Логотип
Хәбәрләр

“Әкият” курчак театры яңа сезонның беренче премьерасын тәкъдим итте. Габдулла Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган өр-яңа “Су анасы”!

Тукай әкиятенә нигезләнеп куелган “Су анасы”ның инсценировка авторы да, режиссёры да Илгиз Зәйниев. 1 сәгатьлек әлеге гыйбрәтле әкият өчен җырларны шагыйрә Резедә Гобәева белән композитор Марат Әхмәтшин иҗат иткән. Әйтергә кирәк, бу җырлар спектакльдә генә калмыйча, мөстәкыйль рәвештә, аерым гына да башкарырлык сыман. Һәрхәлдә, Су анасы җырлаган 2 җыр моңа тәгаен лаек. Алай дисәк, малай һәм Су әбисе җырларының да ким дигәндә балалар бакчаларында җырланырлыгы бар.

Сәхнә ачылгач та залда “ах!” диючеләр булды, онытылып “шундый матур” дигәннәре дә ишетелде. Сәхнә бизәлеше чыннан да игътибарга лаек иде шул: аквариумга охшатып эшләнгән зәңгәрсу шакмак эчендә су асты дөньясы. Монда зур һәм кечкенә балыклар да йөзә, суүсемнәр дә күренә. Су әбисе янында йөзеп йөрүче чуртан балыгының үзенә күрә ярдәмче эт сыман гел аның гозерләрен үтәп торуы да кызыклы алым булып тоелды.

Барысы да Тукайча: Су анасы басмада алтын тарагын оныта, карак малай аны алып кайтып әнисенә тапшыра, ачуланган Су анасы тарак эзләп аларның өенә килә дә, малайның әнисе таракны тәрәзә аша ыргыта, улын орыша, шуның белән әкият тә тәмамлана... дип спектакльне кыскача гына шулай тасвирлап булыр иде. Әмма Илгиз Зәйниев, үзенә генә хас булган осталык, кызыклы алымнар ярдәмендә Тукаебызның әкиятен тагын да баеткан булып чыкты. Ут һәм музыка ярдәмендә алышынып торган декорацияләр безне йә су асты дөньясына, йә елга яры буена, йә авыл өенә “илтә”.

Без бу спектакльне приквел дип атасак хата булмастыр. Ник дигәндә, курчак театры тәкъдим иткән әлеге премьерада режиссёр төп вакыйгага кадәр булган хәлләрне дә тасвирлаган. Барыбыз да бер яссылыкта гына күреп ияләнгән Су анасы бөтенләй дә явыз булмаган икән бит. Алай гына да түгел, Су әбисе лаеклы ялга чыгар алдыннан эшен тапшырырга теләп, кызына серле алтын таракны бирә. Шул рәвешле, Су анасы үз өстенә бөтен су асты дөньясы өчен җаваплылык ала. Ләкин Су анасына алтын таракны югалтырга ярамый, алайса су асты патшалыгына куркыныч янаячак икән... Менә шуннан соң инде барыбызга да таныш булган вакыйгалар башлана: алтын тарак басмада кала, малай аны урлап өенә алып кайта һәм әнисенә тапшыра, Су анасы йортны эзләп табып дулый, әни таракны тәрәзә аша ыргыта һәм улын орыша.

Спектакльдә аерым бер сәхнә итеп малайның җирән песигә шушы алтын таракны урлавы турында сөйләве күрсәтелде. Сөйләү дип, монда Тукай әкиятеннән тулы бер өзек тәкъдим ителә. Әлеге диалогны тамашачылар аеруча яратты бугай. Әйе-әйе, диалог, чөнки малайның сөйләвенә песи ымлыклар, “мияу”лар белән җавап та кайтарды бит. Бу сәхнә “Су анасы” әкиятен тыңлап, укып үскәннәрнең күңелендә җылылык уятыр, мөгаен.

Илгиз Зәйниев куйган “Су анасы” гыйбрәтле әкиятен мактап кына торасы килә дә... күзгә ташланган бер әйберне әйтмичә булмас ахрысы. Бәлки курчак театры спектакльләрен тагын да күбрәк карарга кирәктер, аннан соң инде курчакларның, аларның ясалуының да бик төрле булуына ияләшермен. Әмма монда малайның йөзе миңа килбәтсез булып тоелды. Малайның гына дип, Су әбисе белән Су анасы да искитәрлек түгел иде болай үзе. Хәер, 5 яшьтән олырак балалар өчен куелган матур, музыкаль спектакльнең үзем өчен бер булса да тискәре ягын эзләргә тырышудан килеп чыккан нәтиҗә булды ахрысы бу... Ике бүлектән торган гыйбрәтле әкият намуслы булу, гаделлек, ихласлык, баланы тәрбияләү кебек җитди мәсьәләләрне гади генә тел белән аңлата. Шуңа күрә ул балалар гына түгел, олылар күңеленә дә хуш килерлек.

“Су анасы”н ике составта уйныйлар. Спектакльне карау бер нәрсә, ә уйнау – бөтенләй башка әйбер. “Әкият” курчак театрының әйдәп баручы актрисаларның берсенә әйләнгән Ләйсән Миннәхмәтовадан Су анасы роле турында сораштым.

Ләйсән Миннәхмәтова:

“Су анасы “Әкият” курчак театры сәхнәсендә беренче тапкыр гына куелмый бит инде. Шуңа күрә “Нәрсә булыр? Нигә кара кабинет? Нигә андый курчаклар?” дигән сораулар башымда озак кына борчып йөрде…

Бу спектакльдә Су анасы кем соң ул? Ул әнисе өчен һаман да кечкенә генә, ләкин инде буй җиткән кыз. Бөтен әти-әниләр дә балаларына зур өметләр баглый. Аны да әнисе Су патшабикәсе итеп билгели. Безне бу спектакльдә Су анасы үзеңә ышанырга, үзеңә генә таянырга, үз язмышыңны үз кулыңа алырга, теләгәнеңә ирешергә өйрәтә. Мин аны шундый итеп күрсәтергә тырыштым, курчагыма шундый холык белән җан өрдем. Иң баштагы борчуларым спектакль тулаем чыккач кына таралды. Халык спектакльне яратып каршы алды, бик күп тамашачы шундый җиңел, матур бизәлешле, җырлары моңлы дип килеп әйтте. Үзебез дә яратып эшлибез. Үзең яратмасаң, халыкны ничек яраттырырсың?!.

Безгә Су анасын Тукай куркыныч итеп тасвирлый. Без, кешеләргә, билгеле булмаган нәрсәләр һәрвакыт куркыныч тоела инде. Илгиз Газинурович аның су астындагы тормышын күрсәтә һәм башка яктан ача. Аның да әнисе бар, анын да уй-кичерешләре, үз борчулары. Шуңа күрә без бу спектакльдә Су анасына битараф кала алмыйбыз. Спектакльне аның хәленә кереп карыйбыз. Малайны да гаепләмәс идем мин. Шук, тиктормас малай әнисе белән генә үсә бит. Әнисенә бүләк итәм дип алып кайта таракны, начар ният белән түгел. Әлбәттә кеше әйберенә тияргә ярамый дигән төшенчә монда иң мөхиме. Ләкин кай яктан карасак та, геройлар сабак ала”.

“Әкият” курчак театрына “Премьера котлы булсын!” дибез һәм яңа спектакльләрне түземсезлек белән көтеп калабыз!

 

Фото – Таңсылу Мостафина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021