Хәбәрләр
Алсу бәбәй көтәме, әллә күлмәге шундыймы?
Алсу Фазлыева шәхси аккаунтында яңа күлмәген киеп төшкән фотолар урнаштырды. Җырчының яңа күлмәге «сорауларга күмелде». Берәүләр күлмәген матур дисәләр, икенче берләре ошатмауларын белдерде. «Сәхнә өч...
Алсу Фазлыева шәхси аккаунтында яңа күлмәген киеп төшкән фотолар урнаштырды. Җырчының яңа күлмәге «сорауларга күмелде». Берәүләр күлмәген матур дисәләр, икенче берләре ошатмауларын белдерде. «Сәхнә өчен артык гади бу күлмәгегез», - дип язарга да кыенсынмадылар.
Өченчеләр исә «Алсу кыз алып кайтырга җыенасынмы, әллә бәлеш кенә ашадынмы, әллә күлмәк шундый», «Алсу, үзгәргәнең! Бәбәй көтәсезме әллә?» дигән комментарийларга күмделәр.
Җырчылар, халык әйткәнчә, «күз өстендәге каш кебек» бит алар. Һәрвакыт күз угында торалар. Тамашачы артистның чыгышы, кием, прическа, номерның куелышы кебек бөтен вак-төяккә кадәр игътибар итә шул.
Икенче көнне фото алышынуга имеш-мимешләргә урын калмады. Инста дуслары бу сорауга кире әйләнеп кайтмады. Димәк, күлмәк кенә шундый булган...
Автор: Г.Ярмиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Камал театрында «Гөргөри кияүләре» спектакле 600 нче тапкыр уйналды һәм 119 нчы сезон ябылды!
-
Камал театры 119 нчы театраль сезонны яңа бинада япты!
-
Казанда беренче тапкыр «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасы узды!
-
«Алтын битлек» премиясе Казанда!
-
Фәрит Бикчәнтәев: «Исемне үзгәртеп, без милли театрларның чикләрен киңәйтәчәкбез”
-
Казанда Александрин театрының Зур гастрольләре башланды
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында Кырым татар академия музыкаль драма театры һәм Төркия дәүләт театры спектакльләр күрсәтте
-
«Нәүрүз» фестивале кысаларында күрсәтелгән кайбер спектакльләрдән фоторепортаж
Комментарий юк