Логотип
Хәбәрләр

2020 елда кайсы көннәрдә ял итәчәкбез?

Россия хөкүмәте 2020 елга ял көннәре календарен тәкъдим итте.   1-8 гыйнварга кадәр ял итәчәкбез. 4се һәм 5се шимбә һәм якшәмбе, алар 4нче һәм 5нче майга күченә. Шулай итеп, май башында каникул көте...

Россия хөкүмәте 2020 елга ял көннәре календарен тәкъдим итте.
 
1-8 гыйнварга кадәр ял итәчәкбез. 4се һәм 5се шимбә һәм якшәмбе, алар 4нче һәм 5нче майга күченә. Шулай итеп, май башында каникул көтелә - 1, 2, 3, 4, 5 май. Ә Җиңү бәйрәме вакытында өч көн ял көтелә  - 9, 10, 11 майлар. 
 
Шулай ук 22, 23, 24 февральдә һәм 7, 8, 9 майда, Россия көнендә - 12, 13, 14 июньнәрдә өч көнлек яллар булачак. 
 
Ә менә халыклар бердәмлеге көнендә - 4 ноябрьдә бер генә ял көн булачак. 
 
Моннан тыш Татарстанда 30 август (Республика көне), Корбан һәм Ураза гаете бәйрәмнәре ял көн булырга тиеш. Корбан бәйрәме 30 июльгә (чәршәмбе), Ураза гаете 24 майга туры килә (якшәмбе). 30 август та ял көненә туры килә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк