Логотип
Хәбәрләр

Алла Пугачева орден белән бүләкләнәчәк

15 апрельдә рус эстрадасының примадоннасы Алла Пугачевага 70 яшь тула. Җырчының олы юбилее уңаеннан РФ президенты Владимир Путин аны Ватан алдындагы казанышлары өчен I дәрәҗәле орден («За заслуги пере...

15 апрельдә рус эстрадасының примадоннасы Алла Пугачевага 70 яшь тула. Җырчының олы юбилее уңаеннан РФ президенты Владимир Путин аны Ватан алдындагы казанышлары өчен I дәрәҗәле орден («За заслуги перед отечеством») белән бүләкләячәк.

Бу хакта матбугат чараларына Алла Пугачеваның икенче ире кинорежиссер Александр Стефанович хәбәр итә. «70 яшь - I дәрәҗәле орден өчен бик уңышлы вакыт. Башка дәрәҗәләрен ул инде төрле елларда алган иде», - дип сөйләгән ул «Экспресс газета» хәбәрчеләренә.

Искәртик, җырчының туган көне уңаеннан Мәскәүнең Кремль сараенда рус эстрадасының күп артистлары катнашында зур юбилей концерты планлаштырыла.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @alla_orfey

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк