«10 ел көткән балабыз туды»
Шатлыклы хәбәр килеп иреште: танылган җырчы Мурат Гайсин әти булган.
Шатлыклы хәбәр килеп иреште: танылган җырчы Мурат Гайсин әти булган.
«Ике сәгать элек кызыбыз туды, Аллага шөкер. Үзем дә роддомда булдым, «партнерские роды» иде. 9 ай эчендә бер кемгә дә әйтмәдек. Шушы 10 ел эчендә журналистлардан һәм башка кайберәүләрдән нинди генә мәгънәсез сораулар ишетмәдек: «Нишләп балагыз юк, әллә булышыйкмы?», «Кемдә проблема: синдәме,хатындамы?» дип. Алла кулында барысы да!!! Аллага Шөкер! Андый сораулар кешеләр бирмәсеннәр иде, әле бала булмаган гаиләләргә сабырлык телим, бер кемне дә тыңламагыз, Аллаһы тәгаләдән сорагыз, барыгызга да бәхет телибез!» – дип шатлыгы белән уртаклаша артист.
Шулай ук җырчы Ландыш Нигъмәтҗановага рәхмәтен белдерде һәм аңа уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Бэхетле сабый булсын котеп алган жимешегез
0
0