы уздырыла. Көндәшлек шартларында һаман ниндидер яңалык тәкъдим итәргә, тамашачыны кызыктырырга кирәк. Музыкаль спектакльләргә халык яратып йөрер иде дип уйлыйм, чөнки җырга, музыкага мәхәббәт – татарның канында.


– Әле сезгә кергәндә генә каршыма кәләш белән кияү очрады, театрдан чыгып барулары иде. Әллә тамашачыны җәлеп итү өчен туйлар да үткәрәсезме?


– Җомга, шимбә, якшәмбе бездә гражданлык актларын теркәү, фотосессияләр була. Кайбер очракларда артистлар да катнаша, милли йолалар белән үткәрәбез. Кияү белән кәләш шуның өчен спектакльләргә билет ала һәм кунакларына тарата.


– Гомумән, сездә мәҗлесләр көн саен булып тора кебек. Өлкәннәрне олылау, үлгәннәрне искә алу, коллектив белән бергәләп дини бәйрәмнәр уздыру һ.б. Театрда тормышка ашырылган «Исәннәрнең – кадерен, үлгәннәрнең каберен бел» проектына сокланмый мөмкин түгел.


– Театр корифейларын искә алу, каберләрен карап, чистартып тору, өлкәннәрнең күңелен күрүебез яшь артистларыбызда да олыларга хөрмәт тәрбияли дип ышанам. Директор ул әти кебек – яшен дә, картын да кайгыртырга тиеш. Артистлар – катлаулы халык, һәркайсы йолдыз. Алар белән бик сак эш итү сорала. «Театр белән идарә иткәнче, дәүләт белән идарә итү хәерлерәк», – дигән Наполеон.


– Элек күчмә театр ат арбасында авылдан авылга йөргән булса, хәзер гастрольләр дә хакимият дәрәҗәсендә уза. Быел җәй татар театрларыннан беренче булып Абхазиягә бардыгыз. Спектакльләрегезгә бөтен Министрлар Кабинеты килгән дип кайтып сөйләделәр.


– Менә биш ел инде 25-26 көнлек гастрольләр белән Себергә дә йөрибез. Төмән, Тобольск, Кагалым, Сургут, Нижневартовск, Екатеринбург, Омск, Томск, Новосибирск һ.б. шәһәрләрдә спектакльләр күрсәтәбез. Тайга уртасында бер-берсенә якын урнашып утырган җиде татар авылы таптык. Бирегә гомердә бер татар театры аяк басмаган.


– Тинчурин исемендәге Милли драматургия фестивален халыкара дәрәҗәгә күтәрдегез. 2005 елдан бирле театрлар Сабан туен оештырасыз. Анда татарларга кызыгып, рус театрларыннан да киләләр, Удмуртия, Чуашия, Башкортстаннан театрлар катнаша. Арча якташлык җәмгыятен җитәклисез. Тамашачы залга сыймагач, арчалылар концертларын ике көн рәттән үткәрергә мәҗбүр булдыгыз. Артистлар белән балалар, картлар йортларына йөрисез, шуның өчен үткән ел нәтиҗәләре буенча «Ел химаячесе» исеменә лаек булдыгыз. Бу кадәр эшне башкарыр өчен илһам каян аласыз?


– Илһамландыручыларым – хатыным һәм балаларым. Эльмира минем кебек үк, театрга гашыйк кеше, актриса. Түбән Кама, Яшь тамашачылар театрларында эшләде. Балаларым Алмаз, Булат, Азалия дә сәнгатьне ярата.
Бала чакта кушаматым Хыялый иде минем. Трактор тимерләреннән – аэроплан, велосипед сүтеп, парусник ясарга азаплануым өчен лаек булдым мин бу исемгә. Бүген дә мине хыялларым йөртә…

     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк