Акчаң булса җырларга була, акча менгезә инде...
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Без сорагач беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясады. Әлбәттә музыкаль белеме юк, җырлаганы юк, бәлки каушагандыр да. Аннары ул биюче дә түгел. Бары тик 14 яше тулган бала.
Татарстанның халык һәм атказанган артисты Гүзәл Уразова Инстаграм тасмасында олы кызы Элларига тамашачылар тарафыннан язылган усал сүзләргә каршы үз фикерен җиткерә.
«Бүген миңа якыннарым бер инстаграм ресурсында Эллари турында куелган пост астында язылган комментарийларга ссылка җибәрделәр. Укып чыктым. Шундыйрак коментлар: «Бу бала компьютер аша гына җырлый, акчаң булса җырларга була, бүрәнә кебек, бии белми, акча менгезә инде».
Мин артист, җырчы буларак түгел, Әни буларак шуны әйтәсем килә. Эллари җырчы булам дими, мәктәптә яхшы билгеләргә укый. Без сорагач беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясады. Әлбәттә музыкаль белеме юк, җырлаганы юк, бәлки каушагандыр да. Аннары ул биюче дә түгел. Бары тик 14 яше тулган бала.
Үзе тормышта бик тыйнак, оялчан бала.
Аудитория белән эш иткән кайбер кешеләр дә зур булмаган сәхнәгә чыгып югалып калалар. Беренче тапкыр 7000 артык кеше алдына чыккан бала өчен ярыйсы чыгыш ясады дип уйлыйм. Менә яклыйм әле, Әни буларак.
Ә борчылган, кәнагәть булмаган кешеләрне тынычландырасым килә.
Эллариның тавышы юк, компьютер тавышы белән җырлый, акча җырлата аны, үзе бүрәнә кебек, бии белми! Булдымы?
Ләкин бала сезнең комментарийларны күреп борчылмасын иде дип телим, ни өчен дигәндә без аның сәхнәгә чыгуын сорадык. Элларига уңай теләкләр җиткергән һәрбер кешегә рәхмәт», ‒ дип яза халык артисты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
Кәрим Тинчурин театрында "Бәхет хакы" спектакле куелды.
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
9 августа 2025 - 08:37
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
9 августа 2025 - 08:14
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
5 августа 2025 - 15:00
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
31 июля 2025 - 14:01
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
25 июля 2025 - 10:00
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
23 июля 2025 - 15:00
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
22 июля 2025 - 14:30
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
13 июля 2025 - 10:30
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарийлар
1
0
0
Минемдэ бик эрнеп кала йорэгем.Ну ничек инде бала турында телэсэ ничек язырга була? Бу бары конлэшуме икэн, эллэ язган кешенен башы эшлэп бетермиме, анлап булмый.Без бит энилэр, эйдэгез эле балаларнын гаебен эзлэмик, э эшлэгэн эшлэре бн хозурланыйк, алар очен шатланыйк! Уйлап эйтелмэгэн суз бн балаларнын юлян кисмик, кеше булып калыйк !!!
0
0