Айрат Фәррахов: Милли телләр турындагы закон проектына төзәтмәләр әзерләячәкбез
Депутат сүзләренчә, закон инициативасын Думага тапшыруның вакытлымы-түгелме икәнлегенә бәйле сораулар бар. Казан, 4 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган де...
Депутат сүзләренчә, закон инициативасын Думага тапшыруның вакытлымы-түгелме икәнлегенә бәйле сораулар бар.
Казан, 4 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, мәгариф турындагы федераль канунга үзгәрешләр кертүгә бәйле закон проектына фракция лидерлары түгел, ә депутатлар кул куйган. Парламентарий «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.
Аның фикеренчә, милли телләрне ихтыяри өйрәнү турындагы закон проекты «Россия Федерациясенең Конституцион төзелешенә, федератив мөнәсәбәтләргә кагыла», шулай булгач, аның илнең төп законына туры килүен РФ Конституция суды расларга тиеш.
Депутат сүзләренчә, закон инициативасын Думага тапшыруның вакытлымы-түгелме икәнлегенә бәйле сораулар бар. Дәүләт Думасы, беренче чиратта, зур социаль әһәмияткә ия мәсьәләләрне карый бит.
Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, закон проекты кабул ителер алдыннан күп кенә инстанцияләр аша үтәргә, аны Россия Президенты имзаларга тиеш.
Дәүләт Думасында закон проекты турында бернинди фикер алышулар да булмады, диде ул.
«Шунысын төгәл әйтә алам: без әлеге закон проектына төзәтмәләр әзерләячәкбез», - дип сүзен йомгаклады Айрат Фәррахов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрының тарихи бинасында «Кайтаваз. Илһам Шакиров» концерты
-
Каюм Насыйри музеенда затлы чара узды
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
Комментарий юк