Логотип
Театр

Костюмер да, тегүче дә, табиб та…

      Диләрә ханымга хәзер җитмеш бер яшь. Бу кешедә хәзер дә хәрбиләргә хас җаваплылык хисе, тәртипкә омтылыш һәм төгәллек бар. Ул беркайчан да эшкә соңга калмый һәм башкалардан да шуны таләп итә....

 

    Диләрә ханымга хәзер җитмеш бер яшь. Бу кешедә хәзер дә хәрбиләргә хас җаваплылык хисе, тәртипкә омтылыш һәм төгәллек бар. Ул беркайчан да эшкә соңга калмый һәм башкалардан да шуны таләп итә. Иртәгә спектакль икән, бүген инде артистлар өчен барлык костюмнар да әзер: барысы да чиста, үтүкләнгән, тәртипкә китерелгән. «Йөздән артык артист һәм сигез меңгә якын костюм белән эш иткәндә, башкача була алмый», –
ди ул. Диләрә ханым инде егерме ел дәвамында опера һәм балет театрында куелган һәрбер спектакльгә үз өлешен кертә: кул җылысын гына түгел, йөрәк җылысын да бирә. «Ике дистә ел эчендә мин бары тик бер генә спектакльне калдырдым, әнием вафат булу сәбәпле», – ди ул.


   Диләрә ханым театрның репертуарын искиткеч яхшы белә. Солистларның гына түгел, бөтен артистларның исемен хәтерли – элек эшләп китүчеләрнекен дә, хәзергеләрен дә, хәтта аларның өс һәм аяк киемнәренең үлчәмнәрен дә. Менә ичмаса хәтер! Теләсә кайсы спектакльнең исемен ата, ул шундук анда ничә артист катнашуын әйтеп бирәчәк. Мәсәлән: «Евгений Онегин» операсында хорда җитмеш сигез кеше, балетта – унике һәм миманста егерме кеше. Бу артистларның барысын да киендерергә, җайларга, тынычландырырга, сәхнәгә озатырга, каршы алырга кирәк.


   Диләрә ханымның эш бүлмәсенең ишегенә элеп куелган атлар сурәтенә күзем төште. «Костюмерлар атлар кебек көчле һәм җитез булырга тиеш», –ди ул көлеп. Әлбәттә, шулай. Уйлап кына карагыз, мәсәлән, «Борис Годунов» операсында баш рольне башкаручы спектакль барышында дүрт тапкыр киемен алыштыра. Аның бер туны сигез ярым килограмм. Мондый күләмле, авыр киемнәр спектакльдә утыз сигез. Диләрә ханымның бу темага Зур театрның опера җырчысы, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Михаил Казаков белән сөйләшкәне бар икән. Ул: «Мәскәүдә театрда бер тун унике килограммнан да ким түгел, ләкин мине анда ике ир-ат костюмер киендерә. Сез берүзегез бу эшне ничек башкарып чыгасыз?» – дип сораган.


   «Костюмерга кайчагында психотерапевт ролен дә башкарырга туры килә, чөнки артистлар да кешеләр», – ди Диләрә ханым. Алар да көтелмәгән, күңелсез хәлләргә дучар була. Шулай бервакыт «Җәлил» операсында Җәлил ролен башкаручы бердәнбер опера җырчысы Әхмәт Агади (Мария театры) спектакль алдыннан аягын сындыра. Аягы гипста, күңеле төшенке, артист нишләргә дә белми. Диләрә ханым, кулыннан килгәнчә, аңа ярдәм итәргә тырыша. Беренчедән, ул аңа гипслы аягын сыйдыра алырлык итекләр таба. Икенчедән, тиз генә өс киемнәрен алыштырырга кирәк булганда, авырткан аягын борчымас өчен, молния ярдәмендә киелә-салына торган чалбар тегә. Өченчедән, ул аны тынычландыра. «Сәхнәдә Җәлилне уйнаучы артистның аксап йөрүе – табигый, чөнки ул бит сугышта яраланган, фашистлар кулындагы әсирнең хәлен күрсәтә», – ди. Спектакльдән соң Әхмәт Агади, рәхмәт йөзеннән, Диләрә ханымга бик матур, кыйммәтле яулык бүләк итә. «Сез – минем әнием кебек», – ди ул. Шулай итеп, костюмер һәм Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты арасында туганнарча җылы мөнәсәбәтләр урнаша.


   Моның белән генә дә бетми әле, костюмер тәвәккәл һәм тапкыр булырга тиеш, ди Диләрә ханым. Сүзләрен исбатлау өчен ул әллә никадәр мисаллар китерә ала. Шулай бервакыт, спектакльгә бер көн калгач, Балтыйк республикаларының берсеннән опера җырчысы – солист килеп төшә. Өс киемнәре әзер, ләкин аның аяк үлчәме илле беренче булыр дип беркем дә уйламый. Репетициядән соң Диләрә ханым аны аяк киеме тегү цехына алып керә. «Мин аны сәхнәгә яланаяк чыгара алмыйм, ярдәм итегез», – ди. Бер тәүлек эчендә аяк киеме тегеп җиткезәләр.


   Контрактлар системасы нигезендә эшләгәндә, бер үк костюмны еш кына берничә кеше кулланырга мөмкин. Ничек итеп бер костюмны таза кешегә дә, ябык гәүдәлегә дә кидерергә була?! Бу өлкәдә дә баш костюмерның «үз серләре» бар. Театрда костюмерлар режиссерларның, артистларның костюмнарга карата булган барлык таләпләрен үтәргә тырыша. Кулдан килгәннең барысын да эшлиләр: тукымасын табалар, тегәләр, үзгәртәләр, кыскарталар, озынайталар, чистарталар, үтүклиләр. «Әгәр килгән артистлар: Бу театрда безнең өчен барысы да эшләнде, диләр икән – бу безнең хезмәтебезгә югары бәя», – ди Диләрә ханым. Спектакль уңышлы узса, костюмерлар өчен дә зур шатлык, арып-талып эшләүләр дә, барлык кыенлыклар да онытыла. «Сәхнәдәге гүзәллекне тудыруда минем дә өлешем бар бит», – дип сөенә баш костюмер. Казанның опера һәм балет театрына нинди генә илләрдән, кемнәр генә килми – французлар, инглизләр, кытайлар – барысы да киткәндә берничә татарча сүз белеп китә: «Сәлам, Казан! Сау бул, Казан!» Диләрә ханым өйрәтә аларны. Белсеннәр: Казан – Татарстанның башкаласы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк