Логотип
Театр

«Мин балачактан актив булдым». Чаллы театры актрисасы Зөлфия Галиуллина белән әңгәмәдән өзек

Зөлфия Галиуллина белән әңгәмә журналның апрель санында.

- Бәлки ялгышамдыр, ләкин Казан театр училищесының татар төркемендә укыган һәр студент Камал театрына эләгергә тели. Синдә дә андый теләк булгандыр? 

- Укырга кергәндә бөтенебез дә Камал театры дип хыялландык. Аннан, инде Тинчурин театрында практика үтә башлагач, Камал онытылды. Әле студент чакта ук мин анда 6 спектакльдә уйнадым. Бик зур рольләр булмаса да, мин инде аның рухын, тәмен тоя башлаган идем. 

- 2019 елда биргән интервьюңны укыган идем. Ул вакытта “Чаллыга күченгәч төшенкелеккә бирелдем, бер дә Казаннан китәсе килмәгән иде” дигәнсең. Хәзер фикерең үзгәргән төсле, Чаллыны да яратасың бугай. Гәрчә үзең тумышың белән Чаллыдан булсаң да, нишләп анда кайту баштарак синең өчен авыр булды?

- Чөнки мин 6 нчы сыйныфка кадәр генә Чаллыда укыдым да, аннары Казанга күчендек. 2 ел Казан мәктәбендә укыганнан соң, 1 елымны Арча мәктәбендә үткәрдем. Аннан кабат Казанга килдем. Шуңа да Чаллы ул минем балачактагы бер чор итеп кенә истә калган. Үсмер чагым Казанда үтте, шуңа ул миңа бик якын иде. Һаман да якын әле... Мин балачактан актив булдым. Берьюлы берничә түгәрәккә йөри идем. Музыка мәктәбенә дә йөрдем, баскетбол да, шашка да уйнадым, театр түгәрәгендә дә булдым. Менә шул бөтен шөгыльләрем бүгенге көнгә китереп җиткергәндер инде. 

 

Фото Зөлфия Галиуллинаның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021