ЖУРНАЛДА УКЫГЫЗ
-
Гәүһәр апаның мәхәббәте
Егерменче гасыр үтеп китте. Ә ул әле минем күңелдә яши. Безнең җаннарга мәңгегә кереп урнашкан, исемнәре дә халык күңеленә уелып калган асыл затлары белән яши -
Көчлерәк булып алга таба атлыйм
Татар эстрадасы җырчысы Алинә Сафиуллинаны күпләр бәрхет тавыш иясе дип йөртә. Алинәнең тормышы һәм иҗатында нинди яңалыклар бар? Яшь җырчы сәхнәгә чыгар өчен нинди кыенлыкларга юлыга? Болар хакында үзе белән әңгәмә корып сөйләштек. -
Дусларым миннән көнләшми
Кечкенә чакта әтием яки әнием артист булса иде дигән уйлар килә идеме башыгызга? Артист балалары рәхәт тормышта яшидер кебек. Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров ике кыз үстерә, без алар белән артистның инстаграм бите аша таныш. Артисттан артист туа инде, диләр. Чыннан да, Мәрьям дә, Дания дә талантлы кызлар. Олы кызы Мәрьям белән якыннанрак танышырга булдык. -
Шулай тиеш булган
Һәрберебезнең язмышы төрле, кемгә ни язган. Миләүшә Сафина интервьюларының күбесендә кызы Мәрьям һәм аның авыруы турында сөйли. Никтер хәзер аннан Мәрьям турында сорыйсым килмәде. Миләүшә кабат кияүгә чыкты, икенче тапкыр әни булды. Ул бүген бәхетле. Тормышыннан зарланучы, бәхетсез көннәрен искә алучы Миләүшә еракта-еракта калсын иде. -
Киңәш кирәк...
Журналыбызда яңа рубрика – «Психолог киңәше» эшләп килә. Биредә билгеле бер артист психологка сорау бирә, ә психолог шул сорауга җавап кайтара. Рубриканың беренче кунагы – Илсөя Бәдретдинова, аның белән чыккан материалны Сезгә дә укырга тәкъдим итәбез. -
Хуш, артист!
Ул миңа җылы да, ягымлы да итеп «Алмаз Наилевич!» дип эндәшә иде. Кара инде, хәзер «иде» дияргә туры килә. Әле бер ай да юк, аның турында язган «Ниһаять...» исемендәге бәянем «Казан утлары» журналында басылып чыккач, шалтыратып, сүзен болай башлаганы колагымда сеңеп калды. -
7 көндә кино төшереп буламы?
Иннополиста «кино за 7 дней» альманахы тәкъдим ителде. Югары технологияләр шәһәре Иннополиста «Кино&Театр» дип исемләнгән беренче» кинотеатр (Innopolis Cinema Lounge) ачылышы булды. Иннополисның беренче кинотеатры «Җиде көндә кино» альманахы премьерасы белән ачылды. -
Иҗатта да бергә атларбыз
Марат Галимов һәм Линара Батталова күпләргә җырчы буларак кына түгел, гаилә пары буларак та билгеле. Шушы арада алар, тормыш сукмагыннан тыш, иҗат юлыннан да бергә атларга дигән фикергә киләләр. Шул турыда тулырак белү өчен, Линара Батталованың үзе белән күрешеп сөйләштек. -
Үз кызым кебек күрәм
Моннан 22 ел элек «Таһир-Зөһрә» газетасында басылып чыккан кечкенә генә язмасында яраткан актрисабыз Наилә ханым Гәрәева бертуган апасының 12 яшендә тома ятим калган кызчыгы язмышын бәян иткән. -
Мәхәббәт бар бу дөньяда...
К. Тинчурин исемендәге театр сезонны «Галәм. Әгъләм» дип аталган шигъри-музыкаль спектакль белән тәмамлады. Шагыйрь М. Әгъләм иҗаты буенча эшләнгән тамашаның режиссёры, әдәби мөхәррире һәм музыкаль бизәлешен эшләүче – Туфан Имаметдинов, рәссамы – Лилия Имаметдинова, хореографы — Марсель Нуриев, ут куючы — Илшат Сәяхов. Спектакльне сәхнәләштерүнең төп максаты булып тамашачыны танылган әдип шигърияте белән таныштыру тора. -
«Тантана» премиясен алырга хыяллана идем»
Сукояр билгесе астында туган кешеләр аеруча сизгер һәм тиз рәнҗи торган булулары белән аерылып торалар. Алар тиз дуслашып китү сәләтенә ия, танышлары күп, әмма ышанычлы дуслары бик сирәк. Сукоярларның фикерен үзгәртү кыен, бик тә кызыксынучан булалар. -
Казан консерваториясендә татар репертуары
Татар классикасы куелышы – Н. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе каршындагы опера студиясенең төп юнәлешләренең берсе. -
Бәхет тормышка карашыбыздан тора
Татар эстрадасы җырчысы Дилә Нигъмәтуллина белән тормышындагы үзгәрешләр, ире Илсур һәм кызы Сәфинә белән мөнәсәбәтләре һәм хатын-кыз бәхете турында әңгәмә кордык. -
Матурлык эзлим
...Зиннур Хөснияр — язучы, публицист. Кызыклы шәхес. Моңа кадәр язмаларымда: «Журналыбызның бу санында фәлән-фәлән кунак», — дип яза идем. «Сәхнә» журналына нигез салучы һәм баш мөхәррире Зиннур Хөснияр үз «өендә» үзе кунак була ала микән?!.. -
Мин аны озак көттем...
Динә Закирова сәнгать өлкәсендә танылган скрипкачы. Аны без ТНВ каналыннан барган «Җырлыйк әле» тапшыруыннан да беләбез. Динә шулай ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры оркестры музыканты да. Бүген Динә – «Сәхнә» журналының кунагы.