Алинә Заһитова: Мин халкыма зур рәхмәт белдерәм һәм татар булуым белән горурланам
Бүлешү:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Алинә Заһитова татар булуы белән горурлануын әйткән. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте. Алинә Заһитова “Синең белән татар халкы бик горурлана, милләттәшләреңә нәрсә...
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). Алинә Заһитова татар булуы белән горурлануын әйткән. Бу турыда "Яңарыш" сайты хәбәр итте.
Алинә Заһитова “Синең белән татар халкы бик горурлана, милләттәшләреңә нәрсә әйтер идең?” дигән сорауга Удмуртиядә очрашу вакытында җавап биргән.
“Мин халкыма зур рәхмәт белдерәм һәм татар булуым белән горурланам”, — дигән 16 яшьлек Олимпия чемпионы Алинә Заһитова.
"Алинәнең һәрбер хәрәкәтенә, аралашуына игътибар итеп тордым. Татар милләтендә булган тыйнаклык сыйфаты күзгә бәреп тора. Әрсез журналистларның Евгения Медведева белән мөнәсәбәтләре турындагы сорауларына җавап итеп, ул елмаеп кына куйды. Шул ук вакытта хәрәкәтләрендә артистлык чалымнары нык чагыла", дип яза Рәфилә Рәсүлова "Яңарыш" сайты хәбәрендә.
27 майда Алинә Заһитованы Удмуртиядә тантаналы рәвештә каршы алганнар. Ул Республика Башлыгы Александр Бречалов белән очрашкан. Александр Бречалов Алинә Заһитовага туган шәһәре Ижевскида дүрт бүлмәле фатир ачкычын тапшырган.
Алинәне каршы алырга аның беренче тренеры Наталья Антипина да килгән. “Без беренче тренерым белән Санкт-Петербург шәһәренә барып шөгыльләндек. Мин шунда Евгений Плющенконы беренче тапкыр күрдем, аңа астан өскә таба карый идем һәм миңа бу бик ошый иде”, — дип әйткән Алинә.
Алинә “Олимпиец” боз сараенда дистәләгән яшь спортчылар белән бер сәгать дәвамында остаханә уздырган. Аңа беренче тренерлары ярдәмгә килгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Фото
-
"Ак калфак" оешмасы концертыннан фоторепортаж
-
Зиннур Хөснияр исемендәге III ачык шәһәр фәнни-эзләнү конференциясеннән фоторепортаж
-
175 нче Гимназиядә Равил Фәйзуллин белән очрашу!
-
Камал театрының яңа бинасы
-
Зиннур Хөснияр исемендәге китап укучылар конференциясе
-
"Сәхнә" журналына - 20!
-
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
-
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
-
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
Видео
-
Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә
ЯҢАЛЫКЛАР
-
22 мая 2025 - 15:00
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
20 мая 2025 - 15:08
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
19 мая 2025 - 12:42
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
18 мая 2025 - 21:35
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
13 мая 2025 - 21:00
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
20 апреля 2025 - 16:41
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
17 апреля 2025 - 15:51
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
16 апреля 2025 - 11:30
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк