«Алия янәшәдә булмагач, чәй эчүе дә күңелсез»
Ришат Төхвәтуллин кичәге чираттагы туры эфирын Рөстәм Гәйзуллин һәм Алия Карачурина белән уздырды. Биредә җырчы шигырь сөйләп алды.
Ришат Төхвәтуллин кичәге чираттагы туры эфирын Рөстәм Гәйзуллин һәм Алия Карачурина белән уздырды. Биредә җырчы шигырь сөйләп алды.
– Сине шигырь язасың дип сөйлиләр, – ди Алия.
– Ооо, бәрәм дә ташлыйм, бәрәм дә ташлыйм!.. Кызып китәм дә, шигырь язам. Шигырь кирәкме сезгә? – дип шаярта Ришат һәм тирә-як, табигать матурлыгы хакында шигырь сөйли.
Ришатның яңа шөгеле тамашачыларының күңеленә хуш килде. Җырчыдан янә шигырь сорадылар.
«Самоварлар куеп җибәрдем
Агачлар тутырып,
Яндырып җибәрдем шул самоварны
Чәе кайнасын, дип»
«Алия янәшәдә булмагач, чәй эчүе дә күңелсез», – дип язган бер тамашачы. Җырчы әлеге сүзләрне хуплап шигырь иҗат итә:
«Самовар куйдым күмерсез,
Кайнап чыгар, күрерсез!
Алия янда булмагач,
Чәй эчүе күңелсез!»
Моннан тыш, Ришат тиздән Алиянең яңа җыры чыгуын игълан итте.
– Алия Карачурина, яңа җырыгыз чыгарга уйламыймы соң әле бу арада? Бик матур җырыгыз чыга дип ишеткән идем, – дип сорый Ришат.
– Әйе, кичә аранжировщик белән сөйләшеп аңлаштык. Тиздән премьера! – дип җавап бирде Алия.
Җырчылар яңа концерт программасы да әзер булганын белдерделәр. Әмма дөньядагы вәзгыять буенча концерт сезоны кайчан ачылачагы төгәл билгеле түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарийлар
0
0
Алия нинэ янында тугел инде...ике республика сезне эллэ кайчан никах улым кауыштырып, эуештереп иттелэр бит инде
0
0