44 яшьлек Анджелина Джоли янә әни булачак
Анджелина Джоли тагын бер баланы асрауга алырга тели. Чыганак хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта актриса Кореяга киткән улы Мэддоксны юксына. Егет Сеулга Енсе университетына укырга керде, анда ул биохимия...
Анджелина Джоли тагын бер баланы асрауга алырга тели. Чыганак хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта актриса Кореяга киткән улы Мэддоксны юксына. Егет Сеулга Енсе университетына укырга керде, анда ул биохимияне өйрәнәчәк.
Чыганак раслаганча, актриса инде Мэддокс киткәнче бала алырга уйлый башлаган. Бу юлы кайсы илдән бала алуы әле билгеле түгел. Артистка Сирияне яки Якын Көнчыгышның башка илләренең берсен аеруча ихтимал вариант буларак карый. Джоли эшне тормышка 2019 ел ахырына кадәр ашырырга ниятли дип билгеләп үтелә.
Искәртеп китик, Анджелина Джоли танылган күп балалы әниләренең берсе. Актриса барлыгы 6 баланың әнисе, шуның 3 үзе тапкан, калганнары асрауга алынган.
Автор: Г. Вәлиева
Фото: Инстаграм @angelinajolieofficial
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк