Алмаз Мирзаяновның тавышы беткән
Алмаз Мирзаянов белән күңелсез хәл килеп чыккан, аның тавыш связкаларына зыян килгән икән. Бу хакта ул үзенең инстаграмында язып чыккан. Ул постка җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә белән төшкә...
Алмаз Мирзаянов белән күңелсез хәл килеп чыккан, аның тавыш связкаларына зыян килгән икән. Бу хакта ул үзенең инстаграмында язып чыккан.
Ул постка җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә белән төшкән фотосын урнаштырган. Ләйлә ник шулай мәҗбүри генә елмая икән дип аптырамагыз, ул таныш булмаган кешеләр белән үзен шулай тота икән. Җитмәсә Алмаз абыйсы аны буш кәгазь битенә карап хыялланып утырудан бүлдергән. Алмаз аның белән шаян концерт вакытында күрешкән, алып баручы булган ул. Тавыш связкаларына зыян килү сәбәпле, сәхнәгә чыгып сөйли алырмынмы дип курыккан. Температура белән ютәл булса сәхнәгә чыгып була, ә менә тавыш булмаса бернишләп булмый, ди Алмаз. Алмазга сөйләшмичә йөрү авыр бирелгән. Алмаз ничек тә концертны ерып чыккан, шуның белән ул ял итәчәк дип уйласагыз, ялгышасыз, бүген инде ул Биектау районында концерт куярга җыена.
Алмаз Мирзаянов кайвакыт Ләйлә кебек буш кәгазьгә карап тыныч кына утырырга, үзебезне сакларга киңәш итә.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
Комментарий юк