79 яшьлек Эммануил Виторган кабат әти булырга җыена
Быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы артист Эммануил Виторган кабат әти булырга җыена. 2018 елның март аенда 79 яшьлек Виторган һәм аның 57 яшьлек хатыны Ирина Млодикның кызлары Этель туган...
Быел 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыенучы артист Эммануил Виторган кабат әти булырга җыена.
2018 елның март аенда 79 яшьлек Виторган һәм аның 57 яшьлек хатыны Ирина Млодикның кызлары Этель туган иде. Артистның сүләренә караганда, алар әле бер бала белән генә чикләнергә җыенмый. «Этель безнең тормышыбызны бәхеткә күмде. Ул үзе бер могҗиза! Бала табыгыз, күбрәк табыгыз!» - дип киңәш итә артист яшь буынга.
Соң туган балалар ата-ананың яшен киметә дигән фикер дөресме, дигән сорауга артист: «Дөрес! Этель тугач 40 яшь гөмерем китте дә барды», - ди Эммануил Виторган.
Мәгълүмат өчен, Э.Виторганның ике олы балалары бар - улы Максим (Ксения Собчакның элекке ире) һәм кызы Ксения Румянцева. Үзе дә яшь әти булуына карамастан, Эммануил Виторган оныкларына да вакыт таба. Килене Ксения белән алар яхшы мөнәсәбәтләрдә.
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @emmanuil_vitorgan
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк