Логотип
Хәбәрләр

Түбән Камада «Язгы ташкын» татар ретро җыр фестивале узды!

Яшәсен татар халкы, яшәсен татар моңы, татар җыры!

«Язгы ташкын» татар ретро җыр фестивале  – татар сәнгатен, татар җыры сәнгатен,  ретро җырларны саклап калу hәм популярлаштыру йөзеннән тормышка ашырылган зур мәдәни проект. Татар мәдәниятендә мәртәбәле фестиваль дәрәҗәсенә күтәрелгән әлеге чара профессиональ башкаручыларны үстерү, җыр сәнгатенә бәяләп бетергесез зур өлеш керткән легендар җырчыларыбызның, композиторларыбызның исемнәрен мәнгеләштерү, югары музыка сәнгатен пропагандалауга юнәлтелгән.

Шуны билгеләп узарга кирәк: фестиваль быел сигезенче тапкыр узды. Барыбызга да яхшы таныш, якын булган, яраткан җырлардан төзелгән, җөмһүриятебезнең һәм Түбән Кама шәһәренең танылган җырчылары катнашында ЗУР КОНЦЕРТ программасында катнаштылар: 
 
Филүс КАҺИРОВ | Гөлүсә һәм Закир ШАХБАН | Руслан КИРАМЕТДИНОВ | Азат АБИТОВ | Гөлсирин АБДУЛЛИНА | Алия ИСРАФИЛОВА | Марат ФАЙРУШИН  | Гүзәл ИЛЬЯСОВА | Ильяс ШӘЯХМӘТОВ |Айгөл ГАЗЕТДИНОВА | Ландыш ГАБДРАХИМОВА | Алинә ШАФИКОВА | Диләрә ЯКУПОВА | Айзат ШӘЙХЕТДИНОВ | Шамиль ХАҖИПОВ | Ландыш ШӘФИГУЛЛИНА | Ислам ИСМӘГЫЙЛЕВ | Сафия НӘҖИПОВА | «ИЛҺАМ» татар эстрада ансамбле | «НАРДУГАН» җыр һәм бию ансамбле |  «ЛӘЗЗӘТ» татар халык эстрада ансамбле |  «ТУЛПАР» халык җыр һәм бию ансамбле 

Сценарист, режиссер, алып баручы - Марат АБДУЛЛИН
Проект продюсеры - Илнур СӘГЫЙТОВ

Яшәсен татар халкы, яшәсен татар моңы, татар җыры!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021