Логотип
Хәбәрләр

Казан Мэриясенең яңа проекты – «Җырлы сишәмбе»!

23 июнь көнне Казансу елгасы буенда урнашкан амфитеатрда (ТР Милли китапханәсе астында) беренче тапкыр «Җырлы сишәмбе» узды. Казан Мэриясе яңа проектын бу юлы җырга багышлады. Һәр теләгән кеше бу кичтә халкыбызның яраткан җырларын, узган елларның популяр хитларын бергәләп гитара һәм укулеле астына башкара алды. Чарага килүче 300дән артык кешене көне буе явып торган яңгыр да куркытмаган, димәк, халык җыр-моңга сусаган.

Беренче чарада төрле чорга караган «Казан кичләре», «Бөрлегән», «Уфтанма», «Әйтелмәгән мәхәббәтем», «Онытмаган», «Әлдермешкә кайтам әле» һәм тагын бик күп башка моңлы һәм дәртле татар җырларын яңгырады.

Кич дәвамында гитара кылларын чиртте – проектның кураторы, видеоблогер, телләр белгече, музыкант Булат Шәйми, ә укулеледа җырчы, блогер Эльмира Шәрипова уйнады.

Җыр сүзләре килгән һәркемгә таратылды, шулай ук QR-код аша җыр текстларын табу мөмкинлеге дә бар иде. Киләсе чара 7 июль – сишәмбе кичендә 18:30 сәгатьтә шул ук урында булыр дип көтелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021