Логотип
Хәбәрләр

Әлмәт театрының «Өзелгән көй» спектакле турында

Әйтерсең лә яшьли гомере өзелгән композиторның рухын борчудан куркып, спектакльнең авторлары Ләйсән Фәизова һәм Сәрдар Тагировски Яруллинның шәхесенә сак кына кагылган. Шул ук вакытта, алар аның биографиясен ачудан курыкмаган. Балачактан әти-әнисенең аерым яшәве, Яруллинның рус кызына өйләнүен дә саф, матур тарих итеп күрсәтәләр.

Спектакль тулаем диярлек моңсулык белән сугарылган. Аеруча күңелемә тигән берничә мизгелне тасвирлыйм. 

Әле балачакта ук, төрле сәбәпләр аркасында, Фәрид Яруллин әнисе Нәгыймәдән аерым яшәргә мәҗбүр була. Инде үсеп буй җиткән егетнең әнисе белән очрашу мизгелен Фәрид үзе “Мин әнием белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырдым” дисә дә, режиссёр бу өзекне сүзсез итеп күрсәткән һәм, мөгаен, бу иң дөрес алым булгандыр. Раушан-Фәрид белән Рәзинә-Нәгыймә бер-берсенә каршы утырып яшь тулы мөлдерәмә күзләр белән генә аралаша. Иң көчле сүзләр – әйтелмәгән сүзләр, иң көчле хисләр – тоелмаган хисләр. Балачактан ана назыннан мәхрүм булган композитор шушы мизгелләрдә кабат сабыйга әйләнә дә куя төсле. 

Спектакль турында тулырак "Сәхнә" журналының апрель санында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Видео

  • Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

    Сәхнә сере - Зөлфия Нигъмәтҗанова белән әңгәмә

Барлык яңалыклар

Аудио

  • 21 мая 2021 - 16:32

    «Кария-Закария» 2021

    «Кария-Закария» 2021