Алсу кызының «Голос.Дети»да җиңүенә карата беренче тапкыр үз фикерен белдерде
Җырчы Алсу кызы Микелланың «Голос» проектында җиңүенә карата беренче тапкыр үз фикерен белдерде. «Серебряный дождь» радиостанциясендә ул Микелланың бәйге финалын кабатлап яздыруда катнашуы турында сор...
Җырчы Алсу кызы Микелланың «Голос» проектында җиңүенә карата беренче тапкыр үз фикерен белдерде. «Серебряный дождь» радиостанциясендә ул Микелланың бәйге финалын кабатлап яздыруда катнашуы турында сорауга җавап бирде. «Беренче тапкыр проектта катнашу турында карарны ул үзаллы кабул итте, шуңа күрә хәзер дә бу карарны үзе кабул итәргә тиеш», - диде Алсу.
Нәтиҗәдә барысы да яхшы булыр дип ышана җырчы. Әлеге җәнҗалга бәйле үзенең позициясен тулырак 1 июньдә белдерәчәкмен ди.
Микелла Абрамова «Голос.Дети» бәйгесенең соңгы сезонында җиңгән иде. Моңа каршы килеп тамашачылар интернетта дәррәү күтәрелде. Халык Алсу һәм Ян Абрамовларның кызы Микелланың җиңүен акчага сатып алынган дип барды.
Соңрак тавыш бирү нәтиҗәләре дөрес булмаган дип белдерелде. Беренче канал тавышларның «ботлар» ярдәмендә җыелуы һәм сайлауның гадел булмавы турында хәбәр итте.
24 майда Беренче канал турыдан-туры эфирда «Голос.Дети» бәйгесенең махсус чыгарылышын күрсәтәчәк. Тапшыруга бөтен финалистлар, шул исәптән, Микелла Абрамова да чакырулы.
Чыганак: матбугат
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк