11 нче гыйнварга һава торышы
Синоптиклар фаразлавынча, якындагы тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава, урыны белән томан көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә минималь һава температурасы 13-15 градус тәшкил итәчәк. 11 гыйнварда...
Синоптиклар фаразлавынча, якындагы тәүлектә Казанда аязучан болытлы һава, урыны белән томан көтелә. Урыны белән кар явачак. Төнлә минималь һава температурасы 13-15 градус тәшкил итәчәк.
11 гыйнварда көндез Казанда 9-11 градус салкын көтелә, җил көньяктан. Юлларда бозлавык саклана, дип хәбәр ителә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында.
Тулаем Татарстан буенча урыны белән кар көтелә. Кич һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Төнлә көньяк-көнбатыштан, көндез көньяктан талгын җил. Минималь һава температурасы 12-17 градус.
Фото: Денис Гордийко
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк